Бала чакта бу җөмләне мең кат ишеткән. Нигәдер минем күз алдына ачлыктан, суыктан тилмереп урман кискән кешеләр килә торган иде, сүз алар турында бара дип уйлый торган идем. Лаеш шулпасының төрмә белән бәйле булуын соңрак белдем. Хәер, белдем дип, бик таралган сүз булса да, ачык кына аңлатмасын әле бүгенгәчә табып укыганым юк.
Халык телендә исә авырлык кичерүне «лаеш шулпасы эчү» диләр. Чынлыкта исә сүз үтә дә куркыныч төрмә турында бара. Анда эләккән кеше аннан исән килеш чыга алмаган, диләр. 1565 елларда ул төрмә чиркәү белән бергә төзелгән булган дигән мәгълүмат кына бар. 2014 елда әлеге тарихи бина хәрабәләрен ни сәбәпледер сүтеп үк атканнар. Монысы инде бөтенләй аптырашка калдыра. Бер ун ел элек сүтелгән булса, аптырамас та идем, инде хәзер, тарихи биналарга игътибар арткан шикелле иде бит. Бәлки әле халыкның канына сеңгән бу урынга берәр истәлекле такта куярлар дип өметләнергә генә кала.
Лаеш – Казан янында гына, үткән-сүткәндә кереп чыгабыз. Бу юлы алдан маршрут төземичә, шаяртып: «лаеш шулпасы эчеп кайтыйк әле», – дигәндәй, Лаеш районы авылларын әйләнеп кайтырга дип юлга чыктык. Яшермим, нигәдер, матур, якты әйбер күрербез димәдек, ни дисәң дә, «лаеш шулпасы эчәргә» барабыз бит.
Лаеш районы минем үзем өчен Имәнкискә авылыннан башлана. Анда җәен-кышын, капка төбе саен диярлек чатыр корып, азык-төлек саталар. Чатыр дигәннәре – бизәкле авыл өенә охшатып ясалган нәни палаткалар. Мамадыш тукталышыннан соң Имәнкискә безнең Татарстандагы товар сатыла торган иң зур авылларның берсе түгел микән әле? Моннан бер ун ел элегрәк микән, Имәнкискәдә сатыла торган төп товар – алма иде, ә иң кызыгы, Имәнкискәдә алма бакчалары да юк диярлек. Алар аны читтән ала торган булганнар.
Бүген товар төрле: гөмбә, чикләвек, казылык, бал, каз түшкәләре... Боларның барысын да читтән китерәләр диделәр, бары тик казларны гына кайбер кешеләр үзләре үстерәләр.
Алда безне берсеннән-берсе кызыклы ике очрашу көтә иде. Берсе – теплицада яшел тәмләткечләр үстерүче Рамил Мәрданов, икенчесе – чәй фабрикасы төзегән Рамил...
Бу ике очрашу да күңелгә әйтеп бетермәслек рәхәтлек бирде. Хуҗаларның икесе дә булдыклы татар егетләре, татарча матур итеп сөйләшәләр. Казаннан килеп эшләп йөрүче егетләр булсалар да, алар Лаеш районы турында күңелгә иң якты уй-фикерләрне салдылар да куйдылар. Көзге көн яктырды, җылынды, тәгәрмәчләр алга тәгәрәде...
Лаеш районында юллар шәп, таш түшәлгән. Бу авылга керикме, монысына борылыйкмы дип бара торгач, Кече Елга авылына да килеп чыктык. Бу авыл инде – үзе бер вакыйга. Иң сокландырганы– йортлар биеклеге дә, урамнар төзеклеге дә түгел, ә кешеләр арасындагы мөнәсәббәт, үзара мөгамәлә. Бар икән бит әле ул менә шушындый җан җылысын саклый алган авыллар! Бу җылылыкны тоймаска, күрмәскә мөмкин түгел. Халыкның бер-берсенә булган гади, эчкерсез мөнәсәбәте бөтен авылга бизәк булып төшкән кебек. Аларның авылларында хәтта үзләренең театрлары да бар. Күз алдына китерәсезме, мәхәббәт бинага авылның мәдәният йорты дип түгел, зур итеп, «Театр» дип язып куйганнар. Авылда халык театры эшли икән, зурлар һәм балалар төркемнәре елына берничә спектакль куялар. Зал һәрвакыт шыгрым була, диделәр. Кече елга авылы киленнәрдән дә уңган, шушы авыл егетенә тормышка чыккан хореограф Татьяна Лужинская җитәкләгән «Каурый» хореография коллективының уңышлары санап бетергесез. Бөтен авыл баласы шунда йөри. Авыл урамында очраган кешеләрнең күбесе яулыктан. Кече елга авылы халкы динле дә, мәчеткә укырга гына җиде группа йөриләр икән. Авыл халкының күңел матурлыгы, эчкерсезлеге менә шушылай саклануында диннең дә, мәдәниятнең дә өлеше бар, әлбәттә.
Аллаһның рәхмәте белән, безнең юлыбызга менә шундый матур кешеләр очрады. Лаеш шулпасының тәме хәзер башка икән, яхшы бит инде!
фото - pixabay.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Имэнкискэдэн сэлэм.Рэхмэт сезгэ безнен якнын матурлыгын кургэн,шулпанын тэмлелеген белгэн очен.
0
0