Күп кеше социаль челтәрләрне сүгә. Мин рәхмәт укыйм. Ни өчен дисезме? Хәзер барысын да тәртип белән аңлатам...
Гадәттә, хәзерге көндә әти-әниләребез, гаилә әгъзаларыбыз, бертуганнарыбыз, бер бүлмәдә утырган хезмәттәшләребез, сирәк-мирәк ике туганнарыбыз белән генә еш аралашып яшибез. Калганнар белән әллә нигә бер.
Ә ватсап төркеме троюродныйларны да, 4 катта утыручы хезмәттәшләрне дә, очрашуга кайтмаган сыйныфташларны да төркемнәргә җыйды. Кемнәрдер рәхәтләнеп аралашты, кешеләрнең уңышларына ихластан сөенде, язу стиле, аудиоязмалар буенча да аның ачык, аралашучан, кече күңелле икәнлеге тоемланды.
Кайберәүләр 3 ел буена 3 сүз дә язып салмадылар. Хәтта кеше үлү, туу, белән бәйле зур вакыйгалар вакытында да бер кәлимә сүз әйтмичә, язмыйча тыныч кына укып утыра бирделәр...
Берәүләре үзләренең артык “хисле” икәнлекләрен күрсәттеләр. Юк кына нәрсәгә кылтаеп, төркемнән чыгып киттеләр, “ялгыш басылды, кертегез әле мине” дип яздылар, тагын керделәр, тагын чыктылар...
Кайберәүләр (күбесенчә пенсия яшендәгеләр) бертуктаусыз кәртинкә, видео җибәреп кенә утырдылар, бөтен телефонны тутырдылар...
Шулай итеп, 3 ел эчендә социаль челтәрләрдә туганнарның, хезмәттәшләрнең, сыйныфташларның чын йөзе ачылды, характерлары шәйләнде, кәефләре билгеләнде…
Билгеле, бу инде минем ачыш түгел. Cоциаль челтәрләрдәге битләре аша кешегә тулы бәяләмә биреп булуын хәтта галимнәр дә фәнни яктан ачыклады.
Аватарда куелган фото да кешенең күңелен ачып бирә: үз фотосымы, төсле фотомы, аклы-каралымы, чәчәкме, ниндидер бер хәшәрәтме... Болар барысы да кешенең аралашучан, ачык яки ябык, проблемалы булуын-булмавын күрсәтүче сурәтләр.
Шәхси мәгълүматлар аша да кеше турында шактый мәгълүмат җыеп була. Кемдер барысын да ачып сала: әти-әнисен, мәктәбен, эш урынын төгәл күрсәтә. Кемдер Теләчедә яшәп, тору урынын “Мәскәү” дип билгели, әллә нинди текә уку, эш урыннарын чәпеп куя...
Шәхси биттәге постлар, язмалар буенча да шактый күп “инфо” җыеп була. Грамоталы язамы, смайликлар куллана-кулланмыймы, кичә “мин бу дөньяны яратам” дисә, бүген “ненавижу” дигән язу элгәнме... Болар барысы да кешенең эмоциональ яктан тотрыклы, хисле-хиссез булуын ачып сала...
Шәхеснең нинди төркемнәргә язылган булуы, әлеге төркемнәрдәге комментарийлары да кешенең ниләр белән кызыксынуын бәяләргә ярдәм итә...
Шулай итеп, кемдер яшерә, кемдер ялганлый, кемдер күңелен ачып сала...
Боларга карата һәр кешенең үз фикере. Минем дә үз фикерем...
Әйе, элек кешеләр күбрәк очрашып аралашкан. Ат чанасында толыпка төренеп күрше авылдагы туганнарга кунакка барганнар, күршеләргә кич утырырга кергәннәр, капка төпләрендә гәп сатканнар...
Хәзер исә боларга өстәп социаль челтәрләрдә аралашу да барлыкка килде. Аллаһка шөкер дип, монда да аралашыйк. 20 ел күрешмәгән сыйныфташыңа туган көнендә 2-3 җөмлә матур сүзләр язып җибәрсәң, Сабантуйдан бирле күрешмәгән туганың белән балачак хатирәләрен яңартсаң, хезмәттәшләрең белән помидор-кыяр үстерү турында сөйләшсәң, ни начарлыгы бар?!
Җылы сүз җан эретә. Аралашып, бер-беребезгә матур сүзләр әйтеп, язып яшик... Гадәти тормышта да, виртуаль тормышта да бертөсле: гади, ихлас, кече күңелле булыйк...
Нәзирә Гыйззәтуллина (Мостафина).
Фото: https://pixabay.com/
Комментарийлар