16+

"Шәһри Казан"журналисты сәяхәттә булып кайтты: «Барырга уйласагыз, акчагызны күбрәк кыстырыгыз»

Апрель аенда ирем Илназ белән Сочида ял итеп кайтсак, июньдә Кавказ якларына барырга уйладык. Очраклы рәвештә генә сайланмады ул. Беренчедән, икебез дә тауларга гашыйк.

"Шәһри Казан"журналисты сәяхәттә булып кайтты: «Барырга уйласагыз, акчагызны күбрәк кыстырыгыз»

Апрель аенда ирем Илназ белән Сочида ял итеп кайтсак, июньдә Кавказ якларына барырга уйладык. Очраклы рәвештә генә сайланмады ул. Беренчедән, икебез дә тауларга гашыйк.

Кеше гомере сәяхәтләрдән тора. Тормыш – үзе сәяхәт инде ул. Тик әлеге язма артык фәлсәфәләрсез, ял итү урыннары, яңа җирләр белән танышу турында булыр. Бәлки сезгә дә фикер-нәтиҗәләрнең файдасы тиеп куяр.

Тауга тартылдык
Апрель аенда ирем Илназ белән Сочида ял итеп кайтсак, июньдә Кавказ якларына барырга уйладык. Очраклы рәвештә генә сайланмады ул. Беренчедән, икебез дә тауларга гашыйк. Тау итәгендә өскә карап яки тауның югары бер өлешендә түбәндә урнашкан йортларны яки табигатьне күзәтү аңлатып бетергесез кичерешләр бүләк итә. Шул мизгелдә кешеләрнең никадәр көчсез һәм кечкенә булуын аңлыйсың. Икенчедән, Илназ өч ел элек, эш буенча баргач, ул якларны күреп кайткан иде инде. Әгәр ошатмаса, икенче тапкыр бару һәм хатыны белән балаларына да күрсәтү теләге белән янар идеме икән? Өченче сәбәбе дә бар, хәзерге вазгыять һәм иремнең эше аркасында чит илләргә чыга алмыйбыз, шуңа эчке туризмны үстерүгә үз өлешебезне (акчабызны дию дөресрәктер) кертәбез.

Ессентуки
Балалар белән дә булгач, бер туркомпания аша (интернет сайттан) өч тапкыр туклану һәм сәламәтлекне ныгыту процедуралары да кергән шифаханәне сайладык. Бу компаниядән без Сочига да юллама сатып алган идек. Ул вакытта бик канәгать калдык һәм бу юлы да шулай булыр дип өметләндек. Һәм ялгыштык.
Путевка бәясенә самолет билетлары да, багаж да кергән иде. Анысына дәгъвам юк. Ә менә тору урыны...

Без, әлбәттә, эконом класска барганыбызны белдек, әмма бу дәрәҗәдә булыр дип күз алдына китереп тә карамадык. Фотоларда күрсәтелгән бүлмәнең эзен дә тапмадык. Бер гаиләне аерып, ике бүлмә ачкычларын тоттырдылар. Бергә ял итәргә килгән, күренмәс җепләр белән бәйләнгән кешеләрне аерым бүлмәләрдә яшәтүне күз алдына китерәсезме? 

Монда лифт та юк. Бала арбасын үзебез белән йөртүгә карамастан, баскыч буйлап өскә туры гына менәсе булса, зарланмас та идем. Юк бит, кат саен коридорның башка ягына барырга, кайсыдыр урында борылырга, аннары ике бүлмәдән соң сулга китәргә кирәк. 

Бүлмәне ачып җибәрүгә арт ягыма утыра яздым. Кире борылып йөгерүдән үземне көчкә тыеп калдым. Искелектән, сасы истән башым әйләнеп китте. Бүлмәдә бәдрәф тә, душ та юк. Беренчесенә коридорның икенче башына кадәр йөрергә кирәк булса, икенчесе бөтенләй беренче катта ук урнашкан. Гадәттә, кунакханәләрдә сабын, шампунь, гельләрне көн саен тулыландырып торалар. Ә монда бүлмәдә юынгыч янына бер кисәк сабын да куймаганнар. Рәхмәт инде, сөлгеләрен булса да калдырганнар.

Сәламәтләндерү яки SPA программа дигәннәре табиб консультациясе генә булып чыкты. Алдан өстәмә акча түләвебезгә карамастан, ак халат ияләренең якты чыраен күрмәдек.

Кисловодск һәм башкалар
Бер төнне көч-хәл белән уздырганнан соң, Ессентуки шәһәрен калдырып, Кисловодскига күчендек. Анысында өч катлы йортның бер катын арендалап тордык. Билгеле, моның өчен кесәдән кабат акча чыгарырга туры килде. Киткәнче Ессентуки паркында йөреп өлгердек. Без аэропорттан килгән кич болытлы булгангамы, бу шәһәр соры булып истә калды.

Искерәк кенә йортлар, тар гына урамнар. Әле ярый паркта йөреп өлгердек, юкса, Ессентуки соры шәһәр булып күңел сандыгына кереп калыр иде. Парк искиткеч зур һәм матур булып чыкты. Шау-шулы тормыштан аерылып, иркенләп сулыш алырга мөмкин. Анда кергәнче, сыннар белән бизәлгән биналар, зәп-зәңгәр сулы фонтаннар күзләрне иркәләде.

Бер шәһәрдән икенчесенә күченгәндә (барлыгы дүрт шәһәрдә булдык: Минеральные Воды, Ессентуки, Кисловодск һәм Пятигорск), тауларның күплегенә һәм зурлыгына карап сокландым. Бу шәһәрләрне нәрсә берләштерәме? Минем өчен – үсемлекләр һәм күз явын алырлык чәчәкләр. Кая карама – койма өстеннән яки утыргыч артыннан салынып төшкән аллы-гөлле гөлчәчәкләр. Нишләп бездә дә шулай үстермиләр икән дигән сорау һич тынгылык бирмәде миңа. Кып-кызыл мәк кырын күреп тә бик гаҗәпләндем. Шулкадәр матур икәнлеген әйтеп тору кирәкме икән?

Кисловодскиның милли паркы турында сәгатьләр буе сөйләргә мөмкин. Әмма бер тапкыр барып күрергә киңәш итәм. Аның табигате генә түгел, тарихы да бай. Эш шунда ки, әлеге парк тулысынча кеше кулы белән эшләнгән. 1823 елга кадәр бу урыннар бик ташлы, ә үсемлекләр сирәк булган. Генерал Ермолаев боерыгы буенча солдатлар туфрак ташыган һәм агачлар утырта башлаган. Үсемлекләрне Украина, Рига, Тифлис һәм Төньяк Кавказдан кайтарганнар. Шуңа монда аларның төрлелегеннән башлар әйләнә. Кызыл китапка кертелгәннәре дә күп. Җәнлекләр кешеләрдән курыкмый дип сөйлиләр. Аларын күрмәсәм дә, төрле кошларны күзәтеп, сайрауларын тыңлап йөрдем. Кошлар кешеләргә үзләрен фото-видеога төшерергә “рөхсәт итә”ләр, үтеп баручыларга исләре китми генә агач куышлыгындагы балаларына җим каптыралар.

Гөлчәчәкләргә игътибар зур булуын ассызыклап үткән идем инде. Милли паркта хәтта Гөлчәчәкләр үзәне бар. Анда 30дан артык төрдәге роза үстерелә.
Кисловодскида җәяүлеләр урамы да ошады. Казандагы Бауман урамыннан аермалы буларак, ул киң һәм анда шулкадәр күп үсемлекләр һәм чәчәкләр үстерелә. Милли кием кигән сатучыларның туңдырманы тоттырмау уенын да биредә еш очратырга мөмкин.

Нәтиҗә ясап...
Шифаханәләр, минераль су ванналары бу якларда адым саен диярлек. Һавасы гына да ни тора! Тау һавасы аеруча ошады. Без Бештауга мендек. Балалар белән булгач, җәяү түгел, әлбәттә. Таксист сөйләвенчә, кайчандыр ул ташлардан гына торган, ә агачларны күптән түгел кешеләр утырткан. Хәзер андагы урманнарның куелыгына карасаң, электән үк таулар шулай яшел булгандыр сыман тоела.

Без булган шәһәрләрдә төзелешне алга киткән дип әйтеп булмый. Аерым очраклар бар, әлбәттә. Туристларда акча эшләргә теләүчеләр төп басымны табигатькә ясый. Шуннан файдалана. Чисталыгы ягыннан бу шәһәрләр ошады. Быелгы вазгыять аркасында туристлар саны арткан икән. Барырга уйласагыз, акчагызны күбрәк кыстырыгыз, чөнки бәяләр күп җирдә тешләрлек. Кайбер ашханәләрдә ресторан бәяләре. Экскурсияләр шулай ук кыйммәт. Эчке туризмның үстерәсе килгән вәкилләр илдәге бәяләргә игътибар итсен иде.

Бәяләргә килсәк, 5 төнгә алган путевкабыз ике олы кешегә һәм ике балага 81 мең сумга чыкты. Кэшбек программасы гамәлдә чакта алганга, аның 16 мең сумы кире кайтарылды. Йортның бер катын арендалауга 4 тәүлеккә 12 мең сум түләдек (ашау кермәгән). Биредә бөтен уңайлыклар да тудырылган, кухнясы да бар, кыйммәтле җиһазлар куелган иде. Шәһәрара таксилар – 800-1200 сум.
Ессентукида минераль су эчү бик арзанга төшә. Бер стаканны 5 сумга сатып аласың да, җаның күпме тели – шуның кадәр эчәсең. Әмма артыгын да эчеп булмый – сасыган йомырка исе килә. 
Кафеларда ашауга 1500-3000 сум тирәсе акча китте. Аерым ризыкларның бәяләренә дә тукталып үтәсем килә. Минеральные воды аэропорты янындагы кафеда бәрәңге боламыгы – 250 сум, гадәти туңдырма – 150 сум. 
Пятигорск каласында таксига утырып Бештауга менү, Лермонтовның дуэль урынын карау өчен 2000 сумны чыгарып салдык. Үләнле тәмле чәйләрнең 100 граммын 250-300 сумга саталар. 
Тулаем алганда, сәяхәтебез якынча 105 меңгә төште.



Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading