16+

Су коенганда коронавирус эләктерергә мөмкинме?

Эссе һава торганлыктан, Татарстан халкы дәррәү килеп су коена башлады. Диңгезләргә барып булмый, шуңа да һәр күл, һәр елгага ихтыяҗ бар хәзер.

Су коенганда коронавирус эләктерергә мөмкинме?

Эссе һава торганлыктан, Татарстан халкы дәррәү килеп су коена башлады. Диңгезләргә барып булмый, шуңа да һәр күл, һәр елгага ихтыяҗ бар хәзер.

Әлбәттә, аерым бер категория кешеләрдә коронавирус вакытында су коену куркыныч түгелме икән дигән сорау да туа. Роспотребнадзор хәбәр иткәнчә, су коенган вакытта коронавирус инфекциясен йоктырудан куркырга кирәкми. Янәсе, су кояш нурлары белән баетылганлыктан, вирус үлемгә дучар ителә икн.

Шул ук вакытта, Роспотребнадзор су коенган вакытта ротавирус, гепатит, дизентерия һәм башка начар авырулар эләктерергә мөмкин дип кисәтә. Әлбәттә, чиста сулыкларны сайларга, ОРВИ сиптомнары булган вакытта, тәндә яралар булган чакта коенмаска, авызга су эләктермәскә, күл яки елгадан чыккач, чайканып алырга, душ керергә киңәш итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading