16+

Спорт министры Яңа ел бәйрәмнәрендә өйдә утырмаска кушты

Казанда һәм республика районнарында Яңа ел уңаеннан бик күп мәдәни һәм спорт чаралары уздырылачак. Министрлар Кабинетында узган брифингта төрле ведомство җитәкчеләре Яңа ел каникулларында уздырыласы бәйрәм чаралары турында сөйләде.

Татарстанның спорт министры Леонов ялларда спорт белән шөгыльләнергә чакырды. Казанда 19 шугалак, 78 хоккей тартмасы, 8 яктыртылган чаңгы трассасы әзерләнгән. Болардан тыш, 9 ябык шугалак эшли. Берничә паркта һәм Кремль яр буенда да шугалаклар ачылган. Республиканың 45 районда 619 хоккей тартмасы һәм 72 чаңгы базасы эшләячәк.

Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов кышкы каникулларда балаларны 218 сәламәтләндерү учреждениесе кабул итәчәген хәбәр итте. Алар барысы 9 меңнән артык баланы җәлеп итәчәк. Кышкы сменаларга юллама бәясе, сменаның озынлыгына һәм программаларга карап, 5 мең сумнан башлап 14 меңгә кадәр. Лагерьлар турында тулырак мәгълүмат “Лето“ үзәге сайтында урнаштырылган. Әти-әниләр балаларның ялын оештыруга караган сорауларны кайнар линиягә шалтыратып юллый ала: 843 (2072872).

Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов та балалар өчен мәдәни чаралар гына түгел, төрле спорт ярышлары уздырылачагын, театр һәм мәдәният сарайларында махсус программалар оештырылачагын сөйләде.

Фото: tatarstan.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading