16+

Солдатка барган да... фатирлы булган, диләр

Казанда узган шимбәдә “Контракт буенча хәрби хезмәт-Синең сайлап алу” дигән мәдәни-патриотик чара үткәрелде. “Казан” гаилә үзәге каршындагы мәйдан Бөек Ватан сугышындагы Җиңү тантанасын хәтерләтте.

Солдатка барган да... фатирлы булган, диләр

Казанда узган шимбәдә “Контракт буенча хәрби хезмәт-Синең сайлап алу” дигән мәдәни-патриотик чара үткәрелде. “Казан” гаилә үзәге каршындагы мәйдан Бөек Ватан сугышындагы Җиңү тантанасын хәтерләтте.

Россия Федерациясе саклану министры урынбасары Александр Фомин Җиңү байрагының һәм 908нче белән 1160нчы полкларның сугышчан аләмнәренең төгәл күчермәләрен Татарстанга саклауга бирде. Дәһшәтле сугыш елларында 908нче артиллерия полкы һәм 1160нчы укчы полк ТАССР җирлегендә оештырылган. Минск янындагы уңышлы һөҗүмнәре өчен 908нче полк Суворов ордены белән бүләкләнгән, полк “Минск” исемен йөртә башлаган.

Генерал-полковник Александр Фомин Россия Татарстанның үзенең сугышчылары белән һәрвакыт дан тотканлыгын әйтте.
- Республикадан 560 мең кеше сугышка киткән, 300 меңнән артыгы яу кырыннан өенә кайта алмаган. Татарстанлылардан 220 кеше Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган. Бу байраклар Татарстан Республикасы Милли музееның сугышчан дан залында лаеклы урын алыр, -диде ул.

Татарстан премьер-министры Алексей Песошин байракларны кабул итеп алды.
Меңнәрчә ватандашларыбыз сугышка киткән. Без аларның батырлыкларын хәтерлибез, байракларны горурлык хисләрендә сакларбыз. Россия Кораллы көчләренә ел саен 7 мең тирәсе татарстанлы чакырыла. Аларның меңнән артыгы хәрби белгечлеләргә ия, - диде премьер-министр.

“Казан” гаилә үзәге каршындагы мәйданга 18 мең тамашачы җыелган иде. “Яшь армиячеләр” Бөтенроссия патриотик хәрәкәтендә катнашучы укучы малайлар белән кызлар тантаналы шартларда ант кабул итте. Тигез сафка тезелгән хәрби техника һәркемдә кызыксыну уятты. Әлбәттә, иң тәэсирле күренешләрнең тагын берсе - “Стрижи” отрядының МиГ-29 очкычларында төрле куркыныч хәрәкәтләр ясап очуы булды. Очкычлар менә-менә бәрелешер кебек иде, чөнки очкычлар бер-берсеннән 1 метр гына ара калдырып “өчпочмак”ка тезелешкән. Ул да түгел, байраклар тоткан парашютчылар коела башлады.

Татарстаннан ел саен 800-1400 ир-егет контракт буенча хәрби хезмәткә китә икән. Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты җитәкчесе Виталий Елагин әйткәнчә, хәрби хезмәткә 20-27 яшьләрдәге сәламәт ир-егетләр алына. Армия чакырылыш хезмәтен узган инженер, шофер, шофер-кранчы, шофер-электрчы, элемтәче, ремонтчы белгечлекләре кирәк. Контракт хезмәтендәгеләргә социаль пакет гарантияләнгән, алты ел хезмәттән соң фатир алу өчен сертификат бирелә.
Мәдәни-патриотик чара барышында 1500 кеше контракт хезмәте белән кызыксынган, ә 140 ир-егет контракт буенча хәрби хезмәткә гариза язган.


Фото: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading