16+

"Шундый акыллы балалар иде. Яхшы укыдылар..."

Авыр... Күңелдә сүзләр белән аңлатып булмаслык хисләр ташкыны, күздән яшь китми... Бөтен дөнья яшеллеккә, ак чәчәккә күмелгән вакытта үзләре дә чәчәк атып кына килгән сабыйларны Җир үз куенына алды...

12 май көнне Самосыровоның Яңа татар зиаратында берьюлы 3 баланы җирләделәр. Ата-аналарга килгән хәсрәтне Татарстан, Россия халкы гына түгел, бөтен дөнья уртаклаша. 14 яшьлек Әмир, Илзия, Дамирны соңгы юлга озатырга да халык агылды. «Шундый акыллы балалар иде. Яхшы укыдылар. Аларның юклыгына ышанасыбыз да килми», – дип өзгәләнеп елый сыйныфташларының әниләре. Бу хәлгә беребезнең дә ышанасы, аны кабул итәсе килми шул... Ә тормыш дәвам итә. Бүген ап-ак чәчәккә күмелгән шомыртның, кояшка елмаеп утырган лалә чәчәкләренең матурлыгы күренмәсә дә, яшәү дәвам итә... 

Динара Әхмәт

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading