16+

Соңгы дүрт елда машина йөртүче хатын-кызлар арткан

ЮХИДИ идарәсе иң оста автоледины билгеләде.

Соңгы дүрт елда машина йөртүче хатын-кызлар арткан

ЮХИДИ идарәсе иң оста автоледины билгеләде.

Соңгы елларда машина йөртүче хатын-кызлар саны арта бара. Ел башыннан бирле барлыгы 16мең машина йөртү таныклыгы бирелгән. Шуның 9 меңе гүзәл затларга туры килә. Татарстанның ЮХИДИ идарәсе исә менә инде берничә ел рәттән хатын-кыз машина йөртүчеләрнең осталарын билгели. Әлеге бәйге юл һәлакәтләрен кисәтү, машина йөртү күнекмәләрен камилләштерү максатында уздырыла. Бу юлы “Автоледи 2020” бәйгесендә 56 хатын-кыз катнашкан.

Пандемия шартларында бу чараны уздыру кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелгән. Финалга бәйгенең дүрт зона этабында җиңүчеләрне генә чакырганнар. Әлмәттә, Казанда, Чистайда, Чаллыда узган зона этабында җиңгән һәр өч катнашучы республика этабына килгән. Шул рәвешле җиңү өчен 12 катнашучы көрәште. Күнекмәләр дә быел башкачарак оештырылган иде. Башта гадәттәгечә катнашучыларның юлда йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерделәр. Аннары мәйданчыкта машина йөртә белү күнекмәләре күрсәтелде. Шуннан соң социаль реклама видеороликлары һәм баннерлары тәкъдим ителде.

- Соңгы дүрт елда бигрәк тә юлларда хатын-кыз машина йөртүчеләр саны артуы күзәтелә. Кызлар начаррак йөртә, игътибарсыз дигән сүзләр ишетергә туры килә, әмма, мин моның белән килешмим. Статистика буенча, киресенчә, ир-ат шоферлар белән чагыштырганда хатын-кыз йөртүчеләр аркасында юл һәлакәтләре күпкә кимрәк, – ди ЮХИДИ идарәсенең баш дәүләт автоинспекторы Ленар Габдрахманов.

Бәйгедә беренче урынны Әлмәттән Надежда Шнурова алды. Икенче, өченче урыннарны Мамадыш районыннан Венера Юмагужина белән Лениногорский районыннан Диана Закирҗанова бүлештеләр. Иң оста автоледилар диплом, кубок һәм акчалата премия белән бүләкләнде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading