Аларда персональ тренер белән шөгыльләнергә була. Әмма тренерга берүк вакытта бары бер кеше белән генә шөгыльләнү шарт итеп куела.
Профессиональ спортчылар ачык һавада тренировкаларын яңарта ала. Гади гражданнарга да спорт белән шөгыльләнү рөхсәт ителә. Әмма парклар һәм ишек алларында урнашкан спорт мәйданчыкларында, балалар мәйданчыкларында шөгыльләнү рөхсәт ителми. Берүк вакытта 2 кеше спорт белән шөгыльләнә ала, әмма алар арасында 5әр метр ара калдырылган булырга тиеш.
Шулай ук музейлар, китапханәләр дә эшчәнлекләрен яңартырга хокук ала. Музейларда биш кешедән артмаган төркемнәр өчен экскурсияләр уздыру да рөхсәт ителә. Экскурсоводның махсус радио җиһазы бар икән, ул очракта, экскурсиягә 10 кеше алырга була.
Комментарийлар