16+

Сыер савучы фермер Альберт Багалов: «Маллар үстерү – хыялым иде»

Азнакай районының Мәсгут авылына баргач, тырыш фермер Альберт Багалов белән танышырга туры килде.

Сыер савучы фермер Альберт Багалов: «Маллар үстерү – хыялым иде»

Азнакай районының Мәсгут авылына баргач, тырыш фермер Альберт Багалов белән танышырга туры килде.

Бүгенге көндә аның хуҗалыгында 29 баш мөгезле эре терлек бар. Шуларның 11е – савым сыеры. Шунысы гаҗәпләндерде: ул аларның барысын да үзе сава икән. Кул белән түгел, әлбәттә, ә аппарат белән. Ләкин шулай да «монысы – ир-ат, монысы – хатын-кыз эше» дип аерып тормавы хөрмәт уятты.

– Шәһәргә чыгып китү теләге булмады. Авылда төпләнеп калырга кирәк, дигән карарга килдек. Башта машина йөртүче булып эшләдем. Ә маллар үстерү минем хыялым иде. Шуңа күрә акрынлап хыялыма таба бардым. Малчылык эше белән дүрт ел элек шөгыльләнә башладым. Эшли башлаганда, бер сыер да юк иде. Эшне башта сөтлебикә сатып алудан башладым. Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан откан грантның да ярдәме тиде. 120 мең сум акчаны мини-ферма төзүгә тоттык. Киләчәктә аны тагын да зурайтмакчы булам, – ди ул.

Ә сыерлардан савып алынган сөтне алар Азнакайга алып барып саталар икән. Литры – 33 сум. Шулай ук сөт, катык ише продуктларны үзләренең шәхси кибетенә дә куя.
– Узган ел сөт бәяләре кимү безгә кагылмады дисәк тә була. Ничек сатканбыз – шулай дәвам иттек. Шәһәргә алып барып саткан сөтебез көннеке-көнгә бетеп бара. Даими клиентларыбыз үзебездән бик риза. Терлекләргә ашатырга печән, ашлык, фураж бар. Эшләсәң, тырышсаң, барысы да була инде, – ди Альберт.

Хуҗалык эшләрен алып баруга ярдәм итәр өчен, бер ярдәмче дә алган. Хатыны шәхси кибетләрендә сата. Алар әле атлар да тота икән.
– Мин Альбертка шаккатам. Каян барысына да өлгерә икән ул дим. Районда булган бәйрәмнәрнең берсе дә аннан башка узмый. Сабан туе булсынмы, зур кунаклар көтелсенме яки башка төрле чаралар булсынмы, иң беренчеләрдән булып аны дәшеп алалар, чөнки Альберт кебек тәмле итеп шашлык әзерләүчеләр күп түгел, – дип мактап телгә алды авылдашын, тырыш фермерны авыл Советы башлыгы Эльвир Габдрахманов.


Азнакай, Мәсгут

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading