16+

Шырпыга төкерек җитәр, ә янгын башыңа җитәр

Балык Бистәсе районындагы бер авылда агач өйдә чыккан янгын фаҗигасе онытылмый. Өлкән яшьтәге ир авыру хатынын күтәреп ала алмаганлыктан, күршеләренә ярдәмгә йөгергән. Ләкин, кире килгәндә инде ялкын котырынган, йорт эченә керергә мөмкинлек бирмәгән. Ир-атлар йорт хуҗасын тотып тормаса, фаҗига тагын да зураер иде, әле. Янгын сүндерүчеләр утны сүндергәннән соң, өй хәрабәсендә коточкыч күренешкә юлыга – ярым күмерләнгән хатынны табып алалар.

Казанда узган ел 1134 янгын очрагы теркәлгән. Татарстан башкаласында узган елгы янгыннарның 758е шәхси секторга туры килә. Казан гел таш йортлардан гына гыйбарәт түгел шул, шәһәр бистәләрендә агач өйләр дә күп.
– Янгыннарда 25 кешенең гомере өзелде, 50 кеше төрле авырлыкта зыян күрде. Бәхеткә, 91 кешене коткарып кала алдык. Бәла-казаларга, күбесенчә, кешеләрнең битарафлыгы сәбәпче. Ут белән сак эш йөртсәк иде, – диде “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Казан шәһәр Башкарма комитетының гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинант Тимурханов.

Кышкы чорда электр җылыткычлары, кирпеч һәм тимер мичләр актив файдаланыла. Кулдан ясалган электр җылыткычларын эшләтү, ватылган-ярылган мичләргә ут ягу хәвефле. 
– Язгы якта март аеннан башлап, июль аена кадәр тагын “утлы чор” булып ала. МЧС хезмәткәрләре узган ел 239 мәртәбә чүп-чар һәм 101 мәртәбә корган үлән сүндерегә барды, – диде Фердинант Тимурханов.

Йорт яны яки бакчачылык ширкатендәге участокта ачык һавада чүп-чар яндырырга ярамый. Бәйрәм оештырган очракларда бакча миче яки мангал янында иминлек таләпләрен катгый үтәү сорала. Шырпыны сүндерү өчен төкерек тә җитә, ә инде ялкын корылмаларга күчсә, ул фаҗигале дә тәмамланырга ихтимал.

Татарстан Президенты башлангычында, 2016 елдан бирле МЧС һәм Казан шәһәр Башкарма комитетының гражданнарны яклау идарәсе 70 яшьтән өлкән ялгызак кешеләрнең, күп балалы гаиләләрнең һәм социаль четерекле гаиләләрнең фатирларына, шулай ук өйләренә янгын хәбәре бирә торган автоном аппаратларны бушлай урнаштыра. Узган елны янә 293 фатирга 879 шундый сигнал аппараты урнаштырылган. 

 МЧС киңәше:
– ватык электр җылыткычларын һәм газ җиһазларын файдаланмагыз;
 – шырпыларны һәм кабызгычларны кечкенә балалардан еракка яшерегез, балаларга ут кабызырга рөхсәт бирмәгез, учак яки мич янында сабыйларны үзләрен генә калдырмагыз;
 – бер розеткага берничә электр җиһазы тоташтырмагыз;
 – өйдә яки мунчада мич кабызсагыз, аны игътибасыз калдырмагыз.
 Коткару хезмәтенең бердәм телефоны: 112.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading