16+

«Шәһри казан»лылар бакыйлыкка киткән хезмәттәшләре рухына дога кылдылар

«Шәһри Казан» үзе бер дөнья - үзе бер материк. Исеме дә җисеменә бик туры килеп тора. Ул шәһәребезнең, республикабызның, алай гына да түгел, татар яшәгән барлык төбәкләрнең иҗади казаны.

«Шәһри казан»лылар бакыйлыкка киткән хезмәттәшләре рухына дога кылдылар

«Шәһри Казан» үзе бер дөнья - үзе бер материк. Исеме дә җисеменә бик туры килеп тора. Ул шәһәребезнең, республикабызның, алай гына да түгел, татар яшәгән барлык төбәкләрнең иҗади казаны.

Кемнәр генә кайнамаган бу  илһамлы казанда кулларына каләм тотып.  Учагына утынны күбрәк өстәгән саен, милләт өчен кайгыртып ташый-ташый кайнаган авторларыбыз бихисап. Аларны санап кына бетерерлек  түгел. Кызганыч, күбесе бакыйлыкта.  Беркөн шулай үзебездә эшләп китеп, үткен каләмнәре белән халык күңеленә ак нур сызып калдырган, талантлы хезмәттәшләребезне бармакларны бөгә-бөгә барлап утырдык. Сәбәбе дә бар. Моннан ике ел элек 2017 елның 30 маенда  журналист, язучы, продюсер, публицист, күп кенә җырлар авторы Илфак Шиһапов беркем көтмәгәндә-уйламаганда  арабыздан китеп барды. Йөрәк!  Аяз көнне яшен суккандай булды бу хәбәр. Яңа идеяләр, яңа планнар белән, илһам утында  янып яшәгән кешенең 49 яшендә  үк гүр иясе булуына берничек тә ышанасы килмәде. Соңгы елларда Илфак безнең “Шәһри”нең тиражын арттыручыларның берсе иде. Иҗатын яраткан, җырларын иртә-кич яңгыраткан  халыкның кайберләренең  Илфакның төртмәле һәм оста язганнарын  укырга дип кенә газетабызга язылуын без яхшы аңлый идек, шундый хезмәткәребез булганга хаклы горурлана идек. Укучыларыбызны арттырыр өчен, ул елның теләсә кайсы фасылында иң ерак авылларга да чыгып китә, сөйләп-җырлап авызына каратып, дусларыбыз санын күбәйтеп  кайта иде. Кызганыч, бу хакта бүген үткән заманда сөйләргә туры килә. Бүген дә, ике ел узганнан соң да, безгә Илфакның авызын ерып ихлас елмаюы, эчкерсез әңгәмәләре, чиста күңеле  җитми. Сизеп торабыз укучыларыбызга да җитми ул. Илфак бик күпкырлы шәхес иде, таланты да ташып торды. Шуңа сәнгатьнең, әдәбиятның барлык жанрларын, алай гына да түгел, дөньяны колачлап яшәргә тыярышты ул. Гел ашыкты, гел ашкынды. Хәтта  бу якты  дөньядан да  йөгереп кенә, үтеп барышлый гына узды бугай ул. Тик йөрәк һәркемдә үз йодрыгы кадәр генә. Дөньяның бөтен зар-моңнарын, кайгы-шатлыкларын, хагын-нахагын җыя-җыя түзә-түзә дә аннары көннәрдән бер көнне  йә  туктап кала, йә шартлап ярыла.  

Әдәм баласы шундый зат инде ул кешенең кадерен аны  югалткач кына бөтен тирәнлеге белән аңлый башлый. Тирә-юньдәгеләр белән гел шулай бергә  булырбыз дип үзләренә  әлләни әһәмият бирми генә яшибез шул. Югалткач кына тирә - як бушап кала.  Илфак та редакциябезнең ниндидер бер нурын, самимилеген үзе белән алып китте кебек тоела безгә кайчакта. Андый вакытларда без авторы Илфак Шиһапов булган  кыска хикәяләрне,  укучыны да уйлап, кабат гезатабыз битләрендә бастырабыз, җырларын тыңлап юанабыз. Ярый әле, Кеше үзе  китсә, җыры кала.

Әйе, аның безгә истәлекләре шактый калган. Тик менә үзебездән дә нидер ирештереп, рухын шатландырысы иде хезмәттәшебезнең. Яшәп киткәннәргә иң зур бүләк дога икәнен белгәнгә, бергәләп киңәштек тә  Рамазан аеның иң кадерле соңгы көннәрендә берәр хәзрәтне кунакка чакырырга булдык. “Шәһри Казан” битләрендә басылу теләсә кайсы мәчет мулласы өчен зур мәртәбә.  Алар бездә даими чыгыш ясап, халкыбызның  рухи байлыгын арттырырга, иманнарын ныгытырга үзләреннән зур өлеш кертәләр. Шуңа кайсы гына хәзрәтне чакырсак та, бик теләп киләчәк. Ә бу юлы безгә кунакка “Гаилә” мәчете имамы  Рөстәм хәзрәт Хәйруллин килде. Әлеге мәчетнең игелекле эшләре турында газетабызда әледән-әле хәбәр итеп  торабыз. Алар шактый күп. Әле менә Ураза гаетен дә зур гаилә бәйрәме итеп уздырырга җыеналар икән. Мәчет янәшәсендә төзелүче мәдрәсә турында да  сөйләде хәзрәт, аңа 100мең хәләл акчасын китергән әби турында да. Мондый ике дөньяга  күпер салган   очрашулар һәр ике якка да файдалы булыр.  

Ислам дине турында теләсә ни сөйләсеннәр, тик йөзләреннән нур  сибелә, сүзләреннән җанга тынычлык иңә ул  коръән сурәләрен укучыларның. Рөстәм хәзрәт тә үзе белән редакциягә бер сихри нур ияртеп килеп керде. Доганың төп хуҗасы Илфак  Илдус улы Шиһапов булса да, “Шәһри Казан”ыбызда эшләп китеп, бакыйлыкка күчкән башка каләмдәшләребезне дә догадан  өлеш чыгарып, сөендерергә булдык. Хәзер без утырган бүлмәләр, без атлап йөри торган коридорлар аларның да эзләрен саклаган бит. Рухлары шат, авыр туфраклары җиңел булсын. Безгә хәер-фатихада булсыннар.

Тик әрвахларны барлау бик җиңел булып эш булып чыкмады. Редакциябездә бүгенге көндә биредә  озак еллар эшләгән кешеләр бөтенләй юк. Аларның күбесе лаеклы ялда.  Яшьләр аларны белми. Ярый әле, аяклы энциклопедия Сәкинә Алтынбаева бар. Лаеклы ялда булуына карамастан, бер шалтыратуыбыз җитте, рәхмәт төшкере, йөгереп килеп җитте. Үзе белән бик кадерле кәгазьләр, исемлекләр дә алып килгән. Газетабызда егерме ел хезмәт куйган   Сәкинә ханым ул шәхесләрнең бик күбесе белән бергә эшләгән. Шулай итеп, ул килгәч әрвахлар исемлеге шактый артып, ике дистәгә җитте.  Наил Ганиев, Венера Ихсанова, Миншәех Зәбиров, Госман Садә, Айрат Садыйков, Рәисә Яхина, Мөшәррәф Галиев, Флера Тарханова һәм башкаларның берсен дә онытмаска тырыштык.  Фәнисебезнең күптән түгел  генә  бик вакытсыз гүр иясе булган улы да бар иде исемлектә.  Ә инде хәзрәт килеп, һәрберсенең аталары белән бергә исемнәрен әйтеп  шәхсән дога кылгач, өстебездән ниндидер бер йөк  төшкәндәй булды. Күңел офыкларыбызның киңәеп киткәнен тойдык.  Коръән сурәләренең  молекулаларны тәртипкә китерүе, бисмилла ишеткән суның шифалыга әйләнүе  турында хәзер инде  күп язалар, күп сөйлиләр.  Ул чагында  догалар да  әрвахлардан  ныграк безгә, исәннәргә кирәк булып чыга бит. Җан атомнарыбызны рәткә салырга, бу дөньяга килүеңнең мәгънәсен аңларга, сагындырып искә төшкән дус-ишләрне онытмаска.  
  

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading