16+

«Сәләт Биләр» форумы: яшьләр һәр яклап үсештә

Палатка, учак һәм гитара. Биләр җиренә килгәч, нәкъ менә шул җыр искә төшә. Тирә-якта бик күп чатырлар, сәлкешләрнең «өйләре», тарихи фактлар язылган арт-объектлар, кибетләр, зур сәхнә урнашкан. Без – Алекссевск районына XIII Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының өченче сменасы, традицион SELET BILER FORUMга килдек.

«Сәләт Биләр» форумы: яшьләр һәр яклап үсештә

Палатка, учак һәм гитара. Биләр җиренә килгәч, нәкъ менә шул җыр искә төшә. Тирә-якта бик күп чатырлар, сәлкешләрнең «өйләре», тарихи фактлар язылган арт-объектлар, кибетләр, зур сәхнә урнашкан. Без – Алекссевск районына XIII Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының өченче сменасы, традицион SELET BILER FORUMга килдек.

Беренче күзгә чалынган чатыр – «Бәләкәч». Әйе, биредә балалар өчен дә мәйданчык бар. «Сәләт» аша кавышкан парлар бик күп, һәм алар өчен бу менә дигән мөмкинлек. Шул гаиләләр балаларын тәрбиячеләргә калдырып, көне буе төрле лекция, мастер-классларга йөри алалар. Әлеге проект теләге булган һәр кешегә дә ачык, аның өчен сайтта гариза турырырга кирәк. Тик балаларын берничә көнгә алып килергә теләгән әти-әниләр Биләрдә төнгә кала алмыйлар. Бу сорауны киләчәктә хәл итәргә уйлыйлар.

Ә яшьләр тормышына килгәндә, «Сәләт»не һәр яшүсмер икенче өе итеп кабул итә. «Сәләт кайсы ягы белән ошый?» – дигән сорауга җаваплары бер – мохит. Казан кызы Рамилә Бикмурзинага бигрәк тә туклану мәсьәләсенең яхшы оештырылуы ошый. «Безне биш тапкыр ашаталар. Ач йөрмибез», – ди. Ул яшәү шартларыннан да канәгать. Быел чатырларда яңа кроватьлар урнаштырылган. Төнлә белән йоклаганда суык түгел, ләкин кырмыскалар күп. «Алар да үзебезнең дусларга әйләнделәр инде», – ди Рамилә. Рамилә рус сүзләрен кыстырмыйча, татарча сөйләшергә тырыша. Дуслары белән мишәрчә аралаша икән.

Финляндиянең Тампере шәһәреннән килгән егет безгә таныш – 2018 елның Бөтендөнья халыкара татар теле олимпиадасында гран-при яулаган Ильяс Каадер. Ул «Сәләт»тә беренче тапкыр. Биредә бик күп дуслар тапкан, ләкин аларның русча аралашуларын ошатып бетерми. «Мин бит монда Финляндиядән татар телен өйрәнергә кайттым. Шуңа күбрәк татар телендә барган мастер-классларга йөрим», – ди Ильяс. Үзе барлыгы алты телне белә: татар, швед, алман, фин, француз һәм инглиз.

«Сәләт»тә татар телендә генә аралашырга дигән таләп куелмаган, шуңа күрә монда татар балалары гына түгел, ә татар телен өйрәнергә теләгәннәр дә күп. Сәләт-Самара аланы әйдаманы Салават Кадыйров әйтүенчә, аның төркемендә 12 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар йөри һәм алар үзара татар телендә аралашалар. «Һәр төркемдә татар телен саф белгән, шулай ук белергә теләгән сәлкешләр бар», – ди Салават.

 

Яңалыклар

«Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова җәй буена, ягъни алты сменага барлыгы 18 мең бала килгәнен әйтте. Ә бу форумны 3500 сәлкеш тәшкил итә. Узган ел белән чагыштырганда, быел яңа кроватьлар, җылы сулы душ булдырылган. Ел саен уку-укыту, күңел ачу программалары да үзгәреп тора. Һәр сменадан соң сәлкешләрдән нәрсә ошавы, ошамаганлыгы турында сорыйлар. «Күбрәк ашау, уку-укыту буенча сораулар бирәләр», – ди директор. Ә тел мәсьәләсенә килгәндә, мастер-классның кайсы телдә узуы спикердан тора. Сәбәбен «Без күбрәк белемгә өстенлек бирәбез», – дип билгеләп үтте Айгөл Габдрахманова.

Белем дигәннән, «Сәләт»кә укыту өчен федераль дәрәҗәдәге спикерлар да чакырыла. Шуңа күрә дәресләр күбрәк рус телендә бара, ләкин бу татарча мастер-класслар юк дигәнне аңлатмый. Уку-укыту программасы җитәкчесе Алсу Гатауллина «Тел һәм тарих» чатырында татарча дәресләр барганын әйтте. Форум биш көнлек кенә булуына карамастан, сәлкешләргә кирәкле белемне күбрәк бирергә тырышалар. Шуңа күрә, кая карама – һәркем ашыга, үз эше белән чаба. «Эко-юнәлеш» җитәкчесе Диана Газимованы да көчкә эләктереп калдык. Ул безгә сәлкешләрнең «бакчалары» турында сөйләде. «Эко-юнәлеш дүртенче ел эшләп килә. Һәр аланның үз түтәле бар. Балалар үзләре теләгән яшелчә, җиләк-җимеш утырта, аларга исем бирәләр. Форум кысаларында аларны үстереп, башка форумга эстафета итеп тапшыралар. Күреп торасыз – бу балалар өчен бик кызыклы», – диде Диана Газимова.

«Сәләт»тә һәркем ирекле һәм үзгә. Бер җирдә биш-алты сәлкеш рәхәтләнеп биесәләр, ә читтәрәк басканнары Pizza репертуарыннан җырларны кабатлыйлар. Кич белән «Сәләт»тә шул төркемнең килүе көтелә, ә димәк, бик күп фанат яшьләрнең хыяллары чынга ашачак. Гомумән, «Сәләт»тә дискотека гомер-гомергә иң күңелле өлеш булып саналды. Көнне укып, мастер-класска йөреп, кыскасы, белем туплап уздырганнан соң, болай ял итү – иң рәхәт чара.

 

«Сәләттә яшьләргә дискуссион мәйданчык кирәк»

«Сәләт»кә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да килде. Парламент башлыгы һәр уку-укыту чатырына кереп карап, танышып чыкты, яшьләрдән кайдан килүләре, форумда нәрсәне ошату-ошатмаулары турында сорады. Ахырдан үзе дә яшҗләрнең сорауларына җавап бирде.

«Мин “Сәләт”тә беренче тапкыр гына түгел, шуңа күрә аның географияс киңәюе турында бер шиксез әйтә алам. Беренчедән, егерме ел элек сменада барлыгы 100-120 бала булса, хәзер исә форумда 3500 кеше. Барысы да татар телендә аралаша, араларында телне өйрәнүчеләр дә бар. Социаль проектларны активрак тәкъдим итәргә һәм фикерләшергә чакырам. Хәзер алар бигрәк тә мөһим. Татарстан Дәүләт Советы һәм Хөкүмәте бүген халык белән элемтәне ныгытыр өчен бөтен механизмнарны да файдалана. Димәк, сезнең идеяләрне дә ишетәчәкләр. «Cәләт»тә алдынгы фикерләр һәм идеяләр туа, республика хөкүмәте аларны тормышка ашырырга әзер. Шулай ук киләчәктә яшь буынны кызыксындыручы сәяси мәсьәләләр буенча фикер алышу дискуссия мәйданчыклары оештырырга тәкъдим итәм», – диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Сәлкешләргә ияреп, ашарга киттек. Безне ашханә чатырында да җылы каршы алдылар. Сәлкешләрнең беравыздан «Аш булсын – бергә булсын!» – дигән тавышлары ишетелде. Монда үзеңнән-үзе әлеге сүзләрне ятлыйсың икән. Ашап бетергәч, тә рәхмәт сүзен шул ук рухта әйтә сәлкешләр. Аннары инде көн тәртибе буенча кайсы кая таралышалар.

«Сәләт Биләр» форумы төгәлләнеп килә, ә яшьләрнең кайтасылары килми, чөнки әйдаман апа-абыйлары, яраткан спикерлары, танышлары – барысы да биредә. Монда синең киемеңә дә, образыңа да игътибар итмиләр, чөнки «Сәләт» ул нәкъ менә үзе булып калырга тырышкан яшьләр өчен.


Рәфидә Галимҗанова.

Фотолар: tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading