Шәһри Казан

Спорт белән ничек дөрес шөгыльләнергә?

Спорт белән шөгыльләнү – искереп беткән майка-футболка һәм шорты гына түгел. Тренировкалар костюмы махсус спорт кибетләреннән алынган һәм сыйфатлы, үз үлчәмегездә булырга тиеш. Шул ук вакытта аларның җиңел, хәрәкәт итәргә комачауламавы, тәнгә ябышмый, сулый торган булуы шарт.

Яланаяк, яссы табанлы спорт аяк киеме киеп шөгыльләнү умыртка баганасына зыян сала. Шулай ук яланаяк шөгыльләнү кан тамырлары авырулары белән интегүчеләргә зарарлы.

Тренировкалар вакытында кеше бик күп тирли, шул рәвешле организм табигый ысул белән шлаклардан арына. Төрле дезодорантлар куллану әлеге процесска комачаулык итә һәм организмга тискәре йогынты ясый.
Тренировкалар барышында су эчү мәҗбүри. Бу вакытта организм бик күп сыеклык югалта, шуңа күрә аның запасын тулыландырып тору шарт. Бик нык эчәсе килмәгәндә дә, күп булмаган вакыт аралыгы белән, бер-ике йотым газсыз су кабып куярга кирәк.

Асфальт юлдан йөгерү файдалы түгел. Аяк асфальтка тиеп, киредән этенгәндә, каты өслек барлыкка килгән көчне киметми, ә бу исә аякка өстәмә йөк була. Нәтиҗәдә аяк табаны, тез буыннары, билдә авыртулар булырга мөмкин. Шуңа күрә, әгәр махсус катламлы чабыш юллары булган стадионда шөгыльләнергә мөмкинлек юк икән, чокыр-чакырсыз сукмактан чабарга кирәк.

Реклама

Автомобиль юллары буенда йөгерү шулай ук зарарлы, чөнки бу вакытта сулыш алу ешая һәм матдәләр алмашы тизләнә. Чабучы кеше чиста һава сулаганда, аның организмы чистара, кислородка байый, ә газлы һава исә, киресенчә, тузан суырткыч принцибы буенча эшләп, организмны пычрата.

Иртән-иртүк йөгерү алда атап үтелгән кисәтүләр кебек үк зарарлы түгел, ә бары тик кешенең биоритмына туры килсен өчен, чабуның иң кулай вакыты 20дән 22 сәгатькәчә икәнлеген онытмаска кирәк. Физик күнегүләрдән соң 40 минут узгач кына ашап алырга ярый.
Арыган хәлдә шөгыльләнү. Әгәр кешенең йокысы туймаган яки ул арыган икән, физик күнегүләрнең нәтиҗәсе булмаячак.

Физик күнегүләр вакытында сөйләшү, телевизор карау, башка нәрсәләр турында уйлау һәм начар кәефтә булу зарарлы. Болай эшләгәндә, баш мие мускулларның эшен күзәтүдән туктый һәм алар тиешле дәрәҗәдә эшләми башлый. Мондый күнегүләрнең нәтиҗәсе бик аз була.
Төп кагыйдә – спорт һәрчак файда һәм күтәренке кәеф бирергә тиеш.

Фото: rg.ru

Теги: Спорт
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: