16+

“Шәһри Казан”га язылучылар бүләк алды

Атна-ун көн элек “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте 2022 елның беренче яртысына үзенең газета-журналларына язылучылар арасында бүләк уйнатуы турында хәбәр иткән идек инде.

“Шәһри Казан”га язылучылар бүләк алды

Атна-ун көн элек “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте 2022 елның беренче яртысына үзенең газета-журналларына язылучылар арасында бүләк уйнатуы турында хәбәр иткән идек инде.

Һәр ел саен, язгы һәм көзге язылу кампанисе нәтиҗәләре буенча үткәрелә торган мондый чара һәрдаим популярлык казана бара. Лотерея уенында катнашырга теләк белдерүчеләр саны ел саен арта. Бу исә вакытлы матбугат популярлыгын югалтмый, газета-журналларга язылучыларның гомуми саны тотрыклы булып калуы турында сөйли.

Бүген исә бәхетле отыш ияләрен “ТАТМЕДИА”га чакырып, аларга бүләкләрне  тантаналы шартларда тапшыру көне дә килеп җитте. Республиканың төрле районарыннан килгән бәхетле абунәчеләргә бүләкләр тапшырылды. Тантанада чыгыш ясап, “ТАТМЕДИА” акционерлык  җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков, бүләк отыучыларны ихластан котлады. Аларга вакытлы матбугатка тугры калганнары өчен рәхмәтен ирештерде.
Һәрвакыттагыча, быел да бүләкләр шактый саллы иде. Смартфоннар, көнкүреш техникасы, эш кораллары җыелмасы, телевизор, кар көрәгеч машина һәм иң зур бүләк – шифаханәгә ике кешелек юллама.

Бүләккә ия булучылар арасында “Шәһри Казан” укучылары да булу икеләтә сөенеч. Мамадыш районыннан Фирая Мингалиева һәм Арча районыннан Лилия Нурмөхәммәтова инструментлар җыелмасын отуы турында хәбәр иткән идек инде. Бүләк тапшыру тантанасына җиңүчеләребез үзләре билгеле бер сәбәпләр аркасында килә алмады. Фирая Мингалиеваның кызы Венера әнисе өчен бүләк аларга килгән, форсаттан файдаланып аннан “Шәһри Казан” газетасын гаиләләрендә кайчаннан бирле алуларын сораштык. Шактый еллар  алдыралар икән инде. “Гаиләбездә “Шәһри Казан”ны яратып укыйбыз. Газета укырга кызыклы, бер сулышта укып чыга торган. Шуңа күрә язылмый калганыбыз юк”, — диде Венера.

Лотерея уенында иң зур бүләк – “Шифалы су” шифаханәсенә юлламаны тапшырырга, аның директоры Сәлим Хәбибуллин үзе килгән иде. Саба районыннан Фәттаховлар гаиләсенә юлламаны тапшырып, ул болай диде: “Газета-журналларны яздырып укучыларның күп булуы сөендерә. Бүгенге интернет, радио-телевидение тормышыбызга ныклап үтеп кергән чорда, басма матбугатның актуальлеге кимеми. Ул безнең зыялыгыбызны күрсәтә торган фактор. Без әлеге конкурсны оештыруда бик теләп катнаштык һәм хезмәттәшлегебез киләчәктә дә дәвам итәр дип ышанып калам”.

Лотерея уенының чираттагысы тәмам. Киләчәктә мондый күркәм бәйгеләр тагын да күбрәк булыр әле дип ышанып калабыз. Ә бәхетле отыш ияләрен ихластан котлыйбыз. “Шәһри Казан”ны укыгыз – бәхетле отыш иясе булыгыз дигән теләктә калабыз.

Фәрит Нурмөхәммәтов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading