16+

«Шәһри Казан»ның беренче саны Сөембикә манарасының аенда саклана

Бу ел истәлекле даталарга аеруча бай булды әле. Борынгы тарихи һәйкәл саналган Сөембикә манарасына ай куелуга да 23 августта 35 ел тула икән.

«Шәһри Казан»ның беренче саны Сөембикә манарасының аенда саклана

Бу ел истәлекле даталарга аеруча бай булды әле. Борынгы тарихи һәйкәл саналган Сөембикә манарасына ай куелуга да 23 августта 35 ел тула икән.

Баксаң, ул ай эчендә газетабызның беренче саны да саклана, ди. Газетабызны манараның аенда 1989-97 елларда Татарстан мәдәният министрының төзелеш һәм реставрация эшләре буенча урынбасары, Сөембикә манарасына ай куйдыру эшләрен башлап йөргән Габбас Мөхәммәдшин калдырган. Бу хакта Габбас абыйның үзе белән дә күрешеп сөйләштек.

– Габбас абый, Сөембикә манарасына ай кую теләге ничек туды?
– Сөембикә манарасы белән кызыксынуым кечкенәдән килә. Сөембикә ханбикә турында төрле риваятьләр ишетеп үстем. Әни бик белемле, зиһенле кеше иде. Гаиләбездә мин алтынчы төпчек бала. Балачагым авыр елларга туры килде. Җитмәсә, әни яшьли тол калды. Төрлесен күрергә туры килде: йортыбыздан мәхрүм калдык, мунчада да тордык. 1946 елдан Урта Азиядә дә яшәдек. Кайда гына яшәсәм дә, белгән догаларымны онытмадым. Мәдәният министрлыгында эшли башлагач та халыктан Сөембикә манарасына ай куйдыру турында хатлар килә башлады. Дөрес, ай урынына аҗдаһа, урак-чүкеч, бөркет куярга теләүчеләр дә булды. Манараны айлы итү үземнең дә зур хыялым иде. Ниһаять, 23 август көнне республикабыз мөстәкыйльлек игълан итәр алдыннан Сөембикә манарасына ай куелды.

– Бу ай эченә «Шәһри Казан» газетасының беренче санын да куеп калдырдык дисез.
– Әйе, без анда Коръән-Кәрим китабын, манарага ай куюны үтенеп язылган 50ләп хатны, «Ватаным Татарстан» газетасын, ул елларда әле чыга гына башлаган «Шәһри Казан» газетасының беренче санын төреп куйдык. Бу төргәк киләчәккә хат кебек. Сүз уңаеннан, укучыларның мәгънәле берничә хаты белән «Шәһри Казан» газетасының беренче саны миндә бүген дә саклана.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading