16+

Сыер да теләсә нәрсә эчми, ә кеше эчә

Спирт һәм тәмләткечләр (ароматизаторлар) катнашмалы азык-төлек төренә кермәүче продукцияне сатуның чикләү срогы тагын 180 көнгә озынайтылды. Бу турыда Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе хәбәр итте.

Спирт һәм тәмләткечләр (ароматизаторлар) катнашмалы азык-төлек төренә кермәүче продукцияне сатуның чикләү срогы тагын 180 көнгә озынайтылды. Бу турыда Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе хәбәр итте.

Чикләү тәрәзә юу сыеклыкларына, сыеклык булмаган спирт катнашмалы продукциягә (майлар) кагылмый. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе республика халкын спирт һәм тәмләткечләр катнашмалы продукцияне сату фактларын фаш итәргә чакыра.

Идарәнең “Кайнар элемтә” телефоннары: (843) 236-94-11. Атнаның эш көннәрендә 10.00-17.00 сәгатьләрдә гамәлдә. Җомга көнне 15.45 сәгатькә кадәр шалтыратырга мөмкин. Төшке ял вакыты – 12.00-12.45.

Ял һәм бәйрәм көннәрендә (843) 238-98-57 телефоны аша 9.00-17.00 сәгатьләрдә хәбәрләшергә була.   
Сүз уңаеннан: Спирт катнашмалы азык-төлек төренә кермәүче продукцияне сату узган елның декабрендә Иркутск өлкәсендә булган фаҗигале хәлләрдән соң тыелган иде. Ул вакытта, этил спирты урынына метил спиртыннан җитештерлгән “Боярышник” кулланудан, берничә атна эчендә 78 кеше үлгән иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading