16+

Сугышчыларны дәвалаган мәктәп

Казанның Киров районында элек эшчеләр яшәгән бистәдәге балаларны укытуны максат итеп төзелгән 81нче мәктәп бар. Әлеге белем учагына – 85 ел

Сугышчыларны дәвалаган мәктәп

Казанның Киров районында элек эшчеләр яшәгән бистәдәге балаларны укытуны максат итеп төзелгән 81нче мәктәп бар. Әлеге белем учагына – 85 ел

Бигрәк иске икән, димәгез. Мәктәпнең күптән төзелгән булуына баскычлар гына ишарә ясый диярлек. Калган урыннары бар да заманча. Бер бүлмәдән кала...

Мәктәпнең икенче катында урнашкан ул бүлмә. Анда моннан 75 ел элек госпитальләрдә палаталар ничек булса, хәзер дә шундый ук предметлар урнаштырылган. Әмма бу гадәти музей экспонатлары гына түгел. Чөнки нәкъ 79 ел элек бу мәктәпне госпиталь итеп үзгәртеп, анда фронттан кайтарылган яралыларны дәвалаганнар.


– Биредәге районда эшчеләр яшәгән, – дип сүз башлады мәктәпнең китапханәчесе һәм музей мөдире Гүзәл Зәйнуллина. – Балалар күп була, ә мәктәпләр юк. 1935 елда Казанга җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Надеж­да Крупская килә, җитен комбинатындагы эшчеләр белән очраша. Ә анда күпчелек – хатын-кызлар. Һәм алар Крупская­дан мәктәп сорый. Шул ук елны мәктәпне төзи башлыйлар һәм ярты ел дигәндә, ул сафка баса.
Шул рәвешле 1935 елның сентябрендә Киров районында яшәүче балалар мәктәпкә йөри башлый.

Бөек Ватан сугышы башлангач исә заманча, уңайлы һәм зур бинаны госпиталь итеп үзгәртәләр. Өстәвенә Юдино бистәсендәге тимер юл да әлеге урыннан ерак түгел генә урнашкан. Балаларны башка бинага укырга күчерәләр.
– Яралыларны 1 июльдә китерә башлыйлар. Күп госпитальләр Мәскәүдән эвакуацияләнә. Бу тирәдә барлыгы җиде госпиталь урнашкан булган. Безнең мәктәптәге госпиталь дә шулай ук Мәскәүдән күчерелә. Бу бинада госпиталь 1944 елга кадәр була, – ди Гүзәл апа.

Моңа кадәр тулы белем бирә торган мәктәп җидееллыкка әйләнә. Мәктәп музеенда бер истәлекле фотосурәт бар. Анда 1942 елда мәктәпне тәмамлаучылар төшерелгән. Әлеге сыйныф укучыларының барысы да – кызлар да, егетләр дә, фронтка китә. Кызганыч, күбесе әйләнеп кайтмый.


...Госпитальне исә авыруларга мөмкин кадәр уңайлы итеп җиһазлыйлар. Әмма яралылар шул кадәр күп була ки, бер палатада 30ар кеше яткан. Ашау да такы-токы гына. Шул чорда һәр авыруга күпме ризык тиешлеге хәтта диварга язып эленгән була.

Сугышның иң кайнар һәм авыр урыннарында – Сталинград сугышы, Курск дугасында булганнарны дәвалыйлар биредә. Билгеле инде, шәфкать туташлары җитми. Аларга ярдәмгә мәктәп укучылары, укытучылар килә. 12-13 яшьлек кызлар авыруларның киемнәрен юарга хәтта Казансу елгасына кадәр йөри. Солдатларның шактые укый-яза белми. Укучы кызлар аларны язарга, укырга өйрәтә.

Мех фабрикасыннан бирегә калдык кисәкләрне җибәрә торган булганнар. Үсмер кызлар ул кисәкләрдән төрле бия­ләй, фуфайка кебек әйберләр тегеп, фронтка озаталар.Посылкалары белән бергә, хат яисә открыткалар да салалар.
Шундый открытканың берсе хәзер дә сакланып калган.
– 1942 елда Люда Слесарева фронтка открытка җибәрә. Открытка фронтта Себердән Михаил Талюкин дигән егеткә эләгә. Шул открытка белән Берлинга кадәр барып җитә. Сугыштан исән-имин кайтсам, бу кызны эзләп табар идем, ди.
Сугыш беткәч, ул Үзбәкстанга китә, гаилә кора, белем ала. Аннан Тверьга кайтып төпләнә. Шуннан бу тарих турында корреспондентка сөйли. Журналист Казанга шалтырата. Ул вакытта «Казанские известия» басмасы чыга. Анда, шундый-шундый кыз­ны эзлибез, дип язып чыгаралар. Ә газетаны, очраклы рәвештә генә, Люданың кызы укый. Люда үзе исә 50 яшендә кинәт кенә үлеп китә. Шуннан ул кыз Михаил агай белән элемтәгә керә.  Ул – Россия­нең халык рәссамы. 1989 елдан алып, бабай  белән хат алышабыз. Ул Люданың кызына гел акча салып тора. Люданың каберендә һәрвакыт тере чәчәкләр булсын, ди Михаил ага. Инде аңа да 95 яшь, – ди Гүзәл Зәйнуллина.
Сезнең дә бу герой-мәктәп белән танышасыгыз килсә, биредә һәр кунакны да ачык йөз белән каршы алалар!
 

Лилия Локманова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading