16+

Спектакльләр булмаса, билетлар кире кайтарылачак

«Сентябрьгә без билетларны залның яртысына гына сатабыз. Әлегә куркып кына сатабыз. Кайбер спектакльләр август ахырына куелган. Әгәр театрлар ачылмаса, без тамашачыга акчаны кайтарабыз»

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, әгәр театрлар бу көздә ачылмаса, тамашачыларга билет акчасын кире кайтарырга вәгъдә итте. Бу хакта ул Андрей Кузьминга биргән интервьюсында сөйләгән.

«Сентябрьгә без билетларны залның яртысына гына сатабыз. Әлегә куркып кына сатабыз. Кайбер спектакльләр август ахырына куелган. Әгәр театрлар ачылмаса, без тамашачыга акчаны кайтарабыз», — диде ведомство башлыгы.

Әюпова сүзләренчә, театрлар өчен бюджеттан тыш керемнәр мөһим, аларның күбесе хезмәткәрләргә түләү өчен тотыла. Әмма көзге спектакльләргә сатылган билетлардан кергән акча әлегә сарыф ителми.

Министр «Алтын битлек» премиясе номинантлары һәм лауреатларының сентябрьдә булачак спектакльләре сериясен игълан итте. Вакыйганың булу-булмавы республикада эпидемиологик вазгыятькә бәйле булачак. Шулай ук финанслау мәсьәләсен дә хәл итәргә кирәк булачак.

Чыганак: Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading