16+

Сугыш беркайчан да булмасын!

Абыем Солтан Баймурзин – сугыш ветераны, бик тыйнак, гап-гади авыл кешесе иде.

Сугыш беркайчан да булмасын!

Абыем Солтан Баймурзин – сугыш ветераны, бик тыйнак, гап-гади авыл кешесе иде.

Сугыш, үзенең батырлыклары турында беркайчан да сөйләмәде. Беркайчан да медальләрен дә такмады, сугыш турында кинолар да карамады ул.
Шуңа да аның сугышта кем булуын үзе исән чакта беркем дә белмәде. Бер вакыйга хәтеремдә. Без абыйның гаиләсе белән бер урамда өч өй аркылы гына күршедә яши идек. Минем зур абый, унбиш яшьлек үсмер, белмим, кайдандыр сатып алгандырмы, әллә инде нәрсәгә дә булса алмаштыргандырмы, өйгә тутыккан бер көпшәле ау мылтыгы алып кайтты. Үзенең табышы белән Солтан абзыйга да мактаныр­га уйлаган бу. Абзый өендә кичке аш ашап утыра икән. Шатлыгы эченә сыймаган Рамил, керә-керешкә үк: «Солтан абый, күрәсеңме минем нәрсәм бар!» – дип кычкырган.

Солтан абыйның реакциясе Рамил өчен чын мәгънәсендә көтелмәгән булган. Мылтыкны күрү белән Солтан абзый урыныннан сикереп торып, аны Рамилнең кулыннан тартып алып, ишегалдына йөгереп чыгып, түтәсе белән җирне төя башлаган. Ул аны шундый көч кулланып төйгән: түтәсе йомычкага әйләнгән, күреге сынган, хәтта көпшәсе кәкрәйгән. Мылтыкны тар-мар иткәннән соң Солтан абзый бер сүз дә дәшмичә, аны җиргә ташлап калдырып, авыр сулап өйгә кереп киткән.
Рамил бу хәлдән телсез калган. Ул күз яшьләрен көчкә тыеп, мылтык калдыкларын җыеп алган да өенә кайтып киткән. Бик озак ул Солтан абзыйга үпкәләп тә йөрде әле.
 Бу хәлләрдән соң шактый еллар узгач, Солтан абзый да гүр иясе булгач, интернеттагы бүләкләр архивыннан без аның полк разведчигы булуын, тылга «тел» алырга йөрүен, бер разведка төркемен яклап берь­ялгызы сугышканы өчен «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнүе хакында белдек.
Хәзер сугыш тарих кына булып, халкыбыз өчен әлеге куркыныч сынауларның тере шаһитлары да бик аз калгач, мин бу сугышны үткән абзыйның аны хәтерләтүче һәрбер нәрсәгә, хәтта гади ау мылтыгына да ачуы бик нык чыкканын аңлый башладым.

Шамил Кидрасов,
Нижневартовск каласы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading