16+

Суверенлык нәрсә бирәчәк?

Россия гражданнарының күпчелеге бәйсез интернет булуын теләми, ә аның глобаль булып калуын хуп күрә. Бу очракта бәйсез дигән сүз туры да килеп бетмидер, глобаль челтәрдән аерылып, үз пәрәвезеңә генә бәйләнү нинди бәйсезлек булсын ди?

Россия гражданнарының күпчелеге бәйсез интернет булуын теләми, ә аның глобаль булып калуын хуп күрә. Бу очракта бәйсез дигән сүз туры да килеп бетмидер, глобаль челтәрдән аерылып, үз пәрәвезеңә генә бәйләнү нинди бәйсезлек булсын ди?

Әмма 52 процент россияле Россия­дә интернет бөтен дөньяны бергә бәйләүче челтәр булып үсәргә тиеш һәм алар глобаль бәйлелек ягын сайлый. Суверен булыр­га теләүчеләр 23 процентны тәшкил итә, алар үзбаш булып, эчке пәрәвезне үрү яклы һәм алар моны бәйсезлек дип саный.
Элегрәк Дәүләт Думасы Россия интернетын автономия­ләштерү турында закон кабул иткән иде. Ул Рунет тарафыннан үзәкләштерелгән контроль булдыруны күздә тота һәм 1 ноябрьдән үз көченә керә.

Башкача әйткәндә – мондый үз эчеңә бикләнү нәрсәгә кирәк? Суверен интернетны тулы көченә эшләтеп җибәрү өчен 30 миллиард кына акча кирәк булачак. Шуңа өстәп, элемтә операторларына түләнәчәк еллык компенсация күләме – 134 миллиард. Күзәтүче органнарның штаты артачак, алар теге яки бу сайтларны ябу гына түгел, трафик юнәлешен билгеләү белән дә шөгыльләнәчәк. Тәнкыйтьләүчеләр моны тоташ цензура юлы дип атый. Тәкъдим итүчеләр исә бу глобаль челтәрдән аерылган очрак өчен кирәк дип ышандыра. Ә юнәлешне билгеләү һәм цензура эше бара инде ул, Роскомнадзор йөз меңнән артык сайтка юлны чикләве турында белдергән. Шулай булгач, яңача эшләү бу өлкәдә үзен бик нык сиздермәячәк. Ә элемтә операторлары, вак бизнес­чыларга авыргарак туры киләчәк, интернет бизнесы белән шөгыльләнүчеләргә дә зыяны тиячәк. Интернетның тизлеге дә кимергә тиеш, ди белгечләр. Бу исә үз чиратында интернетның кыйммәтләнүенә дә китерәчәк. Башкалар белән чагыштырганда, бүген ул бездә бик кыйммәт саналмый әле.

Теләсә нинди сайтларга юлны бикләү дөрес инде ул, һәркемнең кулында смартфон булган заманда, глобаль пәрәвездә нинди генә чүп-чар юк. Ә смартфоннар белән балалар да бик оста файдалана, аларның нинди сайтларга кергәнен, нәрсәләр укып, кемнәр белән аралашканын кемнәр контрольдә тотып бетерә ала? Мониторның теге ягында утыручының кесәсендә кайсы клиника кәгазе булганы күренми, кемнәр нәрсә язып бетермәс? Махсус шулай эшләп утыручылар алардан да күбрәк. Бу очракта суверен интернетның файдасы күп булачак, интернеты кыйммәткәрәк төшә икән, ул чагында трафик бетереп, көн саен диярлек рецептлар тезеп утыр­масаң да була, барыбер шулхәтле пешерелми, фотоларны да һәрбер туган көн саен тезәргә кирәкми.

Суверен интернет – Россиянең ачышы түгел, Кытай белән Иран күптән инде үз эченә бикләнгән. Иран интернетында, мәсәлән, сайтлар гына иләк аша узмый, ә башын япмаган хатын-кыз фотоларын да күреп булмый (башкасы турында әйтеп тору да кирәкми). Контрольдә тоту киберполиция җилкәсендә. Тыелган сайт-каналларның параллель рәвештә эчке сервислары булдырыла, әмма тышкыларыннан файдаланучылар да күп. АКШ президенты Трамп белән, мәсәлән, Эчке эшләр министрлыгы «Твиттер» аша аралаша, ә ул Иранда тыелган.
Шундый ук модельне Европа илләре дә булдырмакчы. Әмма ул анда җәмәгатьчелек һәм суд системасының контроле астында эшләнә. Көнбатышта интернет челтәрендә кемнең дә булса шәхесе кимсетелсә, аның бу хәлне суд аша исбатлап, тиешле компенсацияне алу ихтималы зуррак, бездә исә моны эшләү авыррак. Башкаларның тәҗрибәсен өйрәнү, аны кулланышка кертү комачауламас иде. Сүз иреге булу яхшы, әлбәттә, әмма бу әле теләсә кем теләсә нәрсә язарга һәм шул рәвешле башкаларга зыян салырга тиеш дигән сүз түгел. Әйткәннәрен колаклары ишетмәгән, язганнарын үз күзләре күрмәгән һәм башларын эшләтә алмаганнар белән глобаль челтәргә ябышып ятып булмый, димәк, пәрәвезне кечерәйтеп үрергә бераз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading