Сәламәтлек саклау министры Адел Вафин: «Киләсе елда ир-атларга хатыннары белән берләшергә кирәк булыр»

"Киләсе елга ир-атларга хатыннары белән берләшергә кирәк булыр, мөгаен, алар гына ирләрен тикшеренергә алып килсәләр инде. Ирләр сәламәтлекләре турында уйламый, бушлай медицина тикшерүе узарга чакырсалар да, ераккарак кача. Ир-атлар белән хатын-кызларның уртача гомер озынлыгы арасындагы 11 ел аерма юкка гына түгел. Ир-атларның сәламәтлеген җитди кайгыртыр вакыт җитте. Шуңа да киләсе елны медицина өлкәсендә ир-атлар сәламәтлеге елы дип игълан итәбез”, – диде Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин.
Казанның 21нче шәһәр сырхауханәсендә узган матбугат конференциясендә министр медицина өлкәсендәге еллык нәтиҗәләр хакында сөйләде.
2017 – уңышлы ел булды
Тулаем алганда узып баручы елны Адел Вафин уңышлы дип бәяләде. Чынлап та сөенерлек сәбәпләр, ирешелгән уңышлар җитәрлек. Авыл җирлегендә медицинаны торгызу, сыйфатлы оператив медицина ярдәме күрсәтү Россия Президенты Владимир Путинның ел башында куйган бурычларның берсе иде. Медицинада бу өлкәгә аерым игътибар бирелә, быел беренчел звеноны яңартуга аеруча зур басым ясалды. Татарстан Президенты карары белән сырхаунәләрне модернизацияләү программасы эшли башлады. Хәзер сырхауханәләр яңа гына түгел, дустанә дә.
Пациент белән табиб арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшыртуга корылган “Дустанә сырхауханә – Татарстан стандарты” проекты медицинадагы быелгы уңышларның тагын берсе. Сүз уңаеннан, еллык нәтиҗәләрнең 21нче сырхауханәдә узуы да очраклы түгел. Еш кына бу учреждениене 21нче гасыр сырхауханәсе дип атыйлар. Үз эченә күп мөмкинлекләрне алган: инвалидлар өчен дә бар уңайлыклар тудырылган, онкология бүлеге, ир-атлар сәламәтлеге үзәге, хатын-кызлар консультациясе, аква процедуралар өчен бассейннары булган сырхауханә халык өчен күптән көтелгән бүләк булды. Казанда йөз еллык тарихы булган сырхауханәләр дә бар. Әйтик, Яңа Савин районында бер балалар сырхауханәсе, Киров районында 17 нче шәһәр сырхауханәсе бинасы борынгы. Алар урынына Татарстан Президенты йөкләмәсе белән олылар өчен сырхауханә төзергә җыеналар. Шаляпин урамындагы Туберкулезга каршы көрәш диспансерының балалар бүлегенә ремонт таләп ителә дип мөрәҗәгать итүчеләр шактый булган. Моны истә тотып киләсе елда бинаны төзекләндерү күздә тотыла. Әлмәттә республика онкология диспансерының бүлекчәсе – радиология корпусын ачарга ниятлиләр.
Сәламәт кешегә сәламәтлеген сакларга кирәк
Татарстан туучылар саны, үлүчеләрнең аз булуы, халыкның табигый үсеше күрсәткечләре буенча Идел буе федераль округында беренче урында. Республикада уртача гомер озынлыгы 73 яшьне тәшкил итә.
2017 ел имгәнүләрне һәм терәк-хәрәкәт аппараты авыруларын кисәтү елы иде. Бу өлкәдәге нәтиҗәләр турында сөйләгәндә министр балачагында имгәнгәнен искә төшерде.
Алтынчы сыйныфта укыганда текә таудан чана шуганым истә. Бу бик куркыныч урын, вакытында туктап калмасаң, машина йөри торган юлга очып чыгасың. Кыскасы, шунда шуганда нык кына билемне авырттырган идем. Ул чакта моңа әллә ни игътибар бирүче булмады: авыртты да, бетте. Нәтиҗәсен 32 яшемә җиткәч кенә сиздем. Балаларга кыш көне чана шуганда игътибарлы булу зыян итми, – дип кисәтте Адел Вафин.
Министр әйтүенчә, сәламәт кешегә сәламәтлеген сакларга кирәк. Хәзер кан басымын, кандагы шикәрне, холестеринны үлчи торган җайланмалар бар. Күп нәрсә кешенең үзеннән дә тора.
Сүз уңаеннан, матбугат конференциясендә "Йөрәгеңне тыңла" һәм "Хәрәкәттә бәрәкәт" республикакүләм конкурсларга йомгак ясалды. “Хәрәкәттә бәрәкәт” бәйгесендә "Иң яхшы газета мәкаләсе" номинациясендә журналистбызы Эльвира Мозаффарова беренче урынга лаек булды.
Добойка: Медицина өлкәсендә дәүләт һәм шәхси партнерлыкның үрнәге булып “БарсМед” диагностика үзәге санала. Бу оешма бүген Татарстанда елына 60 меңнән артык тикшерү уздырган иң зур нурланыш диагностикасы радиология үзәге. Мәҗбүри медицина иминиятләштерүе программасы кысаларында үзәктә авыруларны бушлай да кабул итәләр. “БарсМед”ның филиаллары Бөгелмәдә, Алабуга, Чистай һәм Ижевск шәһәрләрендә уңышлы эшләп килә. Бу атнада исә Яшел Үзәндә дә тагын берсе ачылды. Хәзер шәһәргә якын яшәүчеләр тиз арада сыйфатлы тикшерү уза ала. Заманча җайланмалар, әйтик скрининг аппараты кешенең организмындагы үзгәрешләрне биш минут эчендә әйтеп бирә ала. Җайланма онкология авыруларын да вакытында ачыкларга мөмкинлек бирә. “Бу проект шәхси һәм дәүләт өлкәсенә караган медицинаның үзара хезмәттәшлек үрнәге. Безнең икебезнең дә максат бер – авыруларны беренчел стадиясендә ачыклау, вакытында медицина ярдәме күрсәтү. Татарстан югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү буенча лидер санала. Ел саен 20 мең республика халкы аны бушлай файдалана”, – диде Адел Вафин филиал ачылышында.
Фото: minzdrav.tatarstan.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
30 май 2023 - 17:15"Шәһри Казан" газетасы "Бәллүр каләм" бәйгесендә җиңү яулады Казанның “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә елга бер була торган көтеп алынган зур тантана – “Бәллүр каләм” журналистика һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә XXVI Республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Лауреатлар арасында үзебезнекеләр дә бар иде.13000
-
30 май 2023 - 16:53Рөстәм Миңнеханов Зиннәтулла Билалетдиновка: "Ташлама безне, ташлама" «Ак Барс»ның баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов Казан Кремлендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда Континенталь хоккей лигасының (КХЛ) узган сезоныннан хисләре белән уртаклашты. Очрашу КХЛның 2023/2023 елгы сезоны нәтиҗәләренә багышланды.43400
-
30 май 2023 - 15:31Дамир Бәдриев: "Япон телевизоры" (уены-чыны бергә) Җәмәгать, сезләрне яратканга киңәш итеп кенә әйтүем. Ышанмагыз шул реклама дигән афәткә. Эт белән беткә дә кирәк булмаган әйберләрне мактыйлар анда.11400
-
30 май 2023 - 14:16Совет паспорты. Ул кемгә генә бирелгән? Советлар Союзында, Россиядәге кебек үк, шәхесне раслаучы төп документ паспорт булган. Дөрес, илдә гомуми «паспортлаштыру» 1974 елда гына башланган. Бу вакытка кадәр документ бөтен кешегә дә бирелмәгән.11101
-
30 май 2023 - 13:17Штраф чәпәргә мөмкиннәр. Әлеге биш очракны белеп торыгыз! Ни гаҗәп, өйдә дә штраф “чәпергә” мөмкиннәр. Тәртип тә бозмыйсың бит. Мәгәр бер ялгышу яисә кирелек җитә... Штраф. Ишетүгә ярты өнне ала торган әллә нинди шомлы сүз, әйеме?! Җитмәсә адым саен сагалый. Өйгә кереп бикләнсәң генә урам уртасында басып калыр кебек.38700
-
30 май 2023 - 12:18Энергетик вампирлардан ничек сакланырга? Саннарның кеше тормышына тәэсирен кире кагу мөмкин түгел. Нумерологлар кешенең туган көне аның холкы белән тыгыз бәйләнештә, дип уйлый. Бактың исә, гади нумерологик исәпләүләр ярдәмендә, энергетик вампирны туган көн саннары буенча исәпләп чыгарырга мөмкин икән.54400
-
30 май 2023 - 12:05Кырымга сәяхәт: үз машинаң белән барсаң, күпкә уңайлы Күп кенә туристлар махсус хәрби операция зонасына якын урнашу сәбәпле ярымутрауга юллама алмый. Нишләргә? 2022 елда Кырымда 6,5 миллион кеше ял иткән. Горур таулары, тарихи урыннары һәм диңгезе белән җәлеп иткән ярымутрауның туризм өлкәсен быел сынаулар көтә.37101
-
30 май 2023 - 10:34Ни өчен Сәрия Сабурскаяга лагерьдагы караватлар ошамый? Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында балалар һәм яшьләрнең җәйге ялын оештыру турында сөйләштеләр.22900
-
30 май 2023 - 09:05“Әтинең каберен эзләп табарга кирәк, барып җитмәслек җир түгелдер” Алсу ханым Шәйхуллинаның тәвәккәллеге таш ярырлык. Яу кырында ятып калган әтисенең каберен эзләп тапкан сугыш чоры баласы ул.30101
-
30 май 2023 - 09:02Булачак ирем белән 17 яшемдә йокладым Яраткан егетем Айгиз белән җитди мөнәсәбәтләребез башланганда, миңа нибары 16 гына яшь иде. Кич җитүен түземсезлек белән көтәм, аннан башка бер генә минут та тора алмам сыман иде. Бергә булу өчен тәүлектә сәгатьләр җитми иде.201706
-
29 май 2023 - 15:07Казанда бөкеләр бетәчәк Россия төбәкләреннән килгән кешеләр һәм федераль җитәкчеләр Казандагы юлларның яхшы булуын әйтә. Без исә, булганы белән бик үк канәгатьләнмичә, тагын да әйбәтрәккә омтылабыз. Казандагы быелгы юл төзү-төзекләндерү эшләренә 24 миллиард сум билгеләнгән, шуның 1 миллиард сумы “Имин сыйфатлы юллар” илкүләм проекты хисабыннан.42411
-
29 май 2023 - 14:48ТМТВ премиясе: Данир Фирдүстән курка, Шәрәповның йөрәге сикерә, Дилә авырга узган? 27 майда “Пирамида” концертлар залында ТМТV премиясен тапшыру тантанасы узды. “Чиксез музыка” исеме астында оештырылган тамашага 8 яшь икән инде. Быел эстраданың 30 артисты премия белән бүләкләнде. Хәер, артистлар гына түгел, араларында җырлаучы блогерлар да бар иде.175204
-
29 май 2023 - 13:11Карбыз үссен өчен 6 киңәш Безнең киңлектә карбыз үстерү яңалык түгел. Әлеге бакча җимешенең уңышы зур булсын өчен берничә киңәшне истә тотыгыз.88711
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
30 май 2023 - 11:49Без имениӘгәр икенде намазының вакыты чыгарга күп калмаган булса икенде намазын укыгач казага калган өйлә намазын укып булмый, чөнки Кояш баеганда намаз укылмый.“Гакыйка корбанын балта белән чабарга ярыймы?”
-
30 май 2023 - 11:44Без имениПәйгамбәребез Мүхәммәд-Мостафа(ﷺ) салләЛлааһү галәйһис-сәлләм әйткән иде: "Азан белән кәмәт арасында ике рәкәгать сөннәт, азан белән кәмәт арасында ике рәкәгать сөннәт"“Гакыйка корбанын балта белән чабарга ярыймы?”
-
30 май 2023 - 11:17Без имениСиринанын жырларын бик яратабыз. Унышлар телибез 🙏Сиринә Зәйнетдинова: "Дүрт айлык көмәнем төште"
-
30 май 2023 - 09:42Без имениНигә шуларнв язасыз? Ул бер среднии җырлап өирүче генә бит.Ләйсән Гыймаева хастаханәгә эләккән
-
30 май 2023 - 09:24Без имениАвыр хэсрэт ходаем эти энисенэ сабырлык,Айратнын урыны ожмахта булсын.“Кире кайтырга җае булган бит аның. Үзе теләп китте, дусларым анда, дип ашкынган...”
-
30 май 2023 - 08:53Без имениЯза башлагач ,ник язып бетермисез ин кирэклесен, нэрсэ белэн тукландырасы, ашлыйсы, гел тавык тизэге мени?Карбыз үссен өчен 6 киңәш
-
30 май 2023 - 08:44Без имениМамадыш трассасында да бетэр микэн берэр заман ходай кушып бу бокелэр?Казанда бөкеләр бетәчәк
-
29 май 2023 - 20:14Без имениРадиода туры эфирда Ильфак: « Син минем проектым гына идең",- диде. Тик Илсөя:" Мин сине чынлап яраттым",- дип җавап бирде... Тагын куп сузләр яңгырады ул көнне... Көчле ШӘХЕС!!! Эш аты!Оныклар бәхетен курергә язсын!Илсөя Бәдретдинова: «Аңа кирәк булган ашыгырга, миңа кирәк булган көтәргә...» (ЭКСКЛЮЗИВ)
-
29 май 2023 - 19:13Без имениБирер, Иншалла, бирер сезгэ дэ коткэнегезн е, Амин!«Раббым, мин алардан киммени? Язсаңчы миңа да ана булу бәхетен татырга!»
-
29 май 2023 - 13:38Без имениГолшат мелэн медицина училищесында бергэ укыган идек. Фотода кургэч, кычкырып жибэрдем, безнен Голшат бит бу дип. Молодец, бик матур эшлэрен.Намазлык тегүче: "Сатам диеп тә уйламыйм, энәмнән төшүгә алып китәләр"
-
28 май 2023 - 19:02Без имениКочле хатын -кыз,бэхетле ,тигез гомерлэр телим сезгэ балакаем.«Беренче ирем миңа: “Төшерт! Миңа әле бала кирәкми!”, диде»
-
21 май 2023 - 12:11“Күңелдә курку бар – татарның киләчәге өчен сызланам” Татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән шәхес ул. Язмышының күп өлешен кеше үзе иҗат итә, дип санаучылардан Әдәби иҗат эше белән мәктәп елларыннан ук шөгыльләнә башлаган Рашат Низами – бу көнгә 20гә якын китап авторы. фидакарь хезмәте өчен аңа “Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исем һәм Татарстан язучылар оешмасының Һади Такташ, Фатих Хөсни исемендәге мәртәбәле премияләре бирелде.121600
-
15 апрель 2023 - 08:02“Үземне җитәкче урынында күз алдына китермим” Щепкинчылар арасында тагын бер талантлы артист үзенең 85 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Ул – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, М.Җәлил һәм Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре лауреаты, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен”, “Дуслык” орденнары һәм төрле медальләр иясе Равил Шәрәфиев.608705
-
1 апрель 2023 - 12:15“Татар мәктәпләре бетсә, әдәбият бетәчәк” Ркаил Зәйдулла – әдәбият сөючеләргә аның исеме яхшы таныш. Ул ике дистәгә якын китап авторы. Шагыйрь, драматург, публицист. Татарстанның Дәүләт Советы депутаты. Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең рәисе.665301
-
30 май 2023 - 16:53Рөстәм Миңнеханов Зиннәтулла Билалетдиновка: "Ташлама безне, ташлама"«Ак Барс»ның баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов Казан Кремлендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда Континенталь хоккей лигасының (КХЛ) узган сезоныннан хисләре белән уртаклашты. Очрашу КХЛның 2023/2023 елгы сезоны нәтиҗәләренә багышланды.43400
-
30 май 2023 - 17:15"Шәһри Казан" газетасы "Бәллүр каләм" бәйгесендә җиңү яулады Казанның “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә елга бер була торган көтеп алынган зур тантана – “Бәллүр каләм” журналистика һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә XXVI Республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Лауреатлар арасында үзебезнекеләр дә бар иде.13000
-
24 май 2023 - 09:29Ялгыз эшләп кенә җиңүгә ирешеп булмый: йолдызнамә (24-31 май) Эшегезгә һәм карата мөнәсәбәтегез үзгәрергә мөмкин. Тормыштан сабак алыгыз да, күңел күтәренкелеген байрак итеп алып, алга атлагыз.143802
-
24 май 2023 - 09:33Үлгәннән соң яңадан терелеп буламы? Кыямәт көне җиткәч, кешеләр дә – язын уянган табигать шикелле –каберләреннән яңадан терелеп чыгачаклар, бу дөньяда кылган гамәлләре өчен хисап тотачаклар. Шул турыда сөйли башласаң, кайберәүләр «әкият сөйләмә, үлеп череп беткәч, ничек яңадан тереләсең инде ул» дип кырт кисә.313014
-
24 май 2023 - 09:34"Әйе, яратам, теге чакта алдамадым...” Ландыш белән бик яратышып йөрдек. Аны гомерлек ярым булыр дип уйладым. Тик төрле сәбәпләр аркасында аралар өзелде. Дөресрәге, гаеп миндә, үземне аңа, аның гаиләсенә тиң күрмәдем...199702
-
24 май 2023 - 11:36Гомере буе кешеләргә ярдәм итте, хәзер менә япа-ялгыз... Гомере буе кешеләргә яхшылык эшләргә тырышты Хәдичә. Җиңе һәрчак сызганулы булды. Капкасы да бер генә ябылып тормады. Хәтта ишегенә йозак элеп берәр кая чыгып китсә дә, бөтен күрше-күлән, дус-иш ачкычының кая икәнлеген белә иде. Кирәк әйберне җайлы гына кереп алдылар. Онмы ул, тозмы, яки берәр кунак сыйларга савыт-сабасы кирәкме...212201
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика