Үзен карынында тугыз ай буе тилмереп, газап кичереп йөрткән, тудырган, имезгән, көнен-төнен баккан, үзе ашамаганны баласына ашаткан, үзе кимәгәнне баласына кидереп: «Балам, балам!» – дип йөргән ата-анасына баласы вәхшиләрчә, пычак белән ташлана. Моны дөньяда бер хайван да эшли алмый, ике аяклы кешегә охшашлы хайваннан кала.
«Дөньяның иң зур хәсрәте – кешеләрнең үлеп китүләрендә түгел, ә аларның бер-берләренә карата булган хөрмәтләре һәм мәхәббәтләре бетеп китүендәдер».
Чыннан да, дөньяда шушы ике сыйфат: хөрмәт һәм саф, дини мәхәббәт булмаса, Җир йөзе җәһәннәмгә әйләнә. Күрәбез ки, кыямәт көне якын булган саен, ясалма хөрмәт һәм бозык мәхәббәт таралганнан-тарала. «Фәләнне хөрмәт ит!» – дигәндә, нәрсә өчен, дип әйтәбез. Мәхәббәт төшенчәсен җенси якынлык белән чиклибез. Тирәнтен уйлап караганда, бу ике олы сыйфатның юкка чыгуы кешелек дөньясының юкка чыгуыннан да хәтәррәк.
Соңгы вакытларда: «Хәзерге яшьләр бигрәк тәрбиясез, әхлаксыз, бигрәк ерткычлар», – дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Иң аянычы шул – яшьләр чикләрне белмиләр. Әлбәттә, баланың тәрбиясе беренче нәүбәттә гаиләгә бәйле. Ата-анага хөрмәт юк, дибез икән, ул вакытта гаепне ата-ана үзеннән эзләргә тиеш. Чөнки бу вакытта әти-әнинең күзләре бала мәнфәгатеннән ерагайган, дигән сүз. Ул һичшиксез шулай. Әти-әнигә хөрмәт, игътибар юк икән, олыларны санламау, кыерсытулар бар икән, бу фәкать баланың гаиләдә алган тәрбиясеннән тора. Кайсыберләре хәтта, кешелек сыйфатларын югалтып, кайбер хайваннардан да түбән төшәләр. Үзен карынында тугыз ай буе тилмереп, газап кичереп йөрткән, тудырган, имезгән, көнен-төнен баккан, үзе ашамаганны баласына ашаткан, үзе кимәгәнне баласына кидереп: «Балам, балам!» – дип йөргән ата-анасына баласы вәхшиләрчә, пычак белән ташлана. Моны дөньяда бер хайван да эшли алмый, ике аяклы кешегә охшашлы хайваннан кала.
Дуңгызның ашаган җиренә хаҗәтен үтәмәгәнен барыбыз да беләбез. Исерек кеше, хаҗәтен үтәгәндә, ятып аунарга мөмкин. Акылы булмаган дөяләр дә кешеләр карап торганда «кавышмыйлар». Хөрмәтле «кеше» исемен йөртүчеләр, экран аша бөтен дөнья күз алдында да, зина кылудан тайчанмыйлар. Икенчеләре шул күренешләрне акча түләп карыйлар. Менә сиңа дөя һәм кеше дигәнең. Ә бит Аллаһ Тәгалә: «Кешене иң күркәм сыйфатта бар кылдым», – дип әйтә. Ни өчен соң иң күркәм сыйфатка ия булган зат шушы кадәр түбән төшә? Әллә иркен, мул тормышка ирешеп, түзеп булмыймы ? Тәнебез тук, бәлки җаныбыз, кальбебез ач микән? Аллаһ Тәгалә үзенә каршы чыкканнарның хайваннан да түбән дәрәҗәләргә төшәчәген Коръән-Кәримдә кисәтте: «Алар хайван кебек, бәлкем тагын да тирән адашуда».
Бу афәткә интернет сәбәпчедер, дип исәпли политологлар һәм психологлар. Чыннан да, интернеттагы очраклы очрашулар шуңа этәрә түгелме? Яшьләрнең Контакт сайты белән элемтәләре булыр инде, ә менә олы яшьтәге ирле хатыннарга чит-ят ирләр белән нинди уртаклык бар икән?
Шул уңайдан, өлкән яшьтәге, үзем белгәнрәк бер ханым турында язмакчы булам. Ул ханым Чаллыда яши. Тумышы белән Пермь өлкәсеннән. Ире, балалары, оныклары бар. Бу ханым мин белгән, ягъни минем белән «дуслыкта» булган иргә заявка биреп, аның «дуслыгына» керә. «Дус»ның минем белән аралашуы, минем кырыс характерым аркасында, сәламләшүдән артмый иде. Бу ир Ижау шәһәрендә яши. Яшьлегендә өйләнгән, әмма билгеле бер сәбәпләр аркасында аерылышканнар. 67 яшьлек ирле ханым белән Ижау «дус»ның 2017 елның җәй башларыннан алып бүгенгә кадәр ялкынлы мәхәббәт очкыннары дәвам итә. Һәм контакт дустына, үзенең кайнар мәхәббәтен белдереп, шигырьләрен юллый:
«Җырларым да, моңнарым да
Кошлар җырын яратудан.
Сиңа язган сагыну хатым
Шул кошларның канатында.
Һаваларда кошлар юлы,
Синнән миңа ара бит ул,
Соңлап килгән сөю уты –
Йөрәкләргә яра бит ул...»
40 елдан артык яшәгән иренә шушындый үкенечле-сагышлы шигырьләрен яздымы икән «шагыйрә» апабыз?! Сүз уңаеннан, мондый үкенечле шигырь юллары тагын бар.
Боларның мәхәббәте хакында сүз чыкканда, «кияү» егете дөресен әйтергә мәҗбүр булды. «Әйе, мин аны бик яратам. Аның шигырьләре искиткеч; без аның белән бөтен темаларны да тирәнгә кереп, озаклап сөйләшәбез һәм ул үзе дә матур хатын, кстати», – дип (сүзен сүзгә китереп язам), серләрен ачып салды. Мәхәббәтләренең җитди булуы сизелә...
Интернетның фаҗигасен барыбыз да яхшы беләбез. Аны мин, гомумән, куркыныч бер факт дип саныйм. Ә ирле хатыннарга Контакт сайтында ирләр белән гыйшык-мыйшык уены – бу инде ачыктан-ачык фәхешлек.
Безнең хәзерге тормышта бозыклык, битарафлык гаҗәеп культ алды. 1000 гаиләнең 800е аерылу сәбәбе шуңа ишарәли түгелме? Монда бит мөселман гаиләләренең шактый булуы да эчне пошыра. Аерылышуларның төп сәбәбе – фахишәлек, ягъни зина кылу...
Зина кылу – халыкны һәм җәмгыятьне бозучы иң яман эшләрнең берсе санала. Үзенең тәкатен тыя алмаган, нәфес колы булган бәндәләр – мөселманнарны бик авыр хәлләргә калдырып, аларның бәхетләренә кул сузып, зина белән кәсеп итүче, зина белән гомерен үткәрүчеләр – иң каты җәзага мохтаҗ кешеләр. Шуңа күрә андыйларга Аллаһ Тәгаләнең ләгънәте төшә дә...
Зина кылу бик начар бер эш булуы һәм андый кешеләргә кыямәт көнендә ни рәвешле газаплар ирешүе хакында Мөхәммәд пәйгамбәрнең хәдисләрендә бик күп сөйләнелә. Коръәндә «Зинага якын бармагыз, чөнки зина кылу – бик-бик кабахәт һәм иң явыз юл» диелә. Шуңа күрә, зинадан саклану өчен, Аллаһ Тәгалә адәм балаларына мәхәббәт орлыкларын сипкән һәм никах шартларын биргән.
Ә шулай да, бушаган күңелләрне нчек тутырырга соң? Кешелек сыйфатларын ничек саклап калырга? Бу хакта һәр кеше һәм гыйлем иясе уйлансын иде!
Гаяз Исхакый да әйткән: «Әүвәл әхлак бозыла; икенче – дин бетә; өченчедән, ул халык үзе бетә», – дип.
Дөньякүләм афәтнең интернет ятьмәсенә эләгеп, безнең халыкның әхлагы бетүгә таба бармыймы? Үзебез яшь буынны тәрбиялисе урында, олыгайган көнебездә интернетка алданып, үз кыйблабызны югалтып, бетүгә барабыз түгелме?
Фирдания МАКАРОВА,
Казан.
Комментарийлар