16+

Сәнгать корбаннары

Булса да була бит көтелмәгән очрашулар. Базарда ит рәтеннән үтеп барсам, бүкәнгә дуңгыз түшкәсе салып маташкан берәү күземә чалынды. Текәлебрәк карадым, таныш сыман күренә бу. Кычкырганымны сизми дә калдым:

Сәнгать корбаннары

Булса да була бит көтелмәгән очрашулар. Базарда ит рәтеннән үтеп барсам, бүкәнгә дуңгыз түшкәсе салып маташкан берәү күземә чалынды. Текәлебрәк карадым, таныш сыман күренә бу. Кычкырганымны сизми дә калдым:

– Аллагол! Кыдрач сандугачы!
Минем тавышка борылып карауга, Аллаголның балтасы төшеп китә язды.
– Әй Мәхиян агай, син икәнсең! Ничә кило үлчәп бирим?
– Тукта әле, Аллагол, ит кайгысы югалды, – дим тегеңә. – Син шулкадәр зур талантың белән башка урында булырга тиеш идең бит. Кимендә филармониядә, һич югында операда. Ничек булды соң әле бу?

Аллагол: «Эх!» – дип, кулына бер төкерде дә, җан ачуы белән, дуңгызның башын нәкъ урталайга чабып өзде. Балта бүкәнгә яртылаш кереп китте хәтта. Аннан тапланып беткән алъяпкычы белән ашыкмыйча гына битен сөртте:
– Бездә талантларның кадерен беләләрмени, Мәхиян агай! Син генә булгансың икән бердәнбер кеше... Син генә...
– Шулай шул, – дидем мин, турая төшеп. – Заманында талантларны күп чокып чыгардым мин!
– Син киткәч тә, минем башны ашадылар, – дип, бер ноктага озак карап торды Аллагол, аннан үтенечле карашын миңа төбәде. – Сөйләсәң, сүзләр күп инде, Мәхиян агай. Әллә...

Мин, аның тел төбен аңлап, сөйләшеп утырырга риза булдым. Үземнең дә үткән әйбәт вакытларны искә аласы килеп китте.
Әйе, заманында мин, Аллагол әйтмешли, талантлар ачып йөргән кеше. Эшләгән урыным шундыйрак иде шул: культура бүлегендә инструктор идем. Вакытлы сынау белән алганнар иде. Дөрес, озак эшләтмәделәр. Сүз ул турыда бармый. Сүз икенче хакта. Аллаголны әнә шул заманда чокып чыгардым мин. Тормыш төпкеленнән, әйтик. Кыдрач дигән авылга килү белән, халык талантларын ачу буенча мактаулы эшемне гаҗәп киң җәелдереп җибәрдем. Берәүне туктаттым да:
– Сездә кем әйбәт җырлый? – дип сорадым.

Теге иптәш яшькелтем-кызгылтым танавын сыйпап торды да:
– Аны Аллагол булдыра инде! – дип куйды. – Тамагы карлыкканчы җырлый.
Кешегә, барып: «Син җырлап кара әле!» – дип әйтеп булмый бит инде. Авыл җирендә җырчыларның тавышын мәҗлестә ишетәсең. Аллаголны да мин мәҗлестә тыңладым. Ул, минем талант ачучы икәнлекне ишетеп, үзенә кичкелеккә кунакка алган иде. Стаканны мөлдерәмә итеп тутырды да, минем күземә карап, кычкырып җырлап җибәрмәсенме! Әле дә шул җыры колак төбемдә яңгырап тора:

«Эчеп җибәр салганин,
Сорама кайдин алганин.
Эчеп җибәрсәң салганин,
Баса йөрәк янганин».
Әле бүген дә шул җырын сузды. Онытмаган икән. Шушы хакта да әйткәч, Аллагол янә уфтанып алды:
– Онытырлыкмыни, Мәхиян агай! Күпме мәҗлесләрдә җырлап йөрдем мин аны! Күпме туйларда типтердем! Эх-ма! – Ул янә стаканнарга койды да, хәтерләвемчә, колак тондырырлык итеп җырлап җибәрде:

«Стаканның төпләринди
Тәңкә сыйфатлари бар.
Салып биргәч, эчеп җибәр,
Тәнгә сихәтләри бар».
Мин хуҗаны бүлдермәдем. Ул, «Эх-ма!» дип, өстәлгә бер сукты да сүзен дәвам итте:
– Син менә, Мәхиян агай, ничек бу көнгә калдың, дип сорыйсың. Күрәлмәделәр! Көнләштеләр! Хәтереңдәме, мине клубка художество җитәкчесе итеп киттең. Шуннан соң мин, авыл егетләрен җыеп, клубта концерт оештырдым. Тәүге концерт. Хор белән әлеге җырны җырладык...
– Кайсы җырны?
– Кайсы дип, шул инде, бер җыр: «Стаканның төпләрендә»... Халыкка бик ошады. Әйе... егылып ятып, эчләрен тотып көлделәр. Ә икенче көнне мине урынымнан очырдылар... Дөреслек эзләп, шәһәргә киттем. Филармония дигән җыр урыны бар икән, дип ишеткән идем. Шунда бардым. Ишегеннән дә кертмәделәр. Эх-ма! Бездә талантның кадерен беләләрмени! Син генә ул, Мәхиян агай!
– Шулай шул, Аллагол туган! Шулай шул!

– Менә шул, Мәхиян агай. Хәзер мин базарда ит чабам... Артист-мазар килсә, тегеләргә юри сөяген генә очырам... Ха-ха-ха!.. Минем кемлекне белсеннәр! Ә син, Мәхиян агай, базарга ешрак йөре. Сиңа итнең менә дигән билдәмәсе!..
Аллаголның күңеле яхшылыгыннан мин дә йомшап киттем. Аның җилкәсеннән кагып алдым:
– Син дә миңа ешрак кил! Мин дә сиңа кружканы мөлдерәмә итеп тутырып бирермен!
Аллагол өстәлгә иелгән башын күтәрде:
– Әйткәндәй, Мәхиян агай, ә син үзең хәзер кайда?
Мин, күкрәкне киеребрәк, Аллаголга карадым:
– Мунча янында сыра сатам мин, Аллагол энекәш. Сыра сатам!..

фото - caricatura.ru

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X