Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин әлеге тарихи датаны зурлап билгеләп үтү турында 2022 елның 15 июлендә Указ кабул итте. “Татарстан Республикасы ветераннары берлеге” республика җәмәгать оешмасы пленумында шушы датаны каршылап башкарылачак план-чаралар билгеләнде.
Бөек Ватан сугышында совет гаскәрләренең Сталинград бәрелешендә немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүгә 2023 елның 2 февралендә 80 ел тула.
Пленумда катнашкан Бөек Ватан сугышы һәм хәрби хезмәт ветераннары, җәмәгать оешмалары вәкилләре Россия Президентының Донецк һәм Луганск Халык Республикаларын, Запорожье һәм Херсон өлкәләрен Россия Федерациясе составына кабул итү тантанасындагы чыгышын тулысынча хуплауларын, Украинада алып барылган махсус хәрби операциягә теләктәшлек күрсәтүләрен белдерделәр.
— НАТО Украинаны сугышка этәрде, бүгенге бәрелешләрдә украинлыларны НАТО белгечләре өйрәтеп тора. Без нацизмны тар-мар итәргә тиеш. Нацистларга каршы көрәшүчеләргә ярдәм чараларына муниципаль берәмлекләр, хәтта, мәктәпләр дә актив кушылды,-дип әйтеп үтте үзенең докладында “Татарстан Республикасы ветераннары берлеге” җәмәгать оешмасы рәисе Александр Бородин.
Сталинград бәрелешендә җиңүнең 80 еллыгына багышлап, ветераннар үзләре мәктәпләрдә күпсанлы очрашулар оештырырга җыена.
— Ветераннар белән очрашулар болай да алып барыла, тематик очрашулар тагын да активлаштырылачак. Ватанпәрварлек тәрбияләүгә нык игътибар бирү зарур,- диде Александр Бородин.
Хәрби хезмәт ветераннары фатир белән тәэмин итүдә, медицина караулары узуда күрсәтелгән игътибар өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре ирештерделәр.
Татарстанның төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан җыелган хәрби хезмәт ветераннары җәмәгать чараларында актив катнашулары турында дәртләнеп сөйләделәр. Мәктәпләргә очрашуларга да баралар, “Балкыш” иҗат фестивалендә дә чыгыш ясыйлар, ветераннар спартакиадаларында сынатмыйлар икән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар