Шәһри Казан

Сталинның игезәкләре турында нәрсә билгеле?

Һәр дәүләт башлыгы үзен төрле ситуациядә алыштыра алырлык игезәген булдыра, диләр. Риваятьләргә караганда, иң күбе ул Сталинныкы булган – 12дән 20гә кадәр. 

Тарихчы Валерий Малеванный раславынча, 1934 елда С.М.Кировны җирләгәндә, халыклар юлбашчысын “игезәкләре”нең берсе алмаштырган. Янәсе, ОГПУга (Берләштерелгән дәүләт сәяси идарәсе) аны җирләгәндә Сталинга һөҗүм итмәкчеләр, дигән мәгълүмат килеп ирешә. Ул чакта күпләр Сталинның үзен сәер тотуына игътибар иткән – ул гадәти булмаганча эндәшми торган һәм читтә торырга тырышкан... Шул ук Малеванный сүзләренә караганда, 1929 елда ук Сталин сакчылары башлыгы генерал Власик, Михельсон заводында Фанни Капланның Ленинны үтерергә маташу очрагы кабатланмасын өчен, хуҗасы урынына митингларда эшчеләр белән аның игезәге сөйләшүен таләп иткән.

Сөйләүләренчә, беренче булып Сталин роленә Төньяк Кавказда туып үскән ниндидер бер Рәшидов дигән кеше “кергән”. Гадәттә ул генсекны күп сөйләргә кирәкми торган чараларда алыштырган, әйтик, ноябрь демонстрацияләре вакытында трибунада басып торганда. Рәшидов Сталинга һөҗүм иткән вакытта һәлак була: “генсек” утырган кортеж Кызыл мәйдан аша үткәндә минага эләгә. Аңлашылганча, броньланган автомобильдә Иосиф Виссарионович булмый... Икенче версия буенча, Рәшидов 1991 елга кадәр яши. 

Сталин игезәкләре дип уйланылганнар арасында Винницадан хисапчы Евсей Лубицкий иң танылганы була. Үләр алдыннан ул чит ил журналистларына интервью биргән. 1937 елда НКВД хезмәткәрләре «кара козгын» машинасында килеп, Лубицкийны гаиләсеннән мәңгегә аерып алып китәләр һәм ярты ел буе Мәскәү өлкәсендәге яшерен дачада «юлбашчы» роленә әзерлиләр. «Оригинал» белән охшаш булсын өчен ике пластик операция ясаганнар. Лубицкий фикеренчә, соңрак бу «әзерлек» операциясендә катнашучыларның барысын да атып үтергәннәр. Бәлки, дәүләт куркынычсызлыгы хезмәте башлыгы Генрих Ягода да нәкъ менә шул сәбәп белән юкка чыгарылгандыр.

Любицкийга Сталин урынына мавзолей трибунасында басып торырга, шулай ук чит ил делегацияләре белән күпсанлы очрашуларда катнашырга туры килә. Сталин еш кына аны сынап та караган: кул астындагылар докладлар белән кергәндә үзе урынына кәнәфигә Лубицкийны утырткан. Калинин, Молотов, Ежовлар исә моны сизми дә калган. Лубицкий үз “эшен” 15 ел башкара. Әмма аны Берия яратмый, ул Сталин игезәген нишләптер көндәше итеп күрә. 1952 елда Лубицкийны ялган гаеп табып кулга алалар һәм Соловецкий лагерена озаталар. Юлбашчы үлеменнән соң аны чыгарып, яшәр өчен Урта Азиядәге теләсә кайсы шәһәрне сайларга кушалар. Лубицкий персональ пенсиягә алган. Аны аңа дәүләт серен саклау мәсьәләләре белән шөгыльләнүчеләр шәхсән үзенә китереп биргәннәр. Әлбәттә, серне чишмәү шарты белән. Лубицкий 1981 елда Дүшәнбе шәһәрендә вафат була.

Реклама

Сталинның тагын бер игезәге дип фаразланган кеше – актер Феликс Дадаев. Ул киноларда Сталин ролен дә башкарган. 1943 елда аны Кунцеводагы дачага китереп, сәгатьләр буе Сталин төшкән кинопленкаларны карарга мәҗбүр иткәннәр. Ул аның мимикасын, хәрәкәтләрен, интонациясен истә калдырырга тиеш була. Дадаев әйтүенчә, аңардан кала, Сталинның тагын өч игезәге булган. Башта Дадаевка, үзенә игътибар җәлеп итү өчен, кирәкле урында булырга кушыла. Әйтик, Кремльдән чыгарга, автомобильгә утырырга.

Ә ул вакытта чын юлбашчы Кремльдә утырып калган яки башка яшерен юл белән киткән. Аннары Дудаев Сталинны партия иптәшләре белән очрашудларда, парадларда алыштыра башлый. Сугыш чорында хәтта Сталин урынына радиодан доклад та укыган.  
Сталинның үлеменә кадәр табиблар игезәкләрен бер вакытта караган һәм кайсының чын Сталин икәнен белмәгәннәр. Дәүләт башлыгы үлгәннән соң, патологоанатомнарның бәяләмәләрендә юлбашчының бөтен кешегә билгеле булган үзенчәлекләре: зыян күргән сул кулы, сул аягындагы бармакларының кушылган булуы турында нишләптер искәртелмәгән.   

Шулай итеп Сталинның 1953 елның 5 мартында күрсәтелгән датадан иртәрәк вафат булуы турындагы гипотеза барлыкка килә, һәм аны "игезәгенә" алыштыралар, чөнки якын-тирәдәгеләренә шулай файдалы булган. Әмма бүгенге көндә Сталинның "игезәкләр" хезмәтеннән файдалануы хакында бер генә рәсми таныклык та юк. Шуңа күрә әлегә мәгълүмат имеш-мимешләр һәм легендалар дәрәҗәсендә генә кала.

(“Русская Семерка”)
Дилбәр Гарифуллина әзерләде.
Фото: Снег.Медиа

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: