Шәһри Казан

Сәлимә Гыймадиева: «Авылда мал-туарда ниндидер куркыныч авыру башланды, ә безгә, китә алсагыз китегез, диделәр»

Даими укучыбыз Сәлимә Гыймадиева озак еллар метро төзелешендә эшләгән. Белгечлеге буенча – штукатур-маляр.

Плитәләр дә ябыштыра. Ул хәтта Мәскәүдә метро төзелешендә катнашкан. Олимпия уеннары вакытында башкалада эшләгән. Әтиләре сугышта һәлак булганнан соң, Сәлимә апа алты бала белән ялгыз калган әнисенә ярдәм итә. Сыер савучы, кош караучы булып та эшли. Ул елларны әле дә хәтерли укучыбыз.
– 1955 еллар иде ул. Авылда мал-туарда ниндидер куркыныч авыру башланды. Нәрсә икәнен гади халыкка әйтеп тә тормадылар. Малларны яндырдылар. Ә безгә, китә алсагыз китегез, диделәр. Шуннан тәвәккәлләдек тә шәһәргә юл тоттык, – ди Сәлимә апа.

Реклама

Хәзер ул кышын Казанда яши, җәй көне авылга – Яшел Үзән районының Татар Наратлысына кайта. 84 яшендә булса да, бакча эшләре белән мәш килә. Ашарга пешерә. «Өйдә мин төп повар инде», – дип елмая үзе. Аның турында авылдашлары да сокланып сөйли. «Сәлимә йөгереп кенә йөри, авырмый да ул, диләр минем турында. Сез дә чабыгыз, эшләгез, авыру артыгыздан куып тота алмасын», – дип шаяртам, ди. «Җиде яшемнән бирле эшлим. Эшләп кеше үлмәгән әле. Авырый башласаң, дару эчәргә кирәк түгел, башта эшләп карагыз. Эш кешене дәвалый», – дип өсти Сәлимә апа.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: