Шәһри Казан

«Сыерын да савабыз, театрда да уйныйбыз»

Актаныш районы, Киров авылы халкы берни эшләмичә, көн-төн театр гына уйный кебек. «Идел-йорт» халык театры фестивале кысаларында Камал театры сәхнәсендә куйган спектакльләреннән соң моңа шигем калмады. Үзешчән артистлар Мирхәйдәр Фәйзинең «Ак калфагым» пьесасы буенча куелган спектакльдә залны бер елатты, бер елмайтты. Әйтерсең бу рольләрне машина йөртүче, электрик, ут куючы, инженер, укытучы, китапханәче түгел, ә театр училищесын тәмамлаган профессиональ актерлар уйный.

Минем уйларны сизепме, Киров авыл хуҗалыгы җитәкчесе Илфак Гаянов: «Сеңлем, без театр гына уйнап йөрмибез! Икмәген дә чәчеп үстерәбез, терлек азыгын да әзерлибез, сөтен дә савабыз. Актанышта өч зур хуҗалыкларның берсе – без!» – дип кисәтеп куйды. Шул ук вакытта 98 проценты татар кешесеннән торган районда 47 театр коллективы эшләп килә!

Әле генә сәхнәдә нәзакәтле хәрәкәтләр ясап биегән кызлар, күңел түрләренә үтеп керерлек итеп җырлаган ханымнар сыерын да сава, балалар да карый, иртән төп эшләренә дә бара икән бит. Ә театрга ничек вакыт табалар? Һәр кич, кырык эшен кырык якка ташлап, авыл мәдәнит йортына җыела икән алар.
Киров халык театры 1969 елда үзешчән театр булып эшли башлый. 1985 елда халык театры исемен ала. Кировлылар авыл халкын ел саен берәр яңа спектакль белән сөендерә. Үзләрендә генә түгел, Минзәлә, Чаллы авыллары, районнары буйлап гастрольләргә йөри. «Идел-йорт» халык театры фестивалендә алар инде дүртенче ел катнашалар. Быел алар – Гран-при иясе.

– Бу җиңүебезгә, төрле урыннар яулый-яулый, тәҗрибә туплап килдек. Халык театры булгач, халыкка якын әсәрләр сайларга тырышабыз. Быел инде зурракка үрелдек. Спектакльләрне әзерләргә Мостай Кәрим исемендәге милли яшьләр театры башкорт труппасының баш режиссеры Рөстәм Хәкимов ярдәм итә. Артистларыбыз аның һәр кушкан хәрәкәтен отып бара. Ул безнең янга сөенеп килә, без аны сөенеп каршы алабаз, – ди үзен, шаярып, театрның продюсеры дип атаучы Илфак Гаянов.
Ел саен фестивальнең Гран-при иясенә автобус бирәләр.

Актанышлыларга тагын да ерак җирләргә гастрольләргә чыгу өчен бу менә дигән мөмкинлек. Шулай ук җиңү яулый калсалар, район җитәкчеләре авыл мәдәният йорты сәхнәсен спектакль куярга яраклаштырырга, сәхнәгә утлар куярга сүз биргән.

Реклама

Рөстәм Ганиев белән Зәмзәмия Миргалимова – халык театрының аксакаллары. Бертуганнар театрның башлангычыннан бирле биредә. Рөстәм Ганиев һөнәре буенча электрик, күңелендә – актер.
– Әнием мәдәният йортында эшләгәнгә, кечкенә вакытта безнең йортта һәрвакыт театр актерлары, артистлар кунак була иде. Мин, шуларны күреп, иҗатка гашыйк булып үстем. Мәктәптә сыйныфташым Дәниф Шәрәпов белән төрле номерлар уйлап чыгара идек. Дәниф укырга дип Алабугага китте, миңа авылда калырга туры килде, ләкин иҗади ялкын күңелдә сүрелмәде. 1994 елда шушы халык театрына чакырдылар. Камал сәхнәсендә чыгыш ясау балачак хыялым иде, менә ул да чынга ашты. Мин бүген бик бәхетле кеше, – ди Рөстәм Ганиев.

Зәмзәмия Миргалимова – авыл советы белгече.
– 1987, 1989 елларда ук инде без Казанга фестивальләргә килә идек. «сезгә бит акча да түләмиләр, ник йөрисез?» – дип, башка кешеләр безгә гаҗәпләнә иде инде. Ә безнең өчен халык алдында чыгыш ясау, алкышларны ишетү, чәчәкләр алу бернинди акчаларга да тормый. Минем бөтен яшәвем шушы театр инде. Һәр елны: «быел ял итәм, башкалар уйнасын», – дим, «синсез булмый», – дип, тагын чакыралар. Элек безнең әти-әни дә, апабыз да, минем тормыш иптәшем дә спектакльләрдә катнашты. Театрны бик яратабыз. Авыл халкы да безнең чыгышларны көтеп тора, – ди Зәмзәмия апа.

 

 XVII «Идел-йорт» халык театры фестиваленең сайлап алу туры 2017 елның гыйнвар аеннан башланды. Биредә 100дән артык халык театрлары фестивале катнашты. Татарстаннан тыш Удмуртия, Ульяновск өлкәләре спектакль әзерләгән иде. Иң лаеклылары бүген Камал театры сәхнәсендә басып торды. Араларында Апас, Чирмешән, Бөгелмә, Кайбыч, Арча районы, Әгерҗе, Биектау, Яңа Чишмә, Әлмәт, Мамадыш районнары халык театрлары, Казан дәүләт аграр университет халык театры да бар иде.

– Берничә ел элек мондый чараны күз алдына да китереп булмады. Ә бүген гран-при иясе татарның иң дәрәҗәле театр сәхнәсендә спектакль куя. Спектакльләргә бәя бирү авыр булды, чөнки һәр театр төрле шартларда эшли. Без, жюри әгъзалары, уртак фикергә килү өчен бәхәсләштек тә, кычкырыштык та. Без бит барыбыз да бер казанда кайныйбыз, бер эш башкарабыз. Бүген Камал театрына килгән яшь актер да – халык театрыннан чыккан актер бит ул, – диде «Идел-йорт» фестиваленең жюри рәисе, театр белгече Нияз Игъламов.

Фото:

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: