16+

Син әле китапханәгә бардыңмы?!

Узган гасыр урталарында халык китапханәләргә ябырылып йөри иде. Кешеләр һәр чыккан яңа китапны кулдан кулга күчереп укыды.

Узган гасыр урталарында халык китапханәләргә ябырылып йөри иде. Кешеләр һәр чыккан яңа китапны кулдан кулга күчереп укыды.

 Кызганыч, илдәге үзгәртеп кору чоры, цивилизация «җимеше» булган электрон технологияләр халыкны кәгазь рәвешендәге китаптан һәм китапханәләрдән биздерде. Татарстан халыкка китапханә хезмәте күрсәтү рейтингында Россия төбәкләре арасында – 46нчы, ә Идел буе федераль округында 9нчы урынга тәгәрәгән.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында хәлне уңай якка үзгәртү турында сөйләшү булды. Чишелешнең берсе – «Татарстан Республикасы Милли электрон китапханәсе» интернет-порталын үстерү.
– Портал халыкка тулы текстлы электрон басмаларны кереп карау мөмкинлеге тудыра. Дәүләт һәм муниципаль китапханәләр фондлары турында мәгълүмат бирә, – дип әйтеп үтте үзенең чыгышында мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова.
Милли китапханә фондыннан 6882 китапның электрон варианты порталга куелган инде. Китап укучылар узган ел әлеге интернет чыганагына 271,8 мең мәртәбә кергән.

Татарстанда 1514 китапханә эшли, 2018 елда аларга 15 миллион 449,9 мең кеше килгән.
Юлия Әдһәмова әйткәнчә, китапханәләрнең 86 проценты – авылларда. Димәк, республикабызны «актив укучылар» сафына күтәрү янә авыл халкы җилкәсенә төшә. Узган ел 45 китапханә яңа бинага күченгән, шуларның 35е яңа клуб бинасына сыенган. Яңа китапханәләргә йөрүчеләр саны да артып китә бит. Ләкин республикадагы 186 китапханә, шул исәптән 24 балалар китапханәсе капиталь төзекләндерүгә мохтаҗ, ә дүрт авыл китапханәсе, гомумән, җимерелергә тора. 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading