16+

“Созвездие-Йолдызлык” та уздырылмаска мөмкин

Рәсми һәм рәсми булмаган мәгълүмат чараларында коронавируска бәйле төрле чараларны кичектерү, үткәрелмәү турында хәбәрләр артканнан-арта бара.

“Созвездие-Йолдызлык” та уздырылмаска мөмкин

Рәсми һәм рәсми булмаган мәгълүмат чараларында коронавируска бәйле төрле чараларны кичектерү, үткәрелмәү турында хәбәрләр артканнан-арта бара.

Республика җитәкчелеге алдан белдергәнчә, болар саклык чараларына бәйле эшләнәчәк.

Балаларны саклау максатыннан, Татарстанда уздырылучы масштаблы чаралар кичектерелүен ихтимал. Шул исәптән, “Созвездие-Йолдызлык” фестивале дә.

Мәгариф министрлыгы матбугат үзәге белгечләре әйтүенчә, “Ел тәрбиячесе” кебек чаралар да уздырылмаячак. Район-авылларгы мәдәният йортларында киләсе атнадан массалы чараларны оештырмау турында хәбәрләр килеп ирешкән.

Санитар-эпидемиологик режимны бозучылар җаваплылыкка тартылачак. Бу хакта Мәскәүнең сәламәтлек саклау департаменты хәбәр итә.

Әлеге авыру күпләп таралган илләрдә, мәсәлән, Астриядә мәктәп укучылары, студентлар өйдән торып уку системасына күчергә әзерләнәләр. Анда бер урында 100 кеше җыелу тыелган.

Италиядә шул ук хәл. Иран, Франция, Германия, Кытай, Көньяк Корея, Испаниядә урамнарга чыгу тыелган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading