16+

Спорт, сәясәт, бензин һәм Кощей Бессмертный - коронавирус

Махсус Олимпиада, коронавирус пандемиясе сәбәпле, күчерелде, әлеге уеннар 2023 елда узачак. Олимпия уеннарын кабул итү мәсьәләсе дә күтәрелде. Бу уңайдан, Президент Рөстәм Миңнеханов:”Республика спорт корылмалары, сервис, кадрлар ягыннан Олимпия уеннарын да югары дәрәҗәдә кабул итәргә әзерлектә

Спорт, сәясәт, бензин һәм Кощей Бессмертный - коронавирус

Махсус Олимпиада, коронавирус пандемиясе сәбәпле, күчерелде, әлеге уеннар 2023 елда узачак. Олимпия уеннарын кабул итү мәсьәләсе дә күтәрелде. Бу уңайдан, Президент Рөстәм Миңнеханов:”Республика спорт корылмалары, сервис, кадрлар ягыннан Олимпия уеннарын да югары дәрәҗәдә кабул итәргә әзерлектә

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова республикадагы сәяси тормыш белән таныштырды, журналистлар сорауларына җавап бирде.

 Казан 2036 елдагы Олимпия уеннары хуҗасы булырга хыяллана

— Татарстан башкаласында “Россия-спорт державасы” форумы бара. Пленар утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика киләсе елларда зур халыкара спорт ярышлары кабул итәчәген әйтте. Махсус Олимпиада, коронавирус пандемиясе сәбәпле, күчерелде, әлеге уеннар 2023 елда узачак. Олимпия уеннарын кабул итү мәсьәләсе дә күтәрелде. Бу уңайдан, Президент Рөстәм Миңнеханов:”Республика спорт корылмалары, сервис, кадрлар ягыннан Олимпия уеннарын да югары дәрәҗәдә кабул итәргә әзерлектә”, - диде. Бездә әлегә велотрек юк, ләкин аны төзү проблема түгел. 2036 елдагы Олимпия уеннарын үткәрү шәһәре сыйфатында Казанны тәкъдим итү турында да сүзләр кузгатылды,-диде Лилия Галимова.

Президент губернаторларны “эләктерде”

Лилия Галимова сөйләгәнчә, “Россия-спорт державасы” форумына Россия төбәкләренең берничә губернаторы да килгән. Спорт дөньясы белән генә чикләнмичә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хакасия губернаторы Валентин Коноваловны һәм Омск губернаторы Александр Бурковны кабул итеп, төбәкара хезмәттәшлек турында сөйләшергә өлгергән. Хакасия Республикасы белән товар әйләнеше елына 238,2 миллион сумны, ә Омск өлкәсе белән 4 миллиард сумны тәшкил итә, товар әйләнешен тагын да арттыру максат итеп куелган.
 
Татарстанда бензин бәясе төшәме?

Россиянең 68 шәһәрендә автобензин бәясе уртача 15 тиенгә арзанайган. Бензин бәяләре Мәскәүдә-0,4, ә Санкт-Петербургта 0,5 процентка кимегән. Күршеләребез Уфа шәһәрендә дә күрсәткеч-0,9 процент.
— Татарстанда, Казанда да бензин бәяләре төшәчәкме?- дип “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.
— Төбәкләрдә автоягулык бәяләренең төшүе күзәтелә. Татарстанда да мәсьәлә комитет тарафыннан өйрәнелә,- дип җавап кайтарды Лилия Галимова.
 Росстат мәгълүматларыннан күренгәнчә, Татарстанда да бензин һәм дизель ягулыгына бәяләр узган атнадан кимегән. АИ-92 һәм АИ-95 маркалы бензин 14 тиенгә арзанайган. Дизель ягулыгы бәясе 1 тиенгә генә төшкән. Монысы да риза инде, артмаган бит.
 
Даешь, Вознесение тракты!

Казанда М-7 федераль автотрассасына тоташтыру ниятләнелгән Вознесение трактының беренче чиратын төзү бара. Ул Гвардия урамыннан Җиңү проспектына кадәрге 3,8 чакрымнан гыйбарәт. Әлеге эшләр12 миллиард сумга төшәчәк. Трактны тулысынча төзеп чыгу өчен тагын 19 миллиард сум кирәк.

— Казан акча сорап Президентка мөрәҗәгать итмәдеме? Мамадыш трактындагы транспорт бөкеләре куркыныч күренеш бит,- дип, чираттагы соравымны бирдем.
— Әйе, хәрәкәт тыгыз, кешеләр эшкә килә, балаларны мәктәпләргә йөртәләр. Казандагы бер генә зур проект та республика бюджетыннан акча күчерелмичә башкарылмый. Вознесение тракты да республика бюджетыннан финанслана. Татарстан Хөкүмәте Рәисе Алексей Песошин бу төзелешне күзәтчелектә тота, юл төзелеше урынына даими бара. Вознесение трактын төзү юнәлешендә төрле корылмалар урнаштырып бетергәннәр, бу да мәсьәләне катлауландыра. Вознесение тракты-мөһим проект, ул М-7 автотрассасына тоташачак,-диде Лилия Галимова.

СССР чорында “Даешь БАМ!”, “Даешь КамАЗ!” кебек шигарь-плакатлар популяр иде. Бүген Казан өчен Вознесение тракты Байкал-Амур тимер юл магистрале шикелле зарур.

Коронавирусның җаны “энәдә”

Әкиятләрдә Кощей Бессмертный кебек явыз образларның җаны энәгә яшерелгәнлеген укып беләбез. Коронавирусны җиңүнең дә әлегә бердәнбер алымы-энә ягъни вакцина.
— Коронавирус бетмәде, вакцина кадатуга җаваплы карарга кирәк,-дип, сәламәтлеккә игътибарлы булырга чакырды Лилия Галимова.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading