16+

«Шәһри Казан»ның 2017 ел уңышлары: 15 бәйге җиңүчесе, бер Гран-при иясе һәм «Ел лидеры»!

Узып баручы ел «Шәһри Казан» өчен аеруча уңышлы булды. Без 15ләп республика бәйгесендә җиңүгә ирештек, ә милләтара һәм динара мәсьәләләр буена уздырылган конкурста исә Гран-при алдык.

«Шәһри Казан»ның 2017 ел уңышлары: 15 бәйге җиңүчесе, бер Гран-при иясе һәм «Ел лидеры»!

Узып баручы ел «Шәһри Казан» өчен аеруча уңышлы булды. Без 15ләп республика бәйгесендә җиңүгә ирештек, ә милләтара һәм динара мәсьәләләр буена уздырылган конкурста исә Гран-при алдык.

Нәтиҗәдә, «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте филиаллары арасында сыйфатлы контент, сайт үсеше һәм конкурсларда катнашу буенча югары күрсәткечләргә ирешкән өчен «Ел лидеры» булып танылдык.

Соңгы көннәрдә генә дә редакциябезнең җиңүләр сандыгы тагын тулыланды. Татарстанда 15 елга якын уздырылып килә торган «Ышаныч һәм иминлек» республикакүләм бәйгесенең «Юл йөрү кагыйдәсе – тормыш кагыйдәсе» номинациясендә корреспондентыбыз Эльвира Мозаффарова икенче урын яулады. 300дән артык эш арасында «Шәһри Казан» язмалары аеруча игътибарга лаек дип табылган. 35 елга якын ЮХИДИ хезмәткәрләре эшен яктырткан журналистыбыз Дамир Бәдриев тә әлеге бәйгенең «Көндәлек юллар», «Балалар өчен юл иминлеге» номинацияләрендә катнашкан өчен диплом белән бүләкләнде.

 – Минем энекәшем Рәдиф шушы өлкәдә эшләде. Украинаның Чернобыль шәһәрендә булган һәлакәт вакытында яшьли гомере өзелде. Юллар иминлеге темасына язып, мин аның эшен дәвам иткән кебек, – ди Дамир Бәдриев.
Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык миинистрлыгы үткәргән «Халык хөрмәте» журналистлар бәйгесенең «Татарстанда чүпне аерып җыюны кертү турында иң яхшы язма» номинациясендә хезмәттәшебез Дилбәр Гарифуллина икенче урын алды.
Узган атнада республиканың премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та «шәһриказан»лыларның каләм сәләтен югары бәяләде. Редакциябез министрлык оештырган «Урып-чәчү эшләрен иң яхшы яктыртучы» бәйгесенең җиңүчесе дип танылды.

– «Шәһри Казан» – исеме белән шәһәр газетасы кебек тоелса да, авыл хуҗалыгы темасын, авыл тормышын, проблемаларын төптән белеп язучы басма ул. Без аның белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә торабыз. Авыл хуҗалыгы темасына «Шәһри Казан» әзерләгән кебек аналитик язмалар башка газеталарда юк диярлек, – диде Марат Әхмәтов безнең газетабыз турында.
Министр яшь корреспондентыбыз Алисә Сабированы да үз янына махсус чакырып алды.

– Бүген җиңүчеләр исемлеген барлаганда, махсус: «Алисә кайда, аны да чакырыгыз», – дип сорадым. Ул, урып-җыю эшен төптән аңлап язар өчен Балык Бистәсе районына кайтып, бер көн комбайнда эшләгән, йөк машинасына утырып, ашлык ташыган, – дип, яшь журналистка үз исеменнән акчалата бүләк тапшырды.
Шулай ук авыл хуҗалыгы темасын яктыртучы иң яхшы мәгълүмати-белем бирүче проектлар бөтенроссия бәйгесендә корреспондентыбыз Зөһрә Садыйкова диплом белән бүләкләнде.

Газетабызда кулланучылар хокукы турында да шактый күп язабыз. Әлеге темага басма матбугат чараларында иң яхшы язма буларак, корреспондентыбыз Эльвира Мозаффарова хезмәте билгеләнеп үтте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading