16+

Сталин "кайтты": юлбашчыга яңа һәйкәл кемгә кирәк?

Кичә көне буе республика матбугатында һәм социаль челтәрләрдә шауладылар. Сәбәбе — Чаллыда бер шәхси мәктәп ишегалдында Сталинга һәйкәл куйганнар. Дөрес, аның ачылышы язын гына булачак, әмма яңалыкка кагылышлы тавыш хәзер үк чыкты. Мәктәптә Сталинның илебез үсешенә, индустриализациягә йогынтысы зур дип белдерәләр.

Сталин "кайтты": юлбашчыга яңа һәйкәл кемгә кирәк?

Кичә көне буе республика матбугатында һәм социаль челтәрләрдә шауладылар. Сәбәбе — Чаллыда бер шәхси мәктәп ишегалдында Сталинга һәйкәл куйганнар. Дөрес, аның ачылышы язын гына булачак, әмма яңалыкка кагылышлы тавыш хәзер үк чыкты. Мәктәптә Сталинның илебез үсешенә, индустриализациягә йогынтысы зур дип белдерәләр.

Халык арасында аның СССР белән идарә итүе буенча төрле фикерләр йөри, каршылыклылары җитәрлек. Кемдер Сталинны палач ди, ә башкалар өчен ул илебез тарихында булган иң яхшы җитәкчеләрнең берсе булып тора. 

Ни генә дисәк тә, нәкь менә Иосиф Виссарионович вакытында халык саны берничә дистә миллионга артты, җитештерү һәм сәнәгать тармагы күзгә күренеп үсте, бик күп завод һәм фабрикалар барлыкка килде, ришвәтчелек тулысы белән бетмәсә дә, түрәләр аның белән бәйленүдән куркып торды, шулай ук Бөек Ватан сугышында җиңү яулауны да онытмыйк. Дөрес, тарих битләрендә репрессияләр, эзәрлекләүләр һәм атып үтерүләр дә җитәрлек булган. Әйтик, нәкь менә шушы чорда күп кенә хәрбиләр, шул исәптән атаклы генерал һәм маршаллар, пулядан бакыйлыкка күчкән. Болары да бар, бәхәсләшеп тормыйм. Ләкин, яхшылык булган җирдә начарлыкның да барлыкка килүен без беләбез бит инде, моннан беркая да качырга мөмкин түгел. Бу дөньяда абсолют мәрхәмәтлелек, идеаль кеше кебек үк юк, һәрберебездә китек бар. Мондый хәлдә илбашын бары тик халыкның аның җитәкчелегендә ничек яшәве буенча һәм башкарган эшләре аша гына бәяләп була. Ә бит, югыйсә, АКШ президенты Рузвельт эскәмиягә утырыр өчен нәкь менә Сталинның рөхсәтен көтеп торды. Монда бер генә сорау туарга мөмкин: Иосиф Виссарионовичның бөек эшләре үзенең үк кыңгыр гамәлләрен җиңә алырмы? Әлеге мәсьәләне үлчәүгә салып кына чишеп була, ә һәрбер кешенең моңа карашы төрле, чөнки барыбызның да характеры да, хис-тойгылары да, уйлары да аерылып тора. 

Бу хакта һәм башка темаларга карата фикеремне "Именно Шулай" дигән телеграм-каналга язып барам, кызык дип тапсагыз, кереп укыгыз.

Рәсим Хаҗиев

Фото: https://chelny-izvest.ru/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading