16+

Сокуры Казанга да карамый, Лаешка да карамый?

Быел кар аз дисәк тә, кар көртләреннән чыга алмый азапланучылар бар икән. Сокуры авылында яшәүче Хәсәновлар, мәсәлән. Биредән өченче бала өчен җир участогы бирелгәч, алар беренчеләрдән булып йорт салып чыкканнар.

Сокуры Казанга да карамый, Лаешка да карамый?

Быел кар аз дисәк тә, кар көртләреннән чыга алмый азапланучылар бар икән. Сокуры авылында яшәүче Хәсәновлар, мәсәлән. Биредән өченче бала өчен җир участогы бирелгәч, алар беренчеләрдән булып йорт салып чыкканнар.

Әлегә Хәсәновлар дүрт балалары белән бу территориядә җәйдән бирле үзләре генә яши.

Башта шәһәрдән читтә тыныч мохиттә яшәүләренә сөенеп туя алмаганнар, ә пычраклар башлангач, бигрәк тә кыш җиткәч, проблемалар бер-бер артлы туа башлаган. Гаиләне борчыган төп мәсьәлә – юлларның кардан чистартылмавы. Бу мәсьәлә белән алар Лаеш районы хакимиятенә, Сокуры авыл җирле үзидарәсенә дә мөрәҗәгать итеп караган.

«Миңа Казанга йә Сокурыга күченеп вакытлыча фатир алып яшәргә тәкъдим иттеләр. Бер гаилә өчен кем урамнарны чистартып йөрсен, имеш. Чарасызлыктан эшкә үзебез тотындык. Көн дә мин, хатыным, улым кар көрәргә чыгабыз. Башкача булмый. Кайсы көнне, чарасызлыктан, машинаны кырда калдырып керәм, чөнки юл юк. Мәктәпкә, балалар бакчасына, эшкә барам дисәң дә, карт көртеннән чыгып булмый, ә янгын машинасына, «ашыгыч ярдәм» хезмәтенә керергә кирәк булса нишләргә? Алла сакласын, без монда үләчәкбез бит, безне язмыш кочагына ташладылар», – дип борчыла гаилә башлыгы Алмаз. Бу хакта видео яздырып, социаль челтәрләргә дә тараткан.

Бу мәсьәләдә без Сокуры авыл җирлеге башлыгы Анатолий Новиков белән дә элемтәгә кердек. «Күп балалы гаиләләр өчен бүлеп бирелгән әлеге территория Сокуры җирлегенә карамый, карны чистарту да безнең җаваплылыкта түгел, моның өчен Казан шәһәре хакимияте җавап бирә»,– дип аңлатты безгә башлык.

Казан мэриясендә исә бу җирләр Казан карамагына да керми, диделәр. «Казан шәһәрендә шәхси торак төзү өчен җир ресурслары чикләнгән. Күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бүлеп бирү мәсьәләсе федераль, төбәк хөкүмәт органнары һәм коммерция оешмалары белән берлектә хәл ителә. Шул рәвешле җир участоклары шәһәргә якын районнардан да бүлеп бирелә. Кызганыч, әлеге җирлекләрдә коммуналь инфраструктура булдыру мөһим проблемаларның берсе булып кала бирә. Татарстан Дәүләт Советының 2857нче карары белән (2019 елның 22 апреленнән гамәлдә) Министрлар Кабинеты каршында Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы белән эшче төркем оешкан. Алар нәкъ менә күп балалы гаиләләргә бүлеп бирелгән җирләрне социаль, инженер һәм юл инфраструктурасы белән тәэмин итү мәсьәләләрен өйрәнәчәк», – дип аңлаттылар Казан мэриясенең матбугат хезмәтендә. 

Сүз уңаеннан, язма басмага әзерләнгән арада, Хәсәновларны кар капкыныннан коткарганнар бит. Төнлә берәү, трактор белән килеп, карны эттереп киткән. Ни хикмәт, бу кешенең кем һәм кайдан икәнен дә белми калганнар. Гаилә бу кешегә рәхмәт укый. Бер генә сорау ачык кала: бу кеше һәр кар яуган саен килерме икән соң? 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading