16+

Әсхәт Хисмәт хатынының үлеме турында: "Операция ясап булмый, йөрәге күтәрә алмый, диделәр" 

Беренче хатыны белән Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Әсхәт Хисмәт Равил хәзрәт Гайнетдиннең туенда таныша.

- 1978 елда өйләнешкән идек, 1987 елда хатыным мәрхүм булды. Йөрәк, диделәр. Шалтыратып, операция ясатып булмыймы дигәч, операцияне күтәрә алмый, диделәр. Бер ни эшләп тә булмый, барыбыз да Аллаһы Тәгалә кулы астында. 1989 елда кабат өйләнеп, хәзер шул хатын белән торам. 11 мартта 31 ел булды инде. Минем өч кызым, бер улым (ике баласы беренче хатыныннан - авт.), дүрт оныгым бар. Аларның өчесе малай, берсе - кыз,- дип сөйләде Әсхәт Хисмәт "Әй язмыш, язмыш..." тапшыруында.

Әсхәт абыйның улы - танылган баянчы Булат. Баксаң, артист үзе яшьтән баянчы булырга теләгән, әмма хыялы тормышка ашмый калган.

Улын исә ул 6 яшьтән музыка мәктәбенә биргән. Булат аны "кызыл" дипломга тәмамлый. Музыка училищесында да" 5"легә генә укыган. "ВИА Хит" төркемендә чыгыш ясый.

Фото: https://kamalteatr.ru/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

31

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading