16+

Сукбай этләрне дә теркәргә, чиплаштырырга кирәк

Татарстан парламенты Дәүләт Думасына йорт этләрен һәм мәчеләрне мәҗбүри теркәү турындагы канун проекты тәкъдим иткән.

Сукбай этләрне дә теркәргә, чиплаштырырга кирәк

Татарстан парламенты Дәүләт Думасына йорт этләрен һәм мәчеләрне мәҗбүри теркәү турындагы канун проекты тәкъдим иткән.

Сукбай этләр барлыкка килүнең бер сәбәбе – хуҗаларының аларга карата җавапсызлыгы. Шул уңайдан аларны мәҗбүри теркәргә дигән таләп кертеп, кире хуҗаларына кайтарып бирү мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Канун проекты авторлары фикеренчә, фатирдагы хайваннарның санын да чикләргә кирәк. Депутатлар төбәкләрдә этләр өчен приютларны төзү вакытын да 2026 елга кадәр кичектерүне сорый.

“Кот и пес” приюты хуҗасы Альберт Галиев приютларны төзү вакытын кичектерү белән килешеп бетми. Безгә алар хәзер үк кирәк, вакыт сузылган саен проблема зурая гына, ди. Шул ук вакытта приютларны булдыру өчен финанс кирәклеген дә, сукбай этләрне тоту һәм приютта тоту белән шөгыльләнә торган кешеләр яки оешмаларны табуның авырлыгын да таный.

– Фатирда эт һәм мәчеләрнең санын чикләүгә килгәндә, канун проекты кабул ителгәннән соң, аларны кая куярга дигән сорау туа. Приютлар төзелеп бетмәгәч, алар әлбәттә инде урамда кала. Менә бу мәсьәләгә дә ачыклык кертү мөһим, – ди Альберт Галиев.   

Этләрне мәҗбүри теркәүгә карата фикерен дә җиткерде. Аныңча, өйдә торганнарын гына түгел, сукбай этләрне дә теркәргә, хәтта чиплаштырырга кирәк.
– Бу безнең өчен дә уңайлы. Ни өчен дигәндә, хуҗасыз этне тотканнан соң, сораулар күп туа, хайваннарны яклаучылар этләрне тоту белән шөгыльләнүчеләргә шикаятьләр белдерә башлый. Чип ярдәмендә этнең вакцина үткәнен, стерилизацияләнгәнме-юкмы икәнен, кайсы оешма тотканын белеп булачак. Андый вакытта шикаять тә урынлы, – ди ул.  

Нидерландта яшәүче Елена Стадник бер әңгәмәбез вакытында, мәче яки эт тотучыларның салым түләүләре турында сөйләгән иде.
– Бу илдә иң беренче күзгә ташланган нәрсә – хуҗасыз этләрнең бөтенләй булмавы. Моның өчен Нидерланд хакимияте тарафыннан бик күп чаралар күрелә икән. Иң әүвәл ташландык этләрнең 75 процентын стерильләштергәннәр. Аннары этне сатып алуга һәм тотуга салым керткәннәр. Эт сатып алырга җыенган кеше, салым түләргә дигәч, ә бу миңа кирәкме икән соң, дип уйлана башлый. Ә алар исә акчага бик сак карый торган халык. Аннары этне тоту кагыйдәләрен бозган кешеләр өстеннән шикаять биреп була торган хайваннарны яклау оешмасы эшләп килә. Андый кешеләрнең этләрен алып, штраф түләтергә мөмкиннәр, – ди блогер.   

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading