16+

Сугыш яшьлеге кире кайтмасын

Балык Бистәсе районының Балтач авылы урамнарында солдатлар йөрде. Хәзерге армия хәрбиләре түгел, ә Ватан сугышы солдатлары.

Сугыш яшьлеге кире кайтмасын

Балык Бистәсе районының Балтач авылы урамнарында солдатлар йөрде. Хәзерге армия хәрбиләре түгел, ә Ватан сугышы солдатлары.



- Коронавирус сәбәпле, әлегә күмәк мәдәни чаралар үткәреп булмый. Шунлыктан, сәнгать җитәкчесе Алсу Вафина белән киңәшләштек тә, “Фронт агитбригадасы” оештырдык. Артистлар фронтларга концертлар белән барган бит, без дә авылыбызның хезмәт ветераннарына барып, урамда яки ишегалларында тәрәзәләре каршында концерт куйдык, - ди Балтач авылы мәдәният йорты директоры Әминә Гатиятова.

 Элеккеге “Татарстан” колхозында төрле тармакларда эшләгән 17 авылдашының һәркайсына багышлап шигырь дә чыгарган Әминә ханым. “Шәхси концерт”ка лаек булган балтачлыларның 90 яшь тирәсендәгеләре-Әмир Габдуллин, Габделхәй Сөниев, Нурлыбанат Зыятдинова, Галия Зыятдинова һәм Сәйха Сафина.

- Көтелмәгән вакыйга булды бу, зурлаганнары өчен рәхмәт! Яшь чакларны искә төшерделәр. Ләкин, безнең чордагыларның яшьлеге сугыш елларына туры килде шул, андый яшьлек кирәкми. Дөньялар тыныч булсын! - диде Нурлыбанат апа Зыятдинова.
            

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading