16+

Суган-порейның гадәти суганнан аермасы нидә?    

Кибеттә суган-порей сатыла, аның гадәти суганнан аермасы нидә һәм ничек кулланырга?

Суган-порейның гадәти суганнан аермасы нидә?    

Кибеттә суган-порей сатыла, аның гадәти суганнан аермасы нидә һәм ничек кулланырга?

Кибеттә суган-порей сатыла, аның гадәти суганнан аермасы нидә һәм ничек кулланырга?
Әлфинур Кыямова,
Казан.

Суган-порей безнең хуҗабикәләр арасында бик үк популяр түгел. Әмма аның файдасы бик зур. Порей 90 процент судан тора, кальций, натрий, тимер, күкерт, фосфор, калий, магний, В, Н, РР, С, А, Е витаминнарына бай. Аңарда бигрәк тә А һәм С витамины күп. Составында фолий, никотин һәм аскорбин кислотасы, эфир майлары бар. Ничек кенә файдалы булмасын, аны ашказаны авырткан һәм гипертония­дән җәфаланган кешеләргә күп ашарга ярамый, чөнки ул ашказанында кислоталылыкны арттыра, кан басымын күтәрә. Бала имезә торган ханымнарга да аны ашаудан тыелып торырга кирәк. Сөткә тәме чыгып, бала имми башларга мөмкин.

Суганның ак өлешен һәм астагы яшь яфракларын гына кулланыгыз.  Аны ашка да, икенче аш әзерләгәндә дә файдаланып була. Бу суганны чи килеш тозга манып ашаучылар да бар.

Аш-су осталары аның каты яшел яфрак­ларын алып ыргыта. Кайберләре исә, әрәм булмасын дип, карт яфракларын турамыйча гына бөтен килеш шулпага сала һәм ул дәфнә яфрагы кебек пешә дә аны алып ыргыталар. 

Порей-суганны салатларга да кушалар. Пешкән йомырка белән кушып, каймак салып ашарга да була. Пекин кәбес­тәсе белән салат ясый аласыз. Моның өчен 400әр грамм пекин кәбестәсе, порей һәм алма алабыз. Суганны боҗралап турыйбыз, кәбестәне озынча итеп турыйбыз. Алманы эре угычтан уабыз. Барысын бергә кушып, тоз, борыч сибеп, каймак яки сыек май салып ашыйбыз.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading