16+

«Шәһри Казан»лылар Журналистлар берлегенә кабул ителде

Яңа ел алды көтелмәгән күңелле яңалыкларга бай була. “Шәһри Казан” газетасының бер төркем журналистлары бүген Татарстан Республикасының Журналистлар берлегенә кабул ителде.

Яңа ел алды көтелмәгән күңелле яңалыкларга бай була. “Шәһри Казан” газетасының бер төркем журналистлары бүген Татарстан Республикасының Журналистлар берлегенә кабул ителде.

Тантаналы вакыйга белән “Шәһри Казан” газетасының баш мөхәррире Радик Рәшид улы Сабиров котлады. Бүгеннән башлап 100 яшьлек Берлекнең лаеклы каләм ияләре булдык, меңнән артык журналисты булган берлекнең сафын арттырдык.

Редакциябезнең берсеннән-берсе талантлы 6 кешесе әнә шулай яңа таныклыкка ия булды. Алар арасында  “Шәһри Казан” газетасында җаваплы эшләрнең берсен алып баручы Фәрит Салихов бар. Бөтен газет, һәрбер язма аның кулыннан үтә. Директорның  уң кулы буларак, ул журналистлардан язмаларны кабул итеп ала, укый, төзәтә, кыскарта, стиль ягыннан камилләштерә. Фәрит Салихов дистә еллар дәвамында спорт темаларына язучы журналист, ул бу өлкәне дә биш бармагы кебек белә. “Шәһри Казан”да аның спорт темасына язылган материаллары күп басыла.

Газета күп еллар дәвамында чыгып килә. Әлеге басма берничә буын журналистларының осталык мәктәбе булды. Әмма һәркемнең үз язу алымы була. Шулар арасында “Шәһри Казан” газетасында “Чәршәмбедән Чәршәмбегә” рубрикасында басылган аналитик язмалары белән күпләрне уйландырырга мәҗбүр итүче Фәнис Мотыйгуллин да бар. Фикер бөтенлеге, проблеманы куя алуы, фактларны туплавы һәм дәлилләве үзенчәлекле. Халыкны борчый торган бик күп проблемаларны да күтәрә ул. Бер үк вакытта көчле журналиста нечкә күңелле шагыйрь иҗатын күзәтүе кызык.

Дилбәр Гарифуллина “Шәһри Казан” газетасының алдынгы журналистларының берсе. Ул газетада алыштыргысыз журналист,  редакция эше буенча шактый җаваплы чараларга йөри, аның янына ярдәм сорап киләләр, телефоннан шалтыратып торалар. Ул киңкырлы журналист. Шуңадыр аның язмалары берничә төрле теманы үз эченә ала. Дилбәрне күбрәк дин, хокук, авыл хуҗалыгы өлкәсендәге мәсьәләләр кызыксындыра.

Газетаның эчтәлеге анда эшләүчеләрнең иҗат мөмкинлекләреннән чыгып бәяләнә. Соңгы вакытта газетаның эчтәлеге үзгәрде. Редакция коллективы сакланса да, яңа редактор килү, яңа журналистларны эшкә алу – басмага шактый зур үзгәрешләр алып килә. Һәрбер журналистның газета эшендә өлеше бар. Ә Лилия Хәсәнованың эшчәнлеге башкалардан аерылып тора. Ул күп яза, төрле темаларны колачлый. Үз фикере бар. Редакция тормышына, гомумән, яңа сулыш алып килде.

“Шәһри Казан” иҗтимагый-сәяси шәһәр басмасы гына түгел, ул бер үк вакытта республика матбугаты да. Мондый төр газеталарда эшләү башка басмаларга караганда катлаулырак та, җаваплы да. Рәзинә Мәрданова “Шәһри Казан” газетасында ул 30 елга якын хезмәт куя. 

Коллектив белән һәрвакыт аралашып эшли. Киң күңелле, ярдәмчел, алыштыргысыз хезмәткәр. Газетадагы һәрбер язма алар кулы аша үтә. Алсу Сафиуллина редакциядә җаваплы эшләрнең берсен алып бара. Ул шулай ук газетада чыккан язмаларны укый. Алсу безнең редакциягә әзерлекле, җаваплы кеше буларак үзен танытты.

Иҗат берлекләренә керү нәрсә бирә, дигән сорауларны күп ишетәбез. Берлек, беренчедән бердәмлек, бергә эшләү, бергәләп борчыган мәсьләләрне чишү урыны. Икенчедән, татар журналистикасының ныклыгын да бергәләп кайгырту һәм, өченчедән, кулдан каләм көче киткәч тә, өлкән буын журналистика ветераннарының бергә җыелу-аралашу өчен дә кирәк ул берләшү. Сүз дә юк, бүген яшь журналистларны кайгырту, төрле яктан ярдәм итүне дә Берлек үз кулына алыр, дип ышанып калабыз. Бүгенге тантаналы мизгелләр күп булсын, сайлаган юлыгызга тугры калып, илһамланып иҗат итәргә язсын, каләмдәшләр.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading