Дәү әтиле - дәү әниле рәхәт балачагымны бик сагынам. Ул еллар хәзер төшкә генә керә, анысы да бик сирәк. Гадәттә, ул төшләрдән соң, көне буе шул җылы хисләргә уранып, якты хәтирәләрне барлап йөрим.
Бер дәү әнием инде күптән мәрхүм. Аның кебек изге күңелле, җайлы, беркайчан да кешегә авыр сүз әйтми торган кеше дөньяда бармы икән? Бик ярата идем мин аны. Ә бер дәү әтиемне мин бөтенләй белмим, мин туганчы, гүр иясе булган. Кызганыч, узган ел Әлки районы Алпар авылында яшәүче дәү әтиемне җирләдек. Бер ел вакыт узса да, юксыну ачысы кимеми, киресенчә, арта гына. “Ай, кызым” дип кочаклавын искә алсам, йөрәк әрни...
Әле дә ярый әниемнең әнисе исән-сау, Аллаһка мең шөкер. Дәү әнием – Надыршина Мәрфуга Һадиулла кызы Мамадыш районы Югары Кыерлы авылында яши. Быелның маенда аңа 88 яшь тулды. Дәү әни - яшьли тол калып, биш кыз баланы үстергән герой ана, үрнәк шәхес. Бүгенге көндә ул төпчек кызы тәрбиясендә гомер итә.
Дәү әни белән аның балачак еллары турында еш сөйләшәбез. Күп вакыйгалар һәр йортка кайгы-борчу алып килгән, бәхетле балачактан мәхрүм иткән сугыш елларына туры килә. Сугыш беткән вакыт. Көзлектә басуда арыш чәчәләр. Ызан башында хәлсезләнгән, интеккән, йончыган бер шәүлә күренә. Чәчүчеләр бу кешедә авылдашлары Һадиулланы танып ала. “Сугыштан кайтып баруы әткәйнең”, - ди дәү әни. Авызына учлап-учлап арыш тутыра сугышчы. Бу вакытта ачлыктан хәлсезләнгән Һадиуллага шушы бер уч бөртек яшәү җылысы, туган җир тәмен, киләсе көнгә ышаныч, исән-сау әйләнеп кайтуына сөенү хисләре белән сугарылган бетмәс-төкәнмәс рәхәтлек, җиңү көчен бүләк итә.
Ләкин авылда бик сирәк әтилеләрнең берсе булдым дигәндә генә, язмыш дәү әнине кабат әтисез калдыра. “Миңа уку насыйп булмады. Әле ярый язарга, хәреф танырга өйрәнеп калдым. Дүртенче сыйныфтан соң инде мин фермада бозаулар карадым. Кияргә киемебез юк иде. Апайдан калган кием белән үстем мин”, - ди ул.
Аның каравы, хәзерге тормышына сөенеп, шөкер итеп туя алмый дәү әни. Ял җитү белән без - балалары, оныклары һәм оныкчыклары авылга кайтып төшәбез. Дәү әни әле дә тик тормас, безне тәмле ризыклары белән сыйлый. Без дә, ул да бу бәхетле көннәргә сөенеп туя алмыйбыз, Аллаһка шөкер.
Тик быел җәй безнең гаиләгә зур сынау алып килде. Дәү әниебез коронавирус белән чирләде. Тәм-ис сизмәү, югары тән температурасы, хәлсезлек билгеләрен суык тию дип уйладык. Кирәкле барлык даруларны алып кайттык, дәваланды. Әмма бер атнадан артык вакыт узып та, хәле яхшырмагач, дәү әнине КТга (компьютер томографиясенә) Казанга алып килдек. Аның нәтиҗәсе үпкәләрнең 74 процентына зыян килүен күрсәтте. Дәү әнине тиз арада Республика клиника хастаханәсенә алып бардык. Табиблар ак яулыклы дәү әнием янында “матур әби” дип чабышып йөри башлады.
Шулай итеп, дәү әни хастаханәдә калды. Әмма икенче көнне аның сугыш ветераннары госпиталенә күчерелүе мәгълүм булды. Дәү әни белән элемтәгә кереп хәлен сорашкач, “бар да яхшы, табиблар татарча аралаша, мине дәвалыйлар, үземне яхшы хис итәм” диде. Ун көн дигәндә, дәү әнине госпитальдән чыгардылар. Аллаһка шөкер, ул терелеп, үз аякларында өйгә кайтты.
Дәү әни буыны башка төрле шул. Беркайчан зарланмас, күз яшен күрсәтмәс, гел сабыр булыр. Дәү әни коронавирус белән авыруын белгәч тә, бирешмәде. “Хастаханәгә барам, терелеп өйгә кайтам”, дип кырт кисте. Шулай булды да. Табиблар да коронавирус белән чирләүчеләргә көчле рухлы булырга киңәш итә, чөнки бу вирус - бик хәйләкәр, кешенең баш мие, психикасы белән “уйный”. Ә без - кешеләр аннан да акыллырак булырга, аны җиңәргә тиеш!
Дәү әни кебек зирәк өлкәннәребез булганда, безгә берни дә куркыныч түгел. Ул янәшә булганда, җанга рәхәт, дөньядагы барлык борчу-мәшәкатьләр онытыла. Аның белән бер утырып сөйләшү, киңәшләшү бер китап укуга тиң. Дәү әниемне мәңге яшәтәсем килә. Балаларымның үсеп, буйга җитүен күрүен бик телим. Аллаһы Тәгалә әнә шул бәхеттән аермасын иде.
Эльвира ШАКИРОВА
Комментарийлар