16+

Сугыш – романтика түгел

Без үскән чорда сугыш темасына күп сөйләнелде, яңадан-яңа фильмнар чыгып торды. Ул чакта әле сугыш михнәтен татыган, яу кырыннан исән кайта алучылар шактый иде.

Сугыш – романтика түгел

Без үскән чорда сугыш темасына күп сөйләнелде, яңадан-яңа фильмнар чыгып торды. Ул чакта әле сугыш михнәтен татыган, яу кырыннан исән кайта алучылар шактый иде.

 Ни гаҗәп, әмма Җиңү көнендә дә аларның шатлыклы-елмаюлы чагын күрмәдем, «Без!» – дип күкрәк кагып ялкынлы сүзләр дә сөйләмәделәр, сугыш турында гомумән гәп куертырга атлыгып тормыйлар иде.

Сугыш турында фильмны күреп: «Бу да булдымы кино, сугыш шундый буламыни?!» – дигәннәрен дә хәтерлим. Күпләр өчен ул чорда Җиңү көне – бәйрәм катыш искә алу көне иде. Бу ул чагында якыннарын югалтучылар, сугыш михнәтен татучылар күбрәк булугамы, әллә халыкның үзаңына бәйлеме?

Сугыш темасы хәзер дә сөйләнелми түгел, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына бихисап чаралар үткәрү каралган, фильмнар әледән-әле чыгып тора. Голливуд блокбастерларының ярлы күчермәсе булган ул фильмнар турында аерым тукталып язып булыр иде, әмма алардан башка да эч пошыргычлар аз түгел. Хәзер ничек булса да шаккатыру заманы, кеше сөйләшкәндә, үзе мәгънәсен аңламаган сүзне булса да кыстырып куеп, акыллы күренергә тырыша. Җиңү көнне дә машинасына «Кабатлый алабыз», «Берлинга!» кебегрәк язулар ябыштырып куючылар шактый булачак.

Төбе салынган ыштан киеп, кредитка чумып алган тәгәрмәчле калай савытыңа утырып нәрсә кабатлый аласың? Баш түбәсеннән пулялар сызгырып торганда яу кырыннан яралы иптәшеңне алып чыгуны, дүрт елга якын көн дә үлем белән күзгә-күз очрашуны күз алдына китерә аласыңмы? Йә булмаса хат ташучының кара кәгазь тоттырып китүен? Башкаларның әтисе фронттан кайтып кочагына алганда, аларга кызыгып карап торуны?.. Сугышның бернинди романтикасы юк, ул сиңа смартфоныңны тотып үзең генә матур дип уйлаган фотоңны инстаграмга тезеп утыру түгел, сугыш лайкларга мохтаҗлык кичерми.
Элек саранланып кына сугыш чоры турында сөйләүчеләрдә бернинди мактану да, үзен батыр итеп күрсәтү яки кызгандыру нияте дә юк иде – алар бары тик сугышның никадәр куркыныч икәнен генә әйтергә теләгән.

Аңа сокланырга түгел, киресенчә, чирканып, куркып карарга кирәк. Машина тәрәзеңә «Кабатлый алабыз» дигән язу ябыштырганчы, бәлки әле бераз гына баш миен дә эшләтеп алу комачауламыйдыр. Һәрнәрсәдән шоу ясарга теләүчеләрнең биш-алты яшьлек баласын хәрби киемгә киендереп, аңа сугышны кызык бер уен итеп сеңдереп үстерү нормаль күренеш түгел. Агач автоматлар ясап, без дә «атыш-атыш» уйнадык анысы, әмма шуның өстенә әле шактый гына китаплар да укылды, ул тема ярыйсы гына өйрәнелде, романтика рухы белән сугарылмады. Китаплардан тыш, яу кырыннан килгән өчпочмаклы хатлар да укылды, алар күп­ләрнең өендә иң кадерле ядкарь булып сакланды. Романтикага урын табылмаган, без аны башка җирдән эзләдек.

Хәтерне җуярга ярамый, билгеле, әмма беренче чиратта сугышның кайгы-хәсрәт икәнлеген аңлау кирәк, әгәр әүвәл аңлатучысы үзе аңласа. Башлангыч сыйныфларда катлаулы формулалар өйрәнә башламаган кебек, бакча яшендәге баланы хәрбиләр киеменә төреп, аңардан «каһарман» ясыйсы түгел. Патриотлык тәрбияләү түгел бу, бары тик сугышны матур төсләргә күмеп, чираттагы шоу ясау гына. Без бу якты дөньяга килеп шушы Җирдә яшәсен өчен, миллионнар корбан булган. Бүгенге буынның аларның сөякләре өстенә басып биегәнен күрсә, ни әйтерләр иде икән?

Фото: tatar-inform.tatar

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading