16+

Спорт журналистлары Владимир Леоновның хыялына «аяк чалды»: алар арасында «Шәһри Казан» журналисты да бар иде

Казанда каләм әһелләре белән Спорт министрлыгы вәкилләре дусларча футбол матчы уздырды.

Спорт журналистлары Владимир Леоновның хыялына «аяк чалды»: алар арасында «Шәһри Казан» журналисты да бар иде

Казанда каләм әһелләре белән Спорт министрлыгы вәкилләре дусларча футбол матчы уздырды.

Үзәк стадион манежындагы әлеге уен Спорт министрлыгының 2019 елгы эшчәнлегенә йомгак ясау максатыннан уздырылган матбугат очрашуыннан соң оештырылды.

Спорт журналистлары командасы составында мәгълүмат чаралары аша яхшы таныш татар егетләре – Алмаз Гафиятов, Салават Мөхәмәдуллин, Алмаз Гафиятов (ТНВ хезмәткәрләре), Рәзил Вәлиев (“Ирек мәйданы”), Җәүдәт Абдуллин (“Реальное время”) шулай ук  һәм “Шәһри Казан” хәбәрчесе Фәрит Салихов та бар иде.
Беренче минутлардан ук спорт министры Владимир Леонов җитәкләгән команда алга ыргылды. “Пасны министрга бирәчәкләр – шуңа әзер булыгыз”, – дип киңәш бирде журналистлар командасының тәҗрибәле уенчысы Артур Еникеев. Һәм шулай булып чыкты да – беренче таймда һәр туп та көндәш капкасы төбен саклаган Владимир Леновка таба тәгәрәтелде. Кызганыч (журналистлар өчен түгел, әлбәттә!) спорт министры бу көнне уңышка ирешә алмады.

Һәм... икенче таймда министрны уенда күрмәдек тә диярлек.
Андый очрашулар гадәттә тигез исәп белән төгәлләнә. Бу юлы да искәрмә булмады – дуслык җиңде – 8:8. Журналистлар җиңелүдән уен төгәлләнергә 5 секунд калганда гына җиңелүдән котылып кала алды. Хәер, эш исәптә түгел. Ел буе кулга-кул тотынып эшләүчеләргә Яңа ел алдыннан кәеф күтәрү өчен шәп чара иде бу. Традицион очрашу дәвамлы гына була күрсен!

Фото: minsport.tatarstan.ru

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading