16+

«Шәһри Казан»ның тугры укучысы

Кайсы гына гәҗит 27 ел буе бертуктамый алдыручы тугры укучылары белән мактана ала икән?! Ә менә сезнең «Шәһри Казан» гәҗите шундый укучыларының берсе белән һичшиксез мактана, горурлана ала. Ул – Казан шәһәренең Нагорный бистәсендә яшәүче 85 яшьлек Асия апа Ибраһимова.

«Шәһри Казан»ның тугры укучысы

Кайсы гына гәҗит 27 ел буе бертуктамый алдыручы тугры укучылары белән мактана ала икән?! Ә менә сезнең «Шәһри Казан» гәҗите шундый укучыларының берсе белән һичшиксез мактана, горурлана ала. Ул – Казан шәһәренең Нагорный бистәсендә яшәүче 85 яшьлек Асия апа Ибраһимова.

Асия апа 1990 елдан бирле «Шәһри Казан» белән, аның һәр санын мөһим вакыйганы көткәндәй көтеп ала. Кызыклы, гыйбрәтле язмаларны балаларына, күршеләренә дә укыта. Аннан бик хасиятләп, инде менә ничә еллар жыелып килгәннәре янына салып куя. Әле аннан да исенә төшкән саен кызыклы язмаларны кабат-кабат алып укый. Шундый тугры укучыгыз булу сезнең дә сайлаган кыйблагызга, әйтәсе, язасы сүзегезгә тугры булуыгызны күрсәтә. Бу – сезнең хезмәтегезгә иң югары бәя дияр идем. Асия апа, әйткәнемчә, Казан шәһәренең Нагорный бистәсендә кече улы Ринат гаиләсе белән бергә яши. Ходайга шөкер, әле йорт тирәсендәге эшләрне эшләргә, тәмле ризыклар әзерләргә теләге дә, егәре дә бар. Кунаклар килгәнне дә ярата. Очрашкач, үткән тормыш, әби-бабайлар, әти-әниләр, ерак туганнар турындагы хатирәләрне без тыңларга, ә Асия апа сөйләргә ярата. 
Канифә әби белән Билал бабайның биш балалы гаиләсендә ул икенче бала булып дөньяга килгән. Әтиләре сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китеп, июль аенда ук хәбәрсез югала. Миллионлаган балалар кебек, Асия апага да сугышның бөтен авырлыгын, ачлык-ялангачлыгын, михнәтен күрергә язган булган. Яз көне утыртырга бәрәңгеләре калмагач, әнисе, апасы Нурзидә белән кеше бакчаларын башта китмәнләп, аннан утыртып биреп бәрәңге юнәтү дисеңме, Теләче, Арча базарларына жәяү йөреп, өйдә сатарлык ни бар – шуны сатып ашарга юнәтүме, колхозның иң авыр эшләрендә эшләүме – балачак хатирәләре менә шундый... Дүртенче сыйныфны ул Кече Шынардагы башлангыч мәктәптә укый, ә бишенче сыйныфка Олы Шынарга йөреп укырга кирәк була. Бик дәртләнеп укып кына киткәндә, кыш житә. Киеп барырга пәлтә, итек юк. Шулай итеп, мәктәпне ташларга туры килә аңа. Укытучысы Әсгать абый өйләренә килә дә: «Канифә, кызың бик башлы бит, ничек тә укытасы иде аны. Менә шуларны киеп йөрсен», – дип, пәлтә белән шарф калдырып китә. Асия апа ул чыгып китүгә үрсәләнеп елап жибәрә. «Әй әни, Әсгать абыйның пәлтәсен киеп ничек аның каршына барып утырыйм мин! Кия дә алмыйм, бара да алмыйм...» – дигән сүзләрен күз яшьләрсез тыңлау мөмкин түгел. 
16 яше тулгач, Казанга килеп ФЗУда укый. Иптәшләре арасында аерылып торгандыр, күрәсең, аны төркемнең оештыручысы итеп билгелиләр. «ФЗУдагы мастер апаның миңа мөнәсәбәте әниләрчә кайгыртучан иде. Кайвакыт үзенә булышырга, кая да булса бергә барып кайтырга сорый иде. Ул бик аралашучан, барганда-кайтканда миңа юл буе нидер сөйләп бара, ә минем урысча чамалы, сөйләгәннең барысын да аңламыйм, елмаеп тик күзенә карап торам. Ул ачуланмый, хәлемне аңлап, җилкәмнән коча да, без юлны дәвам итәбез», – дип, укытучысын искә ала Асия апа. ФЗУдан ул ташчы, штукатур-маляр һөнәрен алып чыга, төзелешкә эшкә урнаша. Шунда булачак ире – Актаныш егете Илдус белән таныша. Илдус белән бергә эшләүче Ләмига апа: «Асия, бу егет сине бик ошата, акыллы, төпле күренә, игътибар ит әле», – дип киңәшен дә биргәч, алар очраша башлый. Дүрт еллык армия хезмәтеннән дә көтеп ала ул Илдусны. Ә ул тимерне кызуында суга торган егет, кайтуының икенче көнендә үк хәрби киемнән ЗАГСка алып китә Асия апаны. Шулай тулай торакның бер бүлмәсендә яши башлыйлар. Бер-бер артлы уллары Илдар белән Ринат туа. 
Үзләре төзүче булгангадыр инде, батырчылык итеп җир алып, йорт сала башлыйлар. Элекке кешенең батырлыгына, эшчән, түзем булуына шакката торган. Сәгать сигездән бишкә кадәр төзелештә эшләп, биштән соң Пионерскаядан хәзерге Нагорный тукталышына кадәр автобуста барып, калган өч-дүрт чакрым юлны тауга каршы жәяү йөреп, төнгә кадәр эшләп, ике ел үзләренең йортларын төзиләр. Шунда балалар карарга да, гаиләгә ашарга әзерләргә дә, Илдуска раствор әзерләп биреп торырга да өлгерергә кирәк. Ничек гажәпләнмисең дә, ничек сокланмыйсың аларга! Йортны төзеп бетергәч, Илдусның Актанышта калган әти-әнисен дә үзләре янына яшәргә алып киләләр. 42 ел каенана-каената белән бик тату торалар алар. Аңлашылмаучанлыклар килеп чыкканда, сабыр гына уздыра беләләр. Асия апа хәзер дә аларны рәхмәт сүзләре белән генә искә ала. «Өйдә олы кеше булгач, балалар да караулы, һәр елны жәйге ялда кая да булса барырга тырыша идек. Ташкент, Фрунзе, Баку, Киев, Мәскәү, Петербург шәһәрләренең иң матур урыннарын күрү безнең өчен, балачак, яшьлек елларыбызда шундый авырлыклар аша үткән кешеләр өчен, әйтеп бетергесез бәхет иде», – дип, тагын күзләре яшьләнә Асия апаның. Болары инде шатлык яшьләре. Шатлык яшьләренең тагын ике матур сәбәбе бар. Асия апа гомер буе белемгә сусап, омтылып яшәгәндер, күрәсең, Нагорный бистәсендә мәчет ачылу белән, шунда укырга килә. Уналты ел белем ала ул. Коръәнне гарәп графикасында укый алуы, бик күп сүрәләрне яттан белүе, биш вакыт намазны укый алуы, сәламәтлеге мөмкинлек биргән чакта уразалар тота алуы белән дә чиксез бәхетле ул. 
Шатлык яшьләренең тагын бер сәбәбе – балалары, оныклары, оныкчыклары. Үзләре төзегән иркен, зур йортта балалары белән бергә, туган-тумачалар арасында иң өлкәне булып яши ул. «Шушы тормышыма карыйм да, бөтен рәхәт бүгенге көнгә калган икән дип, Аллаһка рәхмәт укып, шөкер итеп яшим», – ди безнең Асия апабыз. Без аңа сәламәтлектә, тазалыкта, төгәл зиһен белән исән-сау озак яшәвен телибез. 

Ризәлә Агеенко-Фәттахова, Казан.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading