22 июнь – Бөек Ватан сугышы башланган көн. Бу дата Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтелә.
Әлеге истәлекле көн уңаеннан Татарстанның дәүләт архивы 1941 елдан сакланып калган кайбер документларны күрсәтте.
Татарстан дәүләт архивының күргәзмәләр һәм нәшер итү эшчәнлеге буенча бүлек җитәкчесе Гүзәл Фәизова әйтүенчә, архивта СССР оборонасының халык комиссары Советлар Союзы маршалы С.К.Тимошенконың сугышка чакыру хәбәре басылган беренче телеграммасы бар. Әлеге телеграмма 1941 елның 22 июнендә сәгать 18.25дә килеп ирешкән. Шулай ук Казан киез итек комбинатындагы митингны чагылдырган фото да зур мәгънәгә ия.
– Сугыш башланган беренче көннәрдә үк завод-фабрикаларда әнә шундый митинглар узган. Идеология, патриотлык хисләре көчле булган дияргә була. Кешеләр үз теләкләре белән фронтка киткән. Аларның гаризалары да архивта саклана», – ди Гүзәл Фәизова.
Документлардан күренгәнчә, сугышка китәргә теләк белдереп ирекле рәвештә язылган гаризалар 23-26 июнь көннәрендә үк килә башлаган. Күңел ничек куша – шулай язганнар гаризаны. Фронтка теләп китүчеләр арасында хатын-кызлар да булган. Әнә Иссина Ф.З. Бауман районы хәрби комиссариатына язган гаризасында сугышка җибәрүләрен сорый. «Ленин-Сталин эшенә соңгы сулышыма кадәр тугры булачакмын», – дигән ул.
Архивтагы документлардан күренгәнчә, сугыш башлангач, оешмалардан, халыктан радиоалгычларны җыйганнар. Урамнарда бар кешегә дә бертөрле хәбәр җиткерә торган махсус репродукторлар – «кара тәлинкәләр» барлыкка килгән. Алар аша халыкны соңгы яңалыклар белән таныштырып барганнар.
Тагын бер үзенчәлекле документ Кызыл Армия өчен халыктан җылы киемнәр кабул итү тәртипләренә кагыла. Инде сентябрь башында ук бу эшнең инструкциясе, тәртипләре эшләнгән була. Кирәкле әйберләрнең үлчәмнәренә кадәр күрсәтелә. Мәсәлән, күн пәлтә, мамык куртка, телогрейканың озынлыгы 68 сантимердан да кыска булмасын, колакны каплап тора торган шапкаларның үлчәме 55 сантиметрдан да кечерәк кирәкми, шинель 106 сантиметрдан да кыска булмасын. Кабул итеп алынган кием-салымнарга квитанция бирелгән.
Гүзәл Фәизова әйтүенчә, архивта саклана торган бу документлар еш кына күргәзмәләрдә, мәктәпләрдә, төрле тематик дәресләр уздырганда, 9 Май бәйрәме уңаеннан оештырылган чараларда кулланыла. Шулай ук мәктәп укучыларының үзләрен дә, еш кына архивка чакырып, уникаль документлар белән таныштыралар. Хәзер тарихи документларның күбесе цифрлаштырылган. Шуңа да теләгән кеше алар белән электрон вариантта да таныша ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар