Шәһри Казан

Соңгы күрешүебез булган...

Иртәгә сугышка керәбез (хәрби әзерлек үттеләр бит инде!), исән-сау чыксам, хат үзем язармын», – дигән. Хат килмәде... Кара пичәтле конверт кына килде: «Сезнең улыгыз хәбәрсез югалды»...

«Шәһри Казан»ның 18 сентябрь санында «Тарихның «ак тап­лары» дигән мәкалә басылган иде. Анда Саба һәм Теләче районнары хакимиятләре делегацияләренең Мари урманнарында урнашкан Суслонгер лагерена барып якташларын искә алулары турында язылган иде.

Каенанам – 93 яшьлек Фәридә Алиулловага ул мәкаләнең тәэсире бик көчле булды. Берничә көн газетаны кулыннан төшермичә кат-кат укыды. Аннары аны җыеп куйды.

Аның да 18 яшьлек абыйсы Рәфәгат шушы совет концлагере аша үткән. Ул исән чакта истәлекләрен язып калыйм, дидем. Язманы да аның исеменнән бирәм.

«1943 елда яңа гына 18 яше тулган дүрт егетне сугышка алдылар. Әбзәй Аббазов Рәфәгат, күршебез Сәгыйтов Хәмит, Хасанов Мөнип, Хайбуллов Мостафа. Барысы да 1925 елгылар. Хәрби әзерлек үтәргә дип, аларны башта Суслонгерга җибәрәләр. Ә ул вакытта күп солдат шунда булган икән. Ачлыкка түзәр чамалары калмагач, әбзәйләр: «Бераз ашарга китерә алмассызмы», – дип хат яздылар. Без җыелыштык. Сәгыйть­нең әнисе Шакирәптәй, безнең гаиләдән – мин. Миңа – 16 яшь. Ул вакытта әтәй трудармиядә, Арчада төрмә саклый. Апам Рәфика Молотов урманнарында агач кисә. Әнәйгә ярдәмче мин идем. Без бит әле беркая бара белмибез, авылдан чыкмаган. Безне Мостафаның Мәскәүдән эвакуацияләнеп кайткан җиңгәсе, Чәйкәлүк мулланың килене Миңнебикә алып китте. Аның ирен сугышка алганнар, ә үзе русча белә иде. Ул безне исән-сау йөртеп, күрештереп алып кайтты. Урыны җәннәттә булсын.

Ул вакытта товар поездларына гына эләгеп йөри идек. Әле анда да кертмиләр. Миңнебикә белән сөйләшеп, утырдык товар вагонына. Ком ящиклары өстендә төне буе бардык. Станцияләрдә туктап торганда ишек­ләрне ачмаска кушылды.

Реклама

Лагерьга кадәр өч чакрым җәяү бардык. Бүгенгедәй исемдә: кояш чыгып килә, ике яклап куе урман, нинди генә кошлар сайрамый! Сугыш юк та кебек. Бераз баргач, урман арасыннан солдатлар чыга башлады. Без кайсы яктан, кемнәр янына килүчеләр икәнебезне сорашып калалар. Ачка түзә алмаганнары: «Аз гына ашарга бирегезче!» – дип, кулларын сузган. Аз-азлап бирдек инде аларга. Нәрсә генә алып бардык соң инде без дә?! Кипкән бәрәңге, бераз сохари, бер түгәрәк ипи булгандыр инде. Лагерь ишек төбенә барып җиткәндә инде кояш чыккан, көн җылыткан иде.

Үзебезнекеләрне дүртесен дә чакырып чыгардылар. Болай да бит 18 яшьтә ябык буласың. Бу егетләрнең кыяфәте йөрәк яргыч мескен иде: үзләре ябык, хәлсез, аякларында көчкә басып торалар. Хәтта озынборын сырып алып, актык тамчы каннарын суырганны да сизәрлек хәлдә түгелләр иде. Менә шунысы гомер буе күз алдымнан китми. Шулай да авыл хәлләрен сөйләштек, әзрәк алып килгән ризыкларыбыз­ны каптырдык. Туйганчы ашамадылар, иптәшләребезгә дип лагерьга алып керделәр. Әбзәйне соңгы күрүем шушы булды. Соңыннан хатка язды, без алып килгән ризык үзләренә калмаган...

Бу хәлләрдән соң озак вакыт үтмәде, әбзәйдән хат килде. «Бу мәхшәргә түзеп булмый, үзебез теләп сугышка китәбез, дүртебез бергә. Анда китүең хәерлерәк», – диелгән иде. Аннары тагын бер хаты килде. Анысында: «Частька килеп җиттек. Иртәгә сугышка керәбез (хәрби әзерлек үттеләр бит инде!), исән-сау чыксам, хат үзем язармын», – дигән. Хат килмәде... Кара пичәтле конверт кына килде: «Сезнең улыгыз хәбәрсез югалды».

Мәкаләне укыгач, күңелем бераз тынычлана төште. Ярый әле батыр йөрәкле егетләр табылган, качып чыга алганнар. Әти кешенең шикая­тен дә тикшергәннәр бит сугыш вакыты булса да. Суслонгер лагереның явыз җитәкчеләре үз җәзаларын алган. Ләкин анда барып күргәннәрем, совет кешеләренең бер-берсен шулай җәберләүләре һич онытырлык түгел, кичә генә булган шикелле. Яшьлегемнең авыр бер истәлеге һәм абыем турында бердәнбер хәбәр булды.

Суслонгерга эләкмәгән булсалар, безнекеләр дә бәлки исән-сау кайткан булырлар иде дип уйлыйм кайчакта. Киләчәк буыннарга сугыш афәтләрен күрергә язмасын иде дип телим. Ил-көннәребез шөкер итә белүчегә бик матур, тыныч, ризыгыбыз мул, өстебез бөтен. Иң әһәмиятлесе шул».

Фәридә әбиегез Алиуллова,
Буа, Яңа Тинчәле.

Фото: moskva.bezformata.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: