16+

Спорт илчеләре милләтләр дуслыгын ныгыта

Казанда быелның 20-27 августында БДБ илләренең беренче Уены була. Халыкара спорт чарасы ТАССРның 100 еллыгына багышлана.

Спорт илчеләре милләтләр дуслыгын ныгыта

Казанда быелның 20-27 августында БДБ илләренең беренче Уены була. Халыкара спорт чарасы ТАССРның 100 еллыгына багышлана.

Татарстан Республикасының “Халыклар дуслыгы” йортында волонтерлыкка гаризалар кабул итүгә старт бирелде, шулай ук Уенның спорт илчеләренә таныклыклар тапшырылды. 

-Татарстанда төрле милләт вәкилләре дуслыкта яши. Спорт уеннары да милләтләр арасын якынайта, дуслыкны ныгыта. Татарстан һәм Казан халыкара спорт чараларын югары дәрәҗәдә оештыра. Уеннарның монысы ТАССРның 100 еллыгы һәм Җиңүнең 75 еллыгы елында узуы белән истәлекле. Бөек Ватан сугышы тарихын бозып күрсәтергә теләүчеләр бар, без моңа юл куярга тиеш түгел. Җиңү ул-безнеке!-дип чыгыш ясады Россия Дәүләт Думасы депутаты, Уенның спорт илчесе Ирек Зиннуров.

БДБ илләре студентлары, милли-мәдәни автономияләр вәкилләре Ирек Зиннуров сүзләрен алкышлап кабул итте.

“Халыклар дуслыгы” йорты директоры Ирек Шәрипов белән “Халыклар дуслыгы” йортының яшьләр ассамблеясе әйдаманы Тимур Кадыйров сөйләгәнчә, Татарстанга чит илләрдән ел саен 16 мең егет белән кыз укырга килә, шуларның 12 меңе- Берләшкән Дәүләтләр Берлеге илләре вәкилләре. 

-БДБ илләренең беренче Уенына 2 мең волонтер туплана, алар төрле илләрдән була ала. Республиканың муниципаль районнарыннан 200 волонтерга урын махсус билгеләнде,-диде “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” автоном коммерциячел булмаган оешманың генераль директоры урынбасары Александр Карпов. 

БДБ илләренең беренче Уены спорт илчесе, “Доброволец России-2019” конкурсы җиңүчесе Инесса Клюкина спорт илчеләре исеменнән сүз алып:”Татарстан яңа кунакларны үзенә гашыйк итәргә җыена. Без-спорт илчеләре бу максатка ирешүдә булышырбыз. Илләр арасында дуслык булсын!”-диде.

Уеннар спортның 21 төреннән була. Болар: көрәш һәм билбаулы көрәш, баскетбол, бокс, пляж волейболы, өстәл теннисы, нәфис гимнастика, су полосы, йөзү, фехтование, спорт биюе, шахмат һәм башкалар. Әзәрбайҗан, Армения, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Молдова, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Украина дәүләтләреннән 14-23 яшьләрдәге 2,5 мең спортчы көч сынашачак. БДБ составына кермәгән илләр дә, әгәр теләкләре булса, Уенда катнаша ала, бернинди чикләүләр юк.

Уенны ачу һәм ябу тантаналары 20 һәм 27 августта “Баскет-холл” спорт сараенда уза.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading