16+

Сугышның йөзе нинди?

Бөек Ватан сугышында күпме хатын-кыз катнашканы әле дә билгеле түгел. Кемдер 800 мең ди, 1 миллион һәм аннан артык диючеләр дә бар.

Сугышның йөзе нинди?

Бөек Ватан сугышында күпме хатын-кыз катнашканы әле дә билгеле түгел. Кемдер 800 мең ди, 1 миллион һәм аннан артык диючеләр дә бар.

Республикада исә Бөек Ватан сугышы ветераны һәм аларга тиңләштерелгән 458 хатын-кыз яши. Кызганыч, аларның саны елдан-ел кими бара. Шуңа да ветераннарга игътибарны арттыру максатыннан, Татарстан парламентындагы хатын-кыз депутатлар «Сугышта хатын-кыз чалымы юк...» дигән проект башлап җибәрә.

– Проект әлеге хатын-кызларның барысының да өендә булып хәл белүне, аларның якыннары янәшәдә булуына һәм ярдәм итүләренә инануны максат итә. Без аларның һәркайсы белән сөйләшеп, истәлекләрен бастырып, дәүләт архивына тапшырырга, сугыштан хатларны һәм фотографияләрне тупларга телибез. Бу хатын-кызларның сүзләрен хәтердә мәңгегә калырлык итәргә, – ди Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова.

Әлеге проект 2020 елның 1 февраленнән алып 2021 елның октябрь аена кадәр дәвам итәчәк.  
– Бер генә Бөек Ватан сугышы ветераны да игътибарсыз калырга тиеш түгел. Алар өчен без нәрсә эшли алабыз? Алар турында кайгыртырга, социаль планда ярдәм итәргә, сәламәтлек саклау буенча игътибарны арттырырга кирәк. Әлеге инициатива әлбәттә хупланачак. Иң ерак авылларда, шәһәрдә яшәүче һәр кеше онытылып калмаска тиеш. Бу – безнең изге бурычыбыз, – ди Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул шулай ук мәктәпләр белем бирүгә генә кайтып калмыйча, тәрбияви функцияләрне дә үтәргә тиешлегенә басым ясады.

– Җәмгыятьтә мәгариф учреждениеләре эшчәнлеге үзгәрде. Барлык игътибар белем бирү функциясенә бирелә, ә мәктәпләрдә, гаиләдәге кебек үк, тәрбия бирү дә булырга тиеш. Без үзебезнең балаларыбызны халкыбызның иң яхшы традицияләрен күрсәтү һәм Бөек Ватан сугышы турында дөреслекне сөйләү өчен шунда бирәбез. Әлеге функция тулысынча эшли башларга тиеш. Гаилә һәм ата-аналар гына бу бушлыкны тулыландыра дип уйлау җитеп бетми. Шуңа күрә Россия Президенты сыйныф җитәкчелегенә игътибар итте һәм укытучыларга сыйныф җитәкчелеге өчен өстәмә түләү турында тәкъдим кертте, – диде Дәүләт Советы рәисе.

Лилия МИНСАФИНА

Фото: Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading