16+

Сулыкларда сак булыгыз! Бер атнада 14 кеше батып үлгән!

Бу атнада гына Татарстан сулыкларында 14 кеше батып үлгән. Ел башыннан исә 42 кеше бакыйлыкка күчкән. Шул исәптән ике бала да суда баткан. Узган ел белән чагыштырганда, 12 кешегә артыграк дигән сүз.

Сулыкларда сак булыгыз! Бер атнада 14 кеше батып үлгән!

Бу атнада гына Татарстан сулыкларында 14 кеше батып үлгән. Ел башыннан исә 42 кеше бакыйлыкка күчкән. Шул исәптән ике бала да суда баткан. Узган ел белән чагыштырганда, 12 кешегә артыграк дигән сүз.

Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган киңәшмәдә Россия Гадәттән тыш министрлыгының Татарстан буенча Идарәсе җитәкчесе Рафис Хәбибуллин хәбәр итте.

Рафис Хәбибуллин сүзләренә караганда, эссе көннәр җитү белән кешеләрнең суга батып үлүләре зур проблемага әйләнде. Коронавирус белән бәйле вәзгыять шартларында чикләүләр кертелүгә дә карамастан, халык күлләргә-елгаларга агыла. Хәбибуллин сүзләренә, һәлак булган 14 кешенең яртысы диярлек тиешсез коену урыннарында су кергән. Моннан тыш, барлык һәлак булучыларның ике дистәдән артыгы исерек хәлдә була. Проблема аеруча Казанда (6 кеше үлгән), Нурлатта (4 кеше, шул исәптән 1 бала), Яшел Үзән, Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга, Чаллы (3әр кеше), Чирмешән, Менделеевск районнарда ачык күренә. Тагын 13 районда сулыкларда берәр кеше батып үлгән.

Проблеманың кискен торуын истә тотып, шәһәр һәм районнарда мобиль патруль төркемнәре оештырылган. Тик бар җирлектә дә бу эшкә җаваплы карамыйлар икән. Татарстанда инде икенче атна бик эссе һава торышы, мондый ситуация әле аз дигәндә тагын атна ярым булачак, дип искәртте Рафис Хәбибуллин.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та вәзгыятьнең катлаулы икәнен белдерде. Ул район һәм шәһәр башлыкларына проблемага җаваплы карарга тиешлекне искә төшерде. "Сезнең бурыч - кешеләрнең иминлеген тәэмин итү, сез үз территориягездә барысы өчен дә җаваплылык тотасыз", дип ассызыклады Президент. Суга батып үлүчеләрнең исерек хәлдә булучылары күп икәнен искә төшереп, Р.Миңнеханов җәмәгать урыннарында исерткеч эчемлекләр куллану һәм мондый урыннарда исерек хәлдә йөрүне туктату буенча чаралар күрергә чакырды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading