16+

Сугыш түгел – утка сикермик

Татарстанда быелның унбер аенда 123 кеше янгында янып яки тончыгып үлгән, шуның 11е – балалар.

Сугыш түгел – утка сикермик

Татарстанда быелның унбер аенда 123 кеше янгында янып яки тончыгып үлгән, шуның 11е – балалар.

Бу коточкыч саннарны Министрлар Кабинетында 3 декабрьдә узган брифингта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе Рафис Хәбибуллин әйтте.

– Биш ел эчендә республикада янгыннар саны – 6, ә янгыннарда һәлак булучылар 11,8 процентка кимеде. Ләкин янгыннарда һаман да үлем күп әле, тыныч тормышта мондый фаҗигале хәлләргә һич тә ирек бирергә ярамый, – диде Рафис Хәбибуллин.

Быел 2365 янгын очрагы теркәлгән, шуның 90 проценты шәхси секторда килеп чыккан. Янгыннарның 55,7 процентында саксызлык – төп сәбәпче. Корыган үләннәрне һәм чыбык-чабыкны өй яки каралты-кура тирәсендә ачык мәйданда яндырырга ярамый.

– Кайбер торак пунктларны корыган үләннәр баскан, бу янгын хәвефе тудыра. Ачык утны күзәтүчесез калдырасың икән, ялкын үләннәргә кабып, йортларга күчте дигән сүз. Балаларның шырпы яки учак белән уйнавына битарафлык күрсәтмәгез. Балаларның ут белән уйнаулары аркасында 27 зур янгын килеп чыкты, – дип кисәтте МЧС вәкиле.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика Хөкүмәте игътибарында янгын күзәтчелеге хезмәтенең техника паркы елдан-ел яхшыра барганлыгын телгә алып үтте Рафис Хәбибуллин. Муниципаль берәмлекләр дә янгыннарга каршы чаралар күрә. Республика буенча 37 388 урында суга ялгану чыганагы-механизмы ясалган. Үзара салым программасының да файдасы зур. Мәсәлән, быел гына да үзара салым акчаларына 305 янгын гидранты төзелгән.

Республикада әле 13 авылда урамда янгынга каршы су чыганагы (гидрант) юк. Киләсе елда торак пунктларга тагын 213,6 километр суүткәргеч торба сузылачак, 42 су башнясы төзеләчәк. Әлеге 13 авылга да су килеп җитәр, янгын гидрантлары да булдырылыр, дип өметләник.
– Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов өйләргә һәм фатирларга янгын хәбәре бирә торган автоном җайланма урнаштыру идеясен хуплады. Республика бюджетыннан бирелгән 20,6 миллион сумга 20 299 йортка 74 829 аппарат урнаш­тырылды. Бу чарада эшкуарлар да ярдәм итсен иде, – диде Рафис Хәбибуллин.

Янгын хәбәре бирә торган автоном җайланма балигъ булмаган балалар тәрбияләгән катлаулы гаиләләргә, дүрт һәм аннан күбрәк бала тәрбияләгән имин гаиләләргә, социаль яклау органнарында патронаж исәптә торган инвалидларга, сугыш ветераннарына, шулай ук 70 яшьтән өлкәннәр өйләренә куелды. Мондый механизмнар өч бала тәрбияләгән мохтаҗ гаиләләргә, инвалид бала тәрбияләгән гаиләләргә дә урнаштырылачак.

Янгын хәбәре бирә торган автоном җайланманың бәясе 250-300 сум тирәсе, ул крон батареясыннан эшли, энергиясе бер елга кадәр җитә. Батарея беткәндә, автоном җайланма «пип-пип» рәвешендә аваз бирә башлый, димәк, батареяны алмаштырырга вакыт җиткән. Төтенне аз гына сизүгә үк, җайланма хәтәр каты аваз сала. Быелның 12 октябрендә Биектау районының Биектау авылында күршеләре янгын хәбәре җайланмасының тавышын ишетеп, инвалид йорт хуҗасын ут капкан өйдән чыгарган.

– Ниндидер кешеләр, хәтта МЧС киемендәге «ялган хезмәткәрләр» өегезгә яки фатирыгызга килеп, «монысы бик яхшы» дип, 1500-3000 сумга янгын хәбәре бирә торган җайланма тәкъдим итәләр икән, һич ышанмагыз һәм кертмәгез. МЧС аппаратлар сату белән шөгыльләнми, – дип кисәтте Рафис Хәбибуллин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading