16+

Суд приставлары белән рейд: Циркка кермичә генә, “цирк” карап кайттык

Кыскасы: эшкә суд приставлары алынгач, шаяруга урын калмый.

Суд приставлары белән рейд: Циркка кермичә генә, “цирк” карап кайттык

Кыскасы: эшкә суд приставлары алынгач, шаяруга урын калмый.

Язгы матур көннәрнең берсе. Кояшның якты нурлары бар җиһанны иркәли, хәтта күзләрне дә ачып булмый. Менә шундый искиткеч гүзәл көн кемнәрдер өчен көтелмәгән хәлдән башланды. 

Цирк бинасына кермичә генә “тамаша” карап булыр дип уйламаган идек. Ә шулайда беренче рәткә билетларыбыз булуы ачыкланды. ЮХИДИ хезмәткәрләре белән суд приставлары оештырган рейдларда хикмәтле очраклар еш була: берсе яңа гына табадан төшкән “премьера”, ә икенчесе инде күптән таныш сценарий. 

Бурычлыларны ничек табалар?
Бу хикмәтләрне сөйләгәнче бурычлыларны ничек тапканнары турында сүз кузгатыйк. ЮХИДИ хезмәткәрләре юлдагы камераларның берсенә тоташа. Планшетка камерага якынлаша торган машиналар турында мәгълүмат килә. ЮХИДИ хезмәткәрләре машинаны туктата һәм документларны тикшерү башлана. Суд приставлары да “клиент”ын бурычларга тикшерә. Канун буенча кешенең 3 мең сумнан артык бурычы булганда кулга алу мөмкин. Эшнең төп асылы – хокук бозучыны бурычын түләргә мәҗбүр итү. Суд приставының карарын 10 көн эчендә шикаять итеп була.  Арест бурычлының теләсә кайсы күчемсез һәм күчемле мөлкәтенә, счетлардагы акчаларга салынырга мөмкин. Кыскасы: эшкә суд приставлары алынгач, шаяруга урын калмый. 

Беренче хикмәт. Приставлар эшләгән урынга барып җиткәнче, эвакуатор ак “Рено” машинасын инде алып киткән иде. Юл кырында электр җылыткычы һәм пакетларга тутырылган кәгазьләр ята. Машина йөртүчесе тимер аты белән хушлашканчы кирәк-яракларын алып калырга өлгергән. Хәер, әле үзе китмәгән. ЮХИДИ хезмәткәрләре машинасында урта яшьтәге кап-карадан киенгән ир-ат утыра. Йөзенә карагач ук, кайгыга батканы сизелде, күрәсең бурычлары аз түгел. 

Аның 800 меңлек бурыч җыйганы ачыкланды. Чыннан да, хәле җиңелләрдән түгел икән. Ир-атның баласының әнисе алимент түләтү турында гариза язган булган. Кайчандыр ачкан оешмасында түләнмичә калган салымнар да үзләре турында белгертте. Бер мизгелгә бу ирне кызганып та куйдым, тормыш бит бу.

Дөнья хәлен белеп булмый. Тик... Ир-ат алиментлары турында бик яхшы белгән. Түләүләрнең бер өлешен аның хезмәт хакыннан басып барганнар. Моңа өстәп, әфәнденең машина йөртү таныклыгы да юк икән бит. Суд приставлары “кармагына” чыннан да, зур “балык” эләккән...

Ир-ат бераз читкә китеп хатыны белән килешергә тотынды. Профилактик әңгәмәләр, ата-ана бурычы һәм суд карарын үтәү кирәклеге турында искәртмәләр нәтиҗәле булмаган, күрәсең. Ир-ат алимент түләмәгән, ә бурычлар тамчы кебек тамып торган, хәзер инде күл җыелып, язгы ташулар да башланган. Бу ташкынны туктату ай-һай җиңел булмас шул. Машинасыз калган ир-атның язмышы хәзер баласының әнисе кулында.  Гаилә мөнәсәбәтләрен суд приставлары ярдәменнән башка җайлана алмывы да кызык түгел, кызганычтыр.

Озак кына телефоннан сөйләшкәннән соң, ир бераз җанланып киткән кебек тоелды. Баланың әнисе алиментлар түләтү турында гаризасын приставлардан алырга ризалашкан. Телефоннан сөйләшүдә ризалык биргән ананың гамәлдә нинди карар кабул итүе - билгесез. Ирнең машина йөртергә хокукы булмавын да онытмыйк. Бу гамәле өчен дә, аңа тагын 30 мең штраф өсти алалар әле (Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 12.7 маддәсе). 

Әлеге иргә мин дә сорау бирдем: “Сез гаебегезне таныйсызмы?” - дим. Адымнарын тизләтеп, ишетелер-ишетелмәс тавыш белән: “Таныйм”, - диде дә читкә китте. Төпсез чанага утырган кешенең тагын да ныграк башын авырттырмадым.

ЮХИДИ хезмәткәрләре янына янә бер машина туктады. Ак иномаркадан күзлекле текә генә бер ир-ат чыкты. Бурычлы дусты белән күрештеләр дә, машинага юл кырындагы әйберләрне төяп куйдылар. Ирләр кул биреште дә, берсе үз юлы белән китте, ә икенчесе ЮХИДИ машинасында  утырып калды. 

Икенче хикмәт. Суд приставларының “кармагына” таксист та эләкте бит. Документларны тикшерә башлауга ук: “Нинди “бәйрәм” соң монда? Беренче тапкыр юлда тикшерәләр. Мин ашыгам бит!”, - дип канәгатьсезлек белдереп сүз башлады ул. Суд приставы хезмәткәре документларны фотога төшереп, тикшерергә җибәрде. “Бераз сабыр итегез, тизрәк тикшерергә тырышырбыз”, - дип кенә җавап бирде. “Ник үзегез белән компьютер йөртмисез? Акчаны сыдырып ала беләсез бит”, - ди ачуыннан помидор кебек кызарган таксист.  “Түләнмәгән штрафларыгыз бар. Күләмен хәзер төгәл әйтербез. Машинагызны эвакуатор белән алып китәргә мөмкиннәр”, - дип тыныч кына суд приставы хәлне аңлата башлады. 

Баксаң, таксист машинасын арендага гына алып торган. Бу тимер атка бер генә таксист атланып йөрмәгән икән шул. Кайсысы штрафлар җыярга өлгергән - билгесез. Түземлеге беткән таксист: “Шалтыратып сорагыз инде”, - дип ялвара башлады. Таксист йөрткән машинада барлыгы 1 мең 500 сумлык штраф җыелган. Бу аның өчен көтмәгән яңалык булды бугай: “Мин кагыйдәләр бозмадым”, - дип аптырап калды. Тизрәк такси хезмәтендәге җитәкчеләренә хәбәр салырга ашыкты.

Таксист “чиста” булса да, йөрткән машинасы “пычрак” булып чыкты бит әле. Түземлеге тәмам бетеп, таксидан, ачу белән ишекне ябып, клиент килеп чыкты. Катлы-катлы итеп сүгенде дә: “Хәзер 1 километр җәяү барасы”, - дип китеп барды. Таксистның да гаебе юк кебек, тик машина хуҗасы исемендә штрафлар бар. Клиентын югалткан әфәндене дә, таксида барган кешене дә жәлләп куйдым. Берсе акчасыз, ә икенчесе барасы җиренә соңга калды. Баксаң, такси машиналары белән мондый хәлләр еш булып тора икән.

- Такси машиналарының яртысыннан күбесе арендага алына. Штрафлар турында алдан кисәтә башламасаң, машина йөртүчеләр аның җыелганын сизми дә кала, чөнки штраф машинаның хуҗасына килә, - дип сөйләде суд приставлары хезмәткәре.

“Кайвакыт жәлләп тә куясың инде” 
Суд приставлары эшчәнлегенә кагылышлы сорауларны рейд өчен җаваплы Равил Гафаровка бирдек.  

- Сезнең хезмәтегезне кайберәүләр яратып бетерми, билгеле. Юкка гына акча алып яталар дип уйлаучылар да күптер...
- Без бит акчаны үз кесәбезгә салмыйбыз. Акчалар федераль бюджетка китә. Иң мөһиме кешеләрнең сүзләрен йөрәккә якын алмаска. Күпләр үзләренең гаепле икәнен аңлый, тик аны танырга гына теләми. Вакыт үткәч, барыбер алар хаклы булмавы белән килешә. 

- Суд приставларына берничә тапкыр эләгүчеләр бармы?
- Андый очраклар булгалый. Бер егетнең  200 меңлек бурычы өчен машинасын штраф стоянкага алып киттеләр. Ул бурычын түләп чыккан, машинасын да алган. Бер елдан тагын шул ук егет белән очраштык. Янә бурычлары җыелган. “Тагын туктамаслар әле”, - дип бу хәлгә җитди карамаган. Машинасын янәдән эвакуатор белән алып китәргә туры килде. Хәзер дөрес юлга басты бугай, шөкер. 

- Иң “популяр” бурычлар исемлеге бармы?
- Һәркемнең бер тапкыр булса да юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәү өчен штраф түләгәне бардыр. Штрафлар буенча бурычлылар белән көн саен очрашабыз. Аннан кредитлар, микрозаймнар алып, аларны түләмәүчеләр дә күп. Алимент, салымнар буенча бурычлылар да очрый. 

- Кешеләрне жәллисезме?
- Суд приставларының максаты -  җәмгыятькә файда китерү. Эшкә җитди карарга кирәк, без бары тик канунга буйсынабыз. Ә инде кануннарны белмәү җаваплылыктан азат итә алмауны истә тотырга кирәк. Кайвакыт кешеләрне жәлләп тә куясың инде. Кемнеңдер тормышы кар өеме кебек әйләнә дә әйләнә, проблемалары артканнан-арта бара. Узган елны  гына салым һәм штрафлар буенча бурычлар булу сәбәпле бер машинаны алырга туры килде. Рульдә бер кулы булмаган хатын-кыз иде. Ире дә җитмәсә, өйдә эшсез. Шулай да канунга каршы килеп булмый, ул һәркем өчен дә бер.

- Кешеләр социаль челтәрләрдә ЮХИДИ хезмәткәрләре торган урыннар турында хәбәр итеп тора бит. Бурычлылар да моны күреп, метро яки автобуста гына барырга уйласа, нишлисез?
- Бүген, иртәгә тотылмаса да, ахыр чиктә бурычлы барыбер тотылачак. Бурычларны җыймыйча яшәү күпкә кулай. 
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading